Якты юл
  • Рус Тат
  • Венгрия таналары – Бакчасарайда

    «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексына Венгриядән 66 баш нәселле тана алып кайттылар.

    «Голштино-фриз токымлы таналарны кайтару өч этапта уза. Дүрт айдан соң тагын 66 баш кайтару көтелә. Нәтиҗәдә, терлекләрнең баш саны 200гә җитәчәк», – ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Миңнехуҗин. Хуҗалык яшь таналар исәбенә көтүне яңартырга, алга таба нәселле терлек үрчетүче хуҗалыкка әйләнергә ниятли. Югары продуктлы сыерлар хисабына савылган сөт күләмен арттыру да күздә тотыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: