Уракта кем ничек эшли?
Бу кояшлы көннәрдә районыбыз игенчеләре уракның темпларын бермә-бер тизләтте. Кайсы гына хуҗалыкның басуына, ындыр табагына күз салма, олысы-кечесе бер йодрыкка тупланып, алны-ялны белмичә эшли. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 июльгә район басуларында 46242 гектардагы бөртеклеләрнең 15085 гектары теземнәргә салынган, 13514 гектары, ягъни 29 проценты суктырылган,...
Уракны әйдәп баручы хуҗалыклардан "Камский" ҖК - 720 гектарның 65 процентында, "Гигант" ҖЧҖ - 1010 гектарның 61 процентында, "Вилданов" КФХ - 1212 гектарның 59 процентында, игеннәрне суктырып алдылар. Бүгенге көндә гектардан иң югары уңышны, "Гигант", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Алмаз", "Камская Нива", "Камский", Сәйдәшев исемендәге, "Чаллы яшелчәсе", "Ярыш" хуҗалыклары җыя. Барлык хуҗалыклар да арыш, көзге бодай, борчак, вика, солы басуларында урып-җыюны төгәлләп, арпага күчтеләр. "Чаллы яшелчәсе", "Гигант" хуҗалыклары, "Вилданов" КФХ кебек өлгерләр әлеге культураны җыеп та алдылар. Сәйдәшев исемендәге, "Гигант", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Алмаз" хуҗалыклары, "Вилданов" КФХ игенчеләре көзге бодай уңышын да кыска срокларда җыеп амбарларга урнаштырдылар. Гектарның уртача чыгышы да куанычлы - 21,7-32,9 центнер. Бүгенге көнгә урып-җыюның темплары уртача район күрсәткеченнән (29 проц) сүлпән булган хуҗалыкларга - "Ирек" (3 проц), "Тимерхан" агрофирмасы (12 проц), "Кама" агрофирмасы (26 процентында) - тизлекне бермә-бер арттыру зарурлыгы турында вакыт кисәтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 февраль 2021 - 09:40Проект якладылар Район башкарма комитетында район яшьләре үз эшләре буенча проектларын якладылар.700
-
27 февраль 2021 - 08:20Сәбәп бер – мичне артык кыздыру Бәйрәм ялларында район территориясендә мунчалар януның ике очрагы теркәлде. 21еннән 22сенә каршы төндә бердәм диспетчерлык хезмәтенә Биклән авылыннан хәбәр килә. Биредә мунчаның түбәсе, өйалды, чабыну урыны яна.1900
-
26 февраль 2021 - 17:10Туган телдә җырлый чишмә... Иштирәк авылы мәдәният йортында «Туган телдә җырлый чишмә» дип аталган үзешчән сәнгать смотр концерты үтте. Концерт программасы Иштирәк авыл җирлеге турындагы видеосюжет белән башланып китте. Шуннан соң тамашачылар корабльдә сәяхәт итү мохитенә чумдылар. Иҗат корабы безне җырлар, биюләр һәм кызыклы легендалар станцияләре буйлап алып барды.6800
-
26 февраль 2021 - 15:30«Яратмасаң, машина йөрми ул...» Расих Бариев – Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның иң тәҗрибәле, абруйлы хезмәтчәннәреннән берсе. «Мактауны яратмыйм», – дисә дә, тырыш кешенең хезмәтен күрәләр һәм бәялиләр икән, ул моңа лаек дигән сүз.7000
-
26 февраль 2021 - 13:10Ягез әле, егетләр! Күзкәй урта мәктәбенең спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары булды. Өч команда җитезлеккә, зирәклеккә, физик ныклыкка көч сынашты. Бәйгене мәктәпнең физкультура укытучысы Владимир Карпов оештырды. Башта спортчылар командаларга бүленде. Мәктәп һәм авыл яшьләре командаларына старт алдыннан Яңа Байлар авылыннан Күзкәй авыл советы депутаты Динар Шәйхаттаров җитәкчелегендәге команда килеп кушылды.4900
-
26 февраль 2021 - 12:45Хезмәт сөюче Роза Роза Хәмәдиева – «Гигант» хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы, яшь чагында сайлаган хезмәт юлын әлегәчә дәвам итүче фидакарьләрнең берсе.4000
-
26 февраль 2021 - 12:20Шигырь яратучылар Халыкара туган тел көне һәм Татарстан Республикасында туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан Князево мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары катнашында шигырь укучылар бәйгесе үтте.3900
-
26 февраль 2021 - 11:40Куркыныч маневр Алда барган машинаны узу – юлда иң куркыныч маневр-ларның берсе. Бу вакытта автомобиль, бердән, югары тизлектә хәрәкәт итә, икенчедән, каршы юнәлештәге полосага чыга. Алдагы машинаны узып өлгерәсеңә бераз гына шикләнсәң дә, бу маневрга алынмавың яхшы. Ләкин, кызганычка каршы, бар кеше дә болай уйламый шул – алар каядыр ашыга. Менә шул ашыгуның кеше гомеренә торачагын күз алдына китерми. Актив хәрәкәт вакытында машина йөртүчеләр чынбарлыктан читләшә һәм бу трассада куркыныч хаталар ясауга китерә. Онытмагыз, сез үзегезне нык оста йөртүче һәм сезнең осталыгыгыз чиктән ашкан дип уйлый башлыйсыз икән, бу сезне һәлакәткә юлыгу көтә дигән сүз.7600
-
26 февраль 2021 - 10:50Шахмат зонасы 25 февраль көнне Иске Абдул мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.5300
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.15700
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.20300
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.24900
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
26 февраль 2021 - 10:00
-
26 февраль 2021 - 11:20Спорт белән хезмәт янәшәЯңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.9600
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.17300
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.15700
-
24 февраль 2021 - 10:00Тормыш итү – үзе бер имтихан Семеновлар – Мария Александровна белән Николай Алексеевич быел гәүһәр туйларын билгеләп үтте. Гәүһәр – кыйммәтле ташлар арасында иң асылы. Озак еллар бергә тату тормыш итүче парлар да шуңа тиң. 60 ел бергә – шулкадәр вакыт кайгысын да, шатлыгын да уртак итеп гомер кичерүче гаиләләр бүгенге көндә күп түгел.14600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика