Якты юл
  • Рус Тат
  • Яхшы күрсәткечләр савымчыларның эшкә карашына да бәйле

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта бүген бер сыердан көненә уртача 19 литр сөт савыла. Бу тармакта яхшы күрсәткечләр шулай ук «Гигант», «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыкларында. Аларда көнлек тулаем савым 13 тоннадан артык. 

    С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта бүгенге көндә 2181 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 670е – савым сыерлар. Хуҗалыкның җәйләүгә күчкәненә бер атна үткән. 670 баш сыерны ике бригадага бүлеп, берсен Мерәс авылындагы җәйләүгә, берсен Иске Абдулдагы лагерьга чыгарганнар.
    Икенче бригадада 300дән артык баш савым сыер. Биредә 8 сыер савучы эшли. Бер савымчыга 50-55 баш сыер туры килә. Иртәнге савым сәгать 5 тулганда башлана. Без дә шул сәгатькә җәйләүгә килдек. Бу вакытта сыер савучы ханымнар мәш килеп эшләп яталар иде инде. 
    – Тәбрия Әгъләмова, Раушания Сәгыйдуллина, Регина Насыйрова, Римма Исламова, Айсылу Габидуллина, Фәйрүзә Галиева, Миәссәр Йосыпова – хуҗалыкның тәҗрибәле савымчылары. Биредә иң аз стажлы хезмәткәр дә алты елдан артык эшли. Эшләрнең нәтиҗәсенә савымчыларның үзләренең дә мөнәсәбәтләре тәэсир итә дип саныйбыз. Безнең савымчылар үз эшләрен күңелләрен биреп башкаралар, – дип билгеләп үтә баш зоотехник Любовь Хисмәтуллина.
    Гомумән, С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык үзенең бер урында күп еллар эшләүче, төпле кардрлары белән билгеле. Хуҗалыкка яшьләр дә килә. Әле менә күптән түгел яңа фельдшер һәм яңа оператор килгән. Икесе дә 30 яшькә кадәрге белгечләр.
    Ә беренче бригаданың үзенчәлеге шунда – сөтлебикәләр җәйләүнең үзендә савылмый, ә сөт саву залына кертелә. Савылган сыерлар залның бер башыннан чыга тора, ә үз чиратларын көтүче сыерлар икенче баштан керә тора. Саву залы лагерь белән тоташ. Биредә дүрт сыер савучы эшли. Графикта ике көн эш һәм ике көн ял каралган. Монда да иртәнге савым таңда башланып, унынчы яртыда тәмамлана. Һәрбер савымчыга йөкләнеш – 145 баш терлек.
    Любовь Хисмәтуллина сөйләгәнчә, һәр җәйләү эченә салам эскерте куелган. Җилле, яңгырлы көннәрдә ул терлекләргә ышыклану чарасы буларак та хезмәт итә. Һава торышы нык начар булса, сыерлар җәйләүдән кире җылы абзарларына кертелә. Гомумән, терлек тук, сәламәт булса, аны салкын һава торышы борчымый. Терлекнең рационына килгәндә, сыерларга көненә ике мәртәдә балансланган азык бирелә. Ә көтүдә терлек витаминнарга бай үлән белән туклана. 
    Предприятие җитәкчесе Марат Сафин сүзләренә караганда, хуҗалыкта яңарышлар бихисап. Бу елны ук 400 баш терлеккә исәпләнгән сыер абзарын төзеп бетереп, малларны шунда кертергә исәпли җитәкче. Шулай ук республика программасы буенча 100 башлык терлек абзарына, сенаж базына, ындыр табагына, остаханәгә капиталь ремонт ясау күздә тотыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: