Якты юл
  • Рус Тат
  • Уңыш әйбәт – җыю акрын

    Соңгы ике-өч елда районыбыз җирләренә шикәр чөгендере әйләнеп кайтты. Хәзер бу культураны игү технологиясе нык камилләшкән: басуда китмән тоткан бер генә кешене дә күрмәссең. Чәчү, сирәкләү, рәт арасын йомшарту, алу һәм заводка озату - бөтенесен машиналар башкара.

    "Татлы тамыр"ны, нигездә, "Кама" агрофирмасы игә, ул 4650 гектарда. Хуҗалыкның баш агрономы Минталип Галиев әйтүенчә, «маша», "ронда", "фиделе" бер шытымлы чөгендер сортлары басуларыбызны үз иткән. Мул уңыш белән сөендерәләр, гектардан 260 центнер чөгендер чыга. Табигать көйсезлегенә карамастан, игенчеләр һәр аяз көнне нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Әмма тоташ яңгырлардан соң нык изрәгән, дымга туенган басуда комбайннарга авырга туры килә, еш ватылалар, аларны әледән-әле төзекләндерүгә күп вакыт китә.

    Район башлыгының авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе Галимҗан Зарипов белән агрофирманың Новотроицкое бүлекчәсендә шикәр чөгендерен җыеп алуның барышы белән якыннан таныштык. Биредә чөгендер - 1500 гектар. 25 октябрьгә шуның өчтән бере дә җыеп алынмаган. Басуда 5 комбайн эшли. Башкортстаннан үз комбайннары белән ярдәмгә килгән механизатор егетләр, үзләренең ремонт звеносы да бар. "Безне сентябрь башыннан ук чөгендер алырга командировкага җибәрделәр. Һәркайсыбыз "Франц Кляйне" дигән немец комбайнында эшли. Билгеле ки, бу төр комбайннар Германия туфрагына көйләнгән, бездәге дымлы, ташлы кара туфракта эшләве бик авыр. Әледән-әле туктап калабыз, агрегатны чистартырга туры килә, таш, тимер кисәге эләгә, ватылган чаклар күп", - дип телгә алды Башкортстанның Аскын районы, Кубыяз авылы егете Фидан Солтанов. Дөрес, ул техниканың механизатор өчен күп кенә уңай якларын әйтә. Кабина эчендәге компьютер күпме гектар эшләгәнеңне, ничә тонна уңыш алуыңны, күпме акча төшүен исәпләп бара. "Сменага 7-8 гектар алуны бурыч итеп куйсак та, 2-3 гектардан арттырып булмый", - диде ул, борчылып. Сәбәбе - әлеге дә баягы дымлы тыгыз туфрак, яңгырлар һәм мул уңыш.

    Яфраклары яшел тасма булып ваклап салынган җир аша басу читендәге таудай өелгән чөгендер кагатлары янына килеп чыктык. Алар чакрымга сузылган басуның ике башында, дистәләрчә өемдә, һәркайсы берничә йөз тонна булыр. Бункер тулуга, чөгендерне комбайнчылар шунда бушаталар. Галимҗан Сәетович өемнән бер баш чөгендерне кулына алып, үлчәмен чамалап карый, 4 килограмм бардыр дип фикер йөртә. Өемдә аннан зурлары да очрый. Беренче көннәрне техниканы җайлап җибәргәндә, югалтулар булса да, соңга таба бу хәлгә чик куелган. "Егетләр сыйфатлы эшләргә тырышалар", - ди Новотроицкое бүлекчәсе идарәчесе Фуат Ислямов. Ул Башкортстан егетләре Вил Сафутдинов, Фидәрис Хисматов, Азат Хафизҗанов, Рәлиф Галимов, Айдар Фәйзрахманов, Фидан Солтановларның эш җаен белеп, әйбәт эшләүләрен әйтә. Аяз көннәрдә һәркайсы нормасын арттырып үтәү өчен тырыша. Моңарчы алар Теләнче Тамак басуында эшләп кайтканнар, анда әле дә булышырга берничә комбайн калган. "Кама" агрофирмасы комбайнчылары белән бергә эшлиләр. Чөгендер алуда кыенлыклар тугач, күчмә ремонт мастерское килгән. Аның белән механик Фәрит Риянов җитәкчелек итә. Теге яки бу агрегат, яки часть ватыла калса, эретеп ябыштыручы тиз арада ялгап бирә, күчмә остаханәдә запас частьлар да бар. Егетләр бер-берсенең иңен тоеп, техника ватылганда, бергәләп булышып, чөгендер алуны тизләтергә тырышалар. Җитештерүне тизләтү өчен көчлерәк, җитештерүчән комбайннар өстәлсә (андыйлар "Агрокөч төркеме"нең Зәй һәм Азнакай зонасында эшлиләр), чөгендерне кышкы салкыннарга кадәр алып, Зәй шикәр заводына тапшырып каласы иде. Чөгендер өемдә озак яткан саен, аның сыйфаты да кими, шикәр микъдары азая. Шикәр чөгендеренең сыйфатын саклау срогы чикләнгән булу сәбәпле, җитештерүче өчен аны мөмкин кадәр тизрәк тапшыру кулай.
    "Татлы тамыр"ны җыеп алудан тыш, башка төрле кыр эшләрен төгәлләү өчен дә зур тырышлык саласы бар. 25 октябрьгә «Кама» агрофирмасында 3433 гектар рапсның 2973 гектары урып җыелган, туфракны эшкәртү һәм туңга сөрү темпын арттыру сорала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: