Якты юл
  • Рус Тат
  • Ветеринария табибының дәрәҗәсен күтәрәсе иде

    Тереклеккә, кешелек дөньясына дөньяви галимнәр өчен дә билгесез булган меңләгән вируслар, йөзләгән йогышлы авырулар янаган бүгенге чорда ветеринария хезмәтенең роле бермә-бер арта. Азык-төлек җитештерүнең өзеклексез һәм җәмгыять өчен куркынычсыз булуын тәэмин итүче әлеге системаның эшчәнлеге, чыннан да, колачлап алмаслык. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасы составына керүе белән бәйле таләпләрнең катгый үтәлеше...

    Узган җомга көнне район башлыгы Васил Хаҗиев «түгәрәк өстәл» артында үткәргән сөйләшүдә дә кадрлар темасы үзәктә булды. Фикер алышуларда Кама политехника көллияте директоры Р. Ситдиков, югары категорияле һөнәргә өйрәтү мастерлары Л. Йосыпова, Ә. Сөләйманова, мәгариф бүлеге башлыгы Р. Исаев һәм районның баш ветеринария табибы Ә. Әбделманов катнаштылар.

    Сүз дә юк, район җирлегендә ветеринария хезмәтен үстерү, камилләштерү, юнәлешендә дистә еллар дәвамында системалы эш алып барыла. Ә менә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең яшь кадрлар белән тәэмин ителеше әлегә канәгатьләнерлек түгел. Бер караганда, Казан ветеринария академиясе елның-елында йөзләгән белгечләр әзерли. Агымдагы елда да әлеге уку йортында Тукай районыннан һәм Чаллыдан 39 егет һәм кыз белем ала, өстәвенә шәһәребезнең Кама политехника көллиятендә 63 егет һәм кыз урта звено ветеринария белгечлеге алырга әзерләнә. Әлеге көллиятнең югары категорияле һөнәргә өйрәтү мастеры Лилия Йосыпова сүзләренә караганда, яшь кадрларны кызыксындыру хуҗалык җитәкчеләренең үзләреннән тора.

    - Практика вакытында яхшы шартлар тудырган хуҗалыкка яшь белгеч үзе дә бик теләп даими эшкә кайтачак, әти-әнисе дә тыныч күңел белән җибәрәчәк. Чынлыкта бит аларны бөтен җирдә дә кочак җәеп каршы алмыйлар, җирле остазның да игътибары җитеп бетмәсә, андый урынга кайтмый, әлбәттә, яшь белгеч.

    Хәер, Васил Гариф улының сүзләрендә дә хаклык бар. Яшәү урыны шәһәрдә булган яшь белгеч, хактан да, авылга кайтырга ашкынып тормый.

    - Белгечләрне үзебезнең авыл егетләре һәм кызларыннан әзерләргә кирәк. Урта мәктәпләр базасында филиаллар ачу зарурлыгы бүген көн кебек ачык. Заманында 76нчы һөнәри-техник училищесы бөтен район, шәһәр, КамАЗ заводлары өчен йөзләгән белгечләр әзерләде. 20-30 ел дәвамында район механизаторларга кытлык күрмәде. Тик әлеге белгечләрнең күбесе бүген пенсия яшендә яки шуңа якынлашып килә. Берничә авылда Кама политехника көллиятенең филиалларын ачсак, кадрлар проблемасы хәл ителәчәк. Эшне ветеринария белгечләре әзерләүдән башларга тәкъдим итәм, - диде район башлыгы.

    Көллият директоры Рудольф Ситдиков әлеге фикерне хуплавын, мәсьәлә югары дәрәҗәдә хәл ителгән очракта, конкрет белгечләрне әзерләүдә кыенлык булмаячагын әйтте.

    - Район ветеринария берләшмәсендә әзер база, менә дигән лаборатория булу да ветеринария белгечләрен әзерләүдә зур таяныч булыр дип уйлыйм. Яшь белгечләрне җәйге практикалар вакытында тиешле шартлар белән тәэмин итү дә хәл итмәслек проблема түгел, - диде баш ветеринария табибы Әнсар Әбделманов.

    «Чаллы-Бройлер» белгечләренең 80 проценты яшьләр

    Хәер, югары белемле яшь белгечләрне чын мәгънәсендә кызыксындырырлык предприятиеләр дә бар районда. Әйтик, җаваплылыгы чикләнгән «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә кадрларга кытлык юк. Чыннан да, югары технологияле линияләрдә һөнәри осталыгыңны камилләштерү, халыкара дәрәҗәдәге семинарларда тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә, лаеклы хезмәт хакы түли торган предприятиедә кемнең эшлисе килмәсен! Елына 90 мең тонна 250 төрдәге продукция, шул исәптән, «Хәләл» сертификаты белән 40 төрдән артык тавык ите эшләнмәләре әзерли торган «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ - Россиядәге иң алдынгы 10 кошчылык предприятиесе исәбендә. Бүген биредә 40 яшь ветеринария табибы хезмәт куя, бу барлык белгечләрнең 80 проценты дигән сүз. Эшчеләр социаль яктан да, хезмәткә түләү мнәсәбәтендә дә якланган. Әйтик, ветеринария табибының уртача хезмәт хакы - 26 мең сум.

    - Яшь белгечләргә бездә беренче көннән аерым мөнәсәбәт. Әйтик, ветеринария кадрларының белемнәрен камилләштерүгә конкрет сумма җитәкчебез Җәлил Нәсим улы Хәсәнов тарафыннан предприятие бюджетына махсус маддә буларак кертелде. Белгечнең статусы әнә шундый аспектлардан җыела да инде. Ләкин ветеринария табибы вазыйфасына күтәрелгәнче, 1,5-2 ел дәверендә яшь белгечләрнең һәркайсына предприятиенең башлангыч звеноларында эшләп, кош ите җитештерү технологиясе белән якыннан танышу мөмкинлеге бирәбез. Чөнки ветеринария академиясендә кош үстерү буенча бернинди мәгълүмат та бирелми. Бирелгән кадәресе дә элеккеге стандартлар буенча укытыла. Шуңа күрә монда килүгә, яшь табиб өр-яңа системага, югары технологияле җитештерү процессына эләгә. Кош үстерү «әлифбасын» ни дәрәҗәдә кызыксынып өйрәнүенә карап, булачак белгечкә беренче билгеләр дә куела. Менә бу егетләр турында бүген инде булдыралар дип әйтергә була. Алар минем өметле шәкертләрем генә түгел, ышанычлы хезмәттәшләрем дә, - дип баш ветеринария табибы Рәшит Гайфуллин яшь белгечләр белән таныштыра.

    Зәй районы егете Илшат Насибуллин бирегә Казан ветеринария академиясе дипломы белән 2011 елның 9 августында урнашкан. «Климатлашу» чорын шактый тиз арада үткән. Бер еллап инде хезмәттәшләре - шул ук институтны төрле елларда тәмамлаган Артур Хаҗиәхмәтов һәм Светлана Барышева белән 2 млн 500 мең чебеш асрала торган А зонасында эшлиләр.

    - Мондый абруйлы предприятиедә эшләвебез белән үзебез генә түгел, әти-әниләребез дә ихлас горурлана. Коллектив шундый тату, ярдәмчел. Ә остазыбыз Рәшит абый беренче көннән безнең «кумир»: үзенең кешелекле, игътибарлы, шул ук вакытта таләпчән булуы белән күңелләрне яулады. Теге яки бу эшне ахыргача төшенүеңә инанмыйча яныннан җибәрми, кабат-кабат «имтихан» ала, - диләр егетләр.

    «Кама-Бекон»да эшләү үзе бер абруй

    Россиядәге иң эре дуңгызчылык комплексларының берсе булган «Кама-Бекон» предприятиесендә дә бүген яшь белгечләр алдынгы позицияләрдә хезмәт куя. Ветеринария хезмәте күрсәтүче 31 белгечнең 24е 30 яшькә кадәрге яшь белгечләр. Предприятиенең төп юнәлешләре: тере үлчәүдә дуңгыз ите җитештерү, топигс токымлы яшь дуңгызлар сату, республикадагы дуңгызчылык фермаларын югары нәселле спермадоза белән тәэмин итү.

    - Голландиянең селекция белән шөгыльләнүче ТОПИГС компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләү нәтиҗәсендә дөньяви брендка ия булдык. Бүген комплекста 232 мең 442 баш дуңгыз асрала. Ай саен 34 мең баш тере үлчәүдәге дуңгызлар реализацияләнә. Квартал саен махсус комиссия реализацияләнә торган продукциянең сыйфатына аудит-тикшерү үткәрә. Соңгы елларда чит ил белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Яшь ветеринарларга тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек бу. Гомумән, кадрларга таләп бик югары, яшь белгечләрне сынау шарты белән, сайлап кына алабыз. Маллар янында эшләү өчен бит әле белемең генә җитми, холкың да йомшак, тотрыклы булырга тиеш. Менә бу тыйнак Сәет авылы егетенең Армия хезмәтеннән кайтканын көтеп алдык, - дип җәмгыятьнең баш ветеринария табибы Равил Сафиулин өметле яшь белгеч Руслан Салихов белән таныштыра.

    - Белгечләрнең дә, биредә хезмәт куючы 600 эшченең дә күбесе шушы якын-тирә авыллардан. Барыбызны да вахта йөртә, социаль пакет та саллы, хезмәт хакы да лаеклы. Ветеринария табибының уртача хезмәт хакы 25 мең сумга кадәр җитә. Минем кебек яңа гына гаилә корган яшьләргә ышанычлы гарант инде бу, - диде Руслан остазының фикерен җөпләп. Лаборатория мөдире Наталья Осипованың якты бүлмәсендә алдагы көн планнарын барлау вакытында фотога дә төшердем үзләрен. - Ә алдагы иң якын планда - сугым цехын ачу һәм шуның белән бәйле рәвештә югары сыйфатлы дуңгыз итеннән 20 төрдәге продукция җитештерүне күздә тотабыз, - диде Равил Рәис улы.

    Сәнәгать дәрәҗәсендә азык-төлек җитештерүче әлеге предприятиеләр фонында авыллардагы шәхси секторга хезмәт күрсәтүче ветеринария табибларының статусы түбәнрәк, әлбәттә. Эшләре күп көч, вакыт сарыф итүне таләп итә, эш шартлары да уңайсызрак, хезмәт хаклары да кимрәк әлегә. Әйтик, 15 авылдагы шәхси секторга хезмәт күрсәтүче Теләнче Тамак участогы ветеринария табибының хезмәт хакы 13 мең сумнан артмый. Ветеринария участокларының җиһазланышын яңарту да әле якын еллардагы планга кертелмәгән. Ләкин авылда яшь белгечләр кытлыгы кабыргасы белән килеп баскан икән, әлеге проблема да, ягъни авыл ветеринарының дәрәҗәсен күтәрү дә акрынлап хәл ителер дигән өмет бар. Райондагы 16067 баш мөгезле эре терлекнең 5 меңе шәхси секторда асрала. Һәм әлеге байлыкның сакланышын нәкъ менә авыл ветеринары тәэмин итә. Ә кадрларга килгәндә, 89 авылга хезмәт күрсәтүче 9 ветеринария табибының һәм эпизоотик отряд составындагы 6 белгечнең яртысыннан күбрәге бүген пенсия яшенә якынлашып килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: