Якты юл
  • Рус Тат
  • Тугры ярдәмчеләребез

    Атлар халкыбызның тормыш-көнкүрешендә гаять мөһим урын тоткан. Атсыз крестьян авылда иң фәкыйрь, мескен саналган. Тукай да бит "Мужик йокысы" шигырендә "атың бар - өч тәңкә торырлык" дип мужикның булдыксызлыгын үз атын юньләп карамаудан күрә. Икенче бер шигырендә уңган егетне "киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп", дип мактый.

    Әйе, халкыбыз атны яратып, йөзләрчә әйтемнәр, мәкальләр чыгарган. "Атсыз ир - канатсыз кош", "Ат яхшы булганда, юл кыска булыр", "Атлы батыр, атсыз ятыр" кебек әйтемнәрне искә төшерү дә җитә. Минем чордашларым, сугыш чоры балалары, өлкән буын өчен ат - иң кадерле хайван: ашатучы һәм җылытучы, крестьян хезмәтен бермәбер җиңеләйтүче иде. Аларны да сугышка алдылар, бомба һәм минага эләгеп, никадәр шәп атлар кырылды, тылда калганнарының күбесе ачлыктан күтәрәмгә калып вафат булды. Ил өстенә килгән авырлыкларны халык белән бергә атлар да күтәрде.

    Мин яшьли ат җигеп элеваторга - ашлык, басудан ындыр табагына - көлтә, комбайннан ашлык ташыдым. Атлар көттем. Атларның төп тарту көче икәнен яхшы беләм. Тора-бара хуҗалыкларга йөзләрчә ат көчле техника - тракторлар, машиналар кайта башлагач, атларга ихтыяҗ кими төште. Аларның саны елдан-ел азайды. Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, 2007 ел башына район хуҗалыкларында 628 ат исәпләнсә, бүгенге көнгә 485 баш калган. Шәхси хуҗалыкларда да бик аз алып бара. Сәбәп нәрсәдә соң? Гадәттә, атлар турында Сабан туйлары җиткәч искә төшерәбез. Анда да чабышкылар турында.

    Берничә ел элек "Камский" хуҗалыгында ат асрау белән ныклап шөгыльләнәләр иде. Аталы-уллы Павел белән Сергей Крапивиннарның атларны яратып караулары, күпләп колын алып үстерүләре турында язып чыккан идем. Хәзер алар башка эшкә үчкән, Сергей шәһәрдәге оешмада эшләп йөри. Атларга игътибар кимү сәбәпле, берничә ел эчендә атлар шактый азайган. Түбән Суыксу авылында күмәк хуҗалык вакытында бик шәп ат абзары төзегәннәр иде. Атлары, район, күрше-тирә Сабан туйларында катнашып, матур гына күрсәткечләргә ирештеләр. 6 авылны берләштергән бу хуҗалыкта атлар ике тапкырдан күбрәк кимегән. 96 баштан 39га калган. "Алмаз", "Ярыш", "Гигант" хуҗалыкларында да атларның кимүе дәвам итә.

    Республикада атларның баш саны азаюы сәбәпле, әлеге мәсьәлә Президентыбыз Р. Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә каралды. Шуның нәтиҗәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә ат асрау һәм ат спортын үстерү буенча республика программасы проектын төзеп, Министрлар Кабинеты каравына кертергә кушылды. Бу программа нигезендә әлеге тармакны үстерү, атларның баш санын 1,5-2 тапкырга, продукция җитештерүне (кымыз һәм ит) арттыру күздә толтыла.

    Шушы уңайдан төбәгебездә кымыз җитештерү белән дан тоткан Иштирәк, Новотроицкое авылы осталары искә төтшә. Күмәкләшү елларына кадәр үк Иштирәк авылында кымыз атлары асраганнар. Кымыз ясаучылар хәтта Кыргызстаннан килеп төпләнгәннәр. Кымыз белән дәваланучылар да күп булган. Күмәкләшү елларында гына кымыз җитештерү туктаган. 1990-1991 елларда КамАЗның ярдәмче хуҗалыгы булган. "Новотроицкое" совхозында махсус линияләр җиһазлап, кымыз цехы оештырыла. Шактый гына бияләр кайтарттылар, савучыларны читтә укытып, өйрәтеп, кымыз җитештерә башладылар. "Меңнәрчә шешә кымыз җитештереп сатуга чыгара иде. Бик тиз алып бетерәләр иде", - дип сөйләде кымыз цехын оештырып җибәргән элеккеге хуҗалык җитәкчесе Мәгъсүҗан Исхаков. Менә шундый зур тырышлык белән сафка баскан, файда китерә торган кымыз цехының үзгәртеп кору заманында кирәге калмый.

    Районыбыз шәһәр яны зонасына урнашканлыктан, нәселле атлар үрчетү мөмкинлеге дә бар. Шәхси хуҗалыкларда 270 ат исәпләнә, алар арасында дәүләт кредиты хисабына сатып алганнары да шактый. Бу эш дәвам итә. Ноябрь башына 10 баш ат кредитка алганнар. Түбән Суыксу авылында - алты, Калмашта - ике, Теләнче Тамак һәм Иске Дөрештә берәр гаилә атлы булган.

    Сүз дә юк, атлар санын сугышка кадәрге дәрәҗәгә җиткерү турында сүз бармый. Атларны тиешле эшкә җитәрлек күләмдә, спорт һәм башка чараларда кулланырлык санда тоту әһәмиятле. Һәрхәлдә атларга ихтирамлы караш булсын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: