Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукай районы уңыш күрсәткече буенча республикада лидерлар рәтендә

    Тоташ яңгырлардан соң, көннәр аязып, район кырларында урак киң колач алды. Урып-җыю вакытында көне түгел, сәгате дә бик кадерле. Бүгенге көннең төп бурычы - булганны югалтуларсыз җыеп алу. Коры һәм эссе килгән июнь ае бөртеклеләрнең уңышын шактый киметте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры...

    Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 22 центнер тәшкил итә. Корылыктан күбрәк зыян күргән көньяк районнарда гектарыннан уртача 14 центнер бөртек җыеп алалар. Тукай районы уңыш күрсәткече буенча республикада лидерлар рәтендә. Марат Әхмәтов алдынгы районнарны аерым атады. Балтач районында уртача уңыш - 33,8, Актанышта - 33, Тукай районы гектарыннан уртача 29 центнер уңыш белән өченче урында. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, уңышның чыгышын «Гигант» хуҗалыгы уртача - 32,8 центнер, «Кама» агрофирмасы гектарыннан уртача 31,2 центнер бирә. Безнең район кырларында икмәк бар, аны җыеп алырга гына кирәк. Моңа дүшәмбе көнне район башлыгы Васил Хаҗиев һәм район агросәнәгать комплексы профсоюз комитеты рәисе Гомәр Хәйруллин белән кырларны карап йөргәндә үз күзләребез белән күреп, инанып кайттык.

    «Кама» агрофирмасына райондагы бөртеклеләрнең иң зур өлеше - өчтән бере, ягъни 45 мең гектар бөртеклеләрнең 17 мең гектары туры килә. Биредә игенчелек культурасы югары дәрәҗәдә куелган, елның-елында югары уңыш алалар. Агымдагы елда «Агрокөч» төркемендә кадрлар үзгәреше булды - җитәкчеләр алмашынды. «Кама» агрофирмасының хәзерге җитәкчесе Рәшит Хабутдинов Сарман районында эшләп килде. Яңа җитәкче эшне оештыра алганмы? Урак җитди сынау вакыты бит. Юлда барганда шуны уйладым. Җитәкчедән күп нәрсә тора. Бигрәк тә урып-җыю кебек зур оешканлыкны таләп итә торган кампания вакытында. Иң беренче Мус. Завод авылы янындагы көзге бодай кырына килдек. Биредә 4 «Нью Холланд» комбайны эшли. Бишенчесе ватылды диделәр. Техниканы «Финагротрейд» оешмасыннан килеп, шунда кырда ук ремонтлыйлар икән. Элиталы сортлы бодай гектарыннан уртача 34 центнер уңыш бирә. Башаклардагы бөртекләр өлгергән, кем әйтмешли, шыкырдап кипкән. Комбайннар артыннан тузып калган тузан да игеннәрнең юеш түгеллеген раслый. Көчең, вакытың җитеп җыеп кына ал. Васил Гариф улы һәм Гомәр Гайнулла улы басу кырына килеп алтын башакларны уч төбендә уып карыйлар.

    - Бөртекләр тулган вакытта яңгыры да булса, уңышы җыеп бетерешле булмас иде, - дип куя үзе дә озак еллар авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе булып эшләгән Гомәр Хәйруллин.

    «Кама» агрофирмасы кырларында 24 комбайннан торган 4 звено эшли. Басуларның кайсына гына барма техника кайнап тора. Турыдан суктыралар. Комбайннардан бушатылган ашлыкны йөк машиналары орлыкчылык заводына ташып тора. Эштә өзеклек булмасын өчен бөртекне Теләнче Тамак ындыр табагына да кайтаралар. Анда да ашлыкны төяп озату оештырылган.

    Теләнче Тамак авылы янәшәсендәге кырда комбайннарның берсендә эшләүче егетләр белән сөйләшеп алдым. Былтыр да «Кама» агрофирмасында уракта яшьләрнең шактый эшләвенә игътибар иткән идем. Бу юлы да беренче туктаткан кыр корабында яшьләр булып чыкты. Комбайнчы Руслан Хәйруллин Иске Дөреш авылы егете икән. Ярдәмчесе Нияз Мөхәммәтшин Теләнче Тамактан. Руслан Чаллыда тора, «Финагротрейд» җәмгыятендә эшли. Гаиләсе бар. Нияз Сарман районындагы аграр көллиятне тәмамлаган, армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Былтыр да уракта эшләгән булганнар.

    Күпме икәнен әйтеп бетермәсәләр дә, акчасы әйбәт чыга, түлиләр, диделәр алар. Комбайннар да компьютер белән җиһазланган, заманча, хәтта кабинасына кадәр суытыла. Эшләргә була диләр егетләр. Анысы шулай: шартлары һәм түләве булса, эшләргә кеше табыла ул. Икмәк язмышын бүген менә шундый уңганнар хәл итә. Иртәннән кичкә кадәр кырда эшләсәләр дә, йөзләреннән елмаю китми. Эшебез авыр дип төкселәнеп тормадылар. Тормышны яратулары, һәрнәрсәдән тәм табып яшәүләре күренеп тора.

    Сәфәребездән бер нәтиҗә белән кайттык: район басуларында икмәк бар. «Кама» агрофирмасында эш яхшы оештырылган, яңа җитәкче Рәшит Хәбетдинов сыната торганнардан түгел икән. Хәзер инде уракта темпларны гына сакларга кирәк. Яңгырлары гына яумасын.


    Быелгы уракта ындыр табаклары каралган, киптерү комплекслары булганнар отачак

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов:

    - Быелгы урак шактый катлаулы. Дымлылык югары. Явымнар аркасында урып-җыюга соңрак та керештек. Быел кемнең киптерү комплекслары, ындыр хуҗалыгы ныклы - шулар отачак. Явымнар аркасында турыдан алдырып суктыру отышлырак дип саныйм. Хуҗалыкларның барысы да диярлек урып-җыюга кереште. Җитәкчеләр алдына нинди һава торышы булуына карамастан, урып-җыюны тизләтү бурычын куябыз. Бүгенге көнгә район буенча 6 мең гектар мәйдан (гомуми мәйданның 13 проценты) суктырылган, 17 мең тонна ашлык суктырып алынды. «Кама» агрофирмасына килгәндә, биредә эш яхшы оештырылган. Бүгенгә биредә 2348 гектар игеннәр суктырылды (барлык мәйданнарның 14 проценты). 7500 тонна ашлык суктырып алдылар. Республикада район күрсәткечләренең югары булуы хуҗалыкларның эшчәнлегенә бәйле, монда «Кама» агрофирмасының өлеше зур.

    Районның фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Минталип Миңнеханов:

    - Булган икмәкне тизрәк җыеп алырга кирәк. Әлбәттә, коры вакытта җыеп алынса, аның клейковинасы югарырак була. Ул 23 берәмлектән дә ким булмаска тиеш. Уңышка килгәндә, ул елына күрә начар түгел. Технологияне саклаган, орлыклар белән эшләгән хуҗалыкларда корылыклы елда да яхшы уңыш алалар. Үзем быел игеннәр башак тутырганда азот белән тукландырдым, биологик өстәмәләр керттем. Игеннәрне карау, сортлар белән эшләү нәтиҗәсен бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: урак
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: