Якты юл
  • Рус Тат
  • Төрлесеннән, сыйфатлы итеп

    Күз явын алырлык люцерна басуларында кызу эш өсте. Тәҗрибәле механизатор Илфир Хөрмәтуллин "Макдон" чапкычы белән тигез итеп, теземнәргә салган люцернаны "Ягуар" комбайны ялмап кына бара. Сенажга саласы яшел массаны кулына алып карагач, баш зоотехник Наил Нуретдинов аның артык дымлы булуын искәртә һәм вакытны сузмыйча арыш саламы белән кушып салырга тәкъдим...

    Азык утарында бер мең тонна сыешлы базның күз алдында таудай яшел азык белән тула баруына сөенеп, К-700 тракторчысы Александр Ивашкин басудан кайткан массаны өемгә эттерә һәм арлы-бирле йөреп тыгызлый. Ел саен әлеге эшне җиренә җиткереп башкаргач, быел да аны таптатуга кушканнар. Узган җәй таптатып салган ике сенаж базы башланмаган килеш тора. Белгечләр әйтүенчә, азык әйбәт кышлаган. "Быел да сенажны һава кермәслек итеп ныклап таптыйбыз. Сменада мине тракторчы Михаил Кузьмин алыштыра. Шулай итеп, тәүлек буе таптыбыз", - дип аңлатты үз вазыйфасын Александр Ивашкин. Александрның К-700е базның икенче башына чыкканда, басудан яшел йөкле КамАЗ кайтып җитте. Руль артында яшь егет. Ул тиз генә үзбушаткыч әрҗәсен күтәртеп, сенажны баз кырыена аударды. Бушаган әрҗәсен хуҗаларча карап, янәдән таныш юлына кузгалды. Армия хезмәтеннән кайтып, хуҗалыкта яңа эшли башлаган 20 яшьлек Саша Бобылев булып чыкты ул. Заманында әтисе Сергей алдынгы механизатор иде. Аның урынына малае килүе буыннар алмашуын күрсәтә. Иртә таңнан кичке сәгать 9га кадәр шоферлар Анатолий Романов, Александр Бобылев, Равил Фәйрушин, Игорь Васильев кырдан сенаж ташыйлар. Үлчәүче Рәсимә Хәмитова соңгы ике көндә 525 тонна сенаж кайтуын әйтте. Моннан тыш 20 тоннасы малларга өстәмә азык итеп бирелә.

    Ветеринар Илдус Якупов азыкның сыйфатын даими тикшерә. Мине гөмбәз түбәле озынча бина эченә алып керде. Кышын бозауларны салкын ысул белән тәрбияли торган ангар икән. Аның буеннан-буена янәшә ике рәт араталар сузыла. Аларга ямь-яшел люцерна, кындырак һәм башка төр үләннәрдән кечкенә себеркеләр эленгән. "Болар яшь малларга табигый хәзинә - каротин, алыштыргысыз "провитамин А", - дип шатлыгын уртаклаша мал табибы, кышлатуны 240 көнгә сузылганын исәпләп, уртача 300 баш бозау өчен 7200 пар хуш исле, витаминлы себерке кирәклеген хисаплап чыгара ул. Хуҗалыкта 9 мең пар ямь-яшел килеш күләгәдә киптерелгән үлән һәм яфрак себеркеләре булдырылган инде. Димәк, бозауларга җитәрлек азык тупланган. Кипкән себеркеләрне салам түшәлгән аслыкка ангарда өеп саклыйлар.

    Икенче бинада бәйләм-бәйләм дару үләннәре эленеп тора. Кычыткан, ак әрем, сукыр кычыткан, канлы үлән һәм башка дистәләрчә атамалы үләннәр. "Боларын бозау караучыларыбыз Анна Степанова, Гөлниса Хәбирова табибыбыз Светлана Хәкимуллина күзәтчелегендә әзерләдек. Кышын ютәлле яисә эч авырулы бозауларга чәй итеп кулланабыз", - дип аңлата баш табиб.

    Бозаулыйсы сыерлар һәм бозаулар җәен ферма янәшәсендә җәйге лагерьда. Бозауларны әниләре янында бер тәүлек тотканнан соң, чиста бүлемнәргә аералар. Әкренләп ашарга өйрәтәләр. Алларында йомшак люцерна һәм болын печәне, яфраказык.

    "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгында сенаж салу белән бергә үләннәр һәм яфраказык әзерләү дәвам итә. Бу эштә терлекчеләр, яшелчәчеләр, мәктәп балалары булыша. Еш кына Круглое Поле урта мәктәбе коллективыннан да киләләр. "Уртак көч белән көн саен 1,5-2 тонна яфраказык, дару үләннәре әзерләнә. Бер атна эчендә 18 тонна бәйләмнәрдә яфраказык әзер. Ике көндә 483 пар себерке бәйләнде", - дип мәгълүмат бирде үлчәүче Рәсимә Хәмитова. Яфраказык һәм үләннәрне 11 кешелек бригада әзерли. Эшнең уңай баруына, югары сыйфатлы терлек азыгы туплауга бик канәгать баш белгеч Илдус Якупов. Терлек азыгы туплауда авыл җирлеге хезмәткәрләренә, Бәтке һәм Круглое Поле мәктәбе коллективларына, яшелчәчеләргә һәм терлекчеләргә ихлас рәхмәтен әйтә ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: