Якты юл
  • Рус Тат
  • Урып бетергәнче үк, чәчә башларга да кирәк

    Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 12 август көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында узган семинар-киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев урып-җыю темпларыннан канәгать түгеллеген белдерде. Сүз дә юк, быелгы урак катлаулы, көннәр явымлы. Әмма игеннәрдә дымлылык югары дип аяз көннәрне көтеп торып булмый. Кырдагысын ничек тә җыеп...

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 13 августка районда игеннәрнең 36 проценты урып-җыелган. Гектардан уртача 28,8 центнер уңыш чыга. Күп хуҗалыклар, Тукай азык-төлек корпорациясеннән тыш, уҗым культураларын җыеп алуны төгәлләделәр. Арыштан - 25,2, уҗым бодаеннан - 29,9 центнер уңыш җыеп алынды. Бу бик яхшы күрсәткеч. «Гигант», «Алмаз», «Камский», Сәйдәшев исемендәге, «Ирек», «Кама» агрофирмасы игенчеләре аеруча мул уңыш белән сөендерәләр. «Ирек» хуҗалыгында 300 гектар арпаның 210 гектарын теземнәргә салдылар һәм аның 69 гектарын җыеп суктырдылар. Биредә гектарыннан 42 центнер уңыш җыеп алалар. Югарыда аталган хуҗалыкларның һәркайсы гектардан 30 центнер һәм аннан югары уңыш белән районда алдынгылар сафында баралар.

    Районыбыз кырларында 76 комбайн эшли. Алар көче белән көн саен 1114 гектарда игеннәр җыеп суктырыла. Көннәр аяз торганда, эш темпын тагын да арттыру, югалтуларга юл куймас өчен, кояшлы көннәрнең кадерен белеп, тагын да югарырак җитештерүчәнлеккә ирешү бурычы тора.

    Берүк вакытта игеннәрдән бушаган кырларда туфракны эшкәртеп көзге чәчүгә керешергә кирәк. Һәм моңа бүгеннән үк тотыну зарур, югалган һәр көн югалган уңыш дигән сүз. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы көзге культураларны бөртеклеләрнең барлык мәйданнарының 40 процентына җиткерү бурычын җитди куя. Урып-җыю, терлек азыгы әзерләү, көзге чәчүне берьюлы алып барырга кирәк. Киләсе ел уңышына нигез салганда көзге чәчү кебек мөһим агротехник чараны вакытында үткәрү белән бергә орлык яңартуны да кайгырту зарур. Моның өчен районда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Үзебезнең орлыкчылык хуҗалыклары югары уңыш бирә торган, безнең шартларга яраклаштырылган сортлар тәкъдим итә һәм алар җитәрлек күләмдә бар. Белгечләр авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда чәчү әйләнешенә дә игътибар белән карарга тәкъдим итә. Аны алар Сәйдәшев исемендәге хуҗалыгының кукуруза кыры мисалында аңлатты. Биредә бу культура каерылып уңган, буй җитә торган түгел. Игеннәрне чәчкәндә алдагы елларда кайсы культуралар үстерелгәнлеген хисапка алмыйча ярамый. Мул уңыш алам дисәң, игенчелекне алып бару технологияләрен төгәл үтәргә кирәк.

    (Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 13 августка алынды)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: