Якты юл
  • Рус Тат
  • Терлек азыгы әзерләүгә керешәбез 

    «Кама» агрофирмасы һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда чәчүлекләрнең торышы һәм терлек азыгы әзерләү турында сөйләштеләр.

    «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов: «Ел уңышлы килә. Һава температурасы да, явым-төшемнәр дә безнең файдага. Арпа тармаклана башлады, бодайда башлангыч чор. Соңгы яуган яңгырлар һәм көннең кызу торуы да уңай. Яз, иртә килсә дә, салкынча булды. Димәк, чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртүне ике кат башкарасы була», – диде.
    «Кама» агрофирмасының 971 гектарлы уҗым басуы игътибарга лаек. «Скипетр» сортлы бодай августта сидераль парга чәчелгән булган. Район башлыгы Фаил Камаев бу басуга югары бәя бирде. Баш агрономы Минталип Галиев сүзләренчә, мондый нәтиҗәгә ирешер өчен бер гектарга бер центнер исәбеннән ике кат ашлама кертелгән, аннары яфрактан ашланган, чүп үләннәренә, авыруларга каршы эшкәртелгән. Бодай башак чыгарган чорда тагын бер эшкәртү көтелә. Тәҗрибәле агроном чәчкән вакытта тырма һәм каток кертү мөһимлеген аеруча ассызыклады. 
    Исегезгә төшерәбез, узган ел агрофирма көзге культуралардан рекордлы уңыш алды – гектарыннан 71 центнер. «Биредә бер гектар мәйданда икмәк үстерү өчен 29 мең сум акча тотыла», – диде агрофирма җитәкчесе Раушан Харисов. Билгеле, мондый чыгымнарны бар хуҗалыклар да күтәрә алмый. Әмма яхшы уңыш алуның нигезе агротехник чараларны төгәл үтәү икәнен бар да белә.
    Агрофирмада басу культурасына аерым игътибар. Басу юллары бульдозер белән тигезләнгән. Техника чәчүлекләрне таптамый.
    Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта борчак үсен-теләре тишелешен бәялә-деләр. «Указ» сорты 2 майда чәчелгән. Аннан терлекләргә сенаж салачакбыз, диде хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин. Малларны тукландыру рационында беренче чиратта аксым булырга тиеш. Ул кузаклы культураларда күп. Хуҗалыкның люцерна басулары да шәп. Күпьеллык үлән июльдә чиста парга чәчелгән булган. Бүген аның биеклеге 50 сантиметрга җитә. Мондый азык культурасы – мул сөт алу нигезе, дип мактады район башлыгы. 
    Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү техникасын яңартуга җитди караш. «Ярыш», «Биклән», «Гигант», «Р-Агро» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар «Дон» комбайны алганнар. «Миңнехуҗин» КФХ һәм «Тукай» азык-төлек корпорациясе – чапкычлар.
    Силос-сенаж базлары торышын да карадылар. Сәйдәшев исе-мендәге хуҗалыкта алар төзекләндерелгән, дезинфекцияләнгән. Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбул-лин сенаж-силос салу технологиясен саклау мөһимлеген искәртте. Үләннәр туклыклылыгын, файдалы матдәләрен югалтмасын өчен, терлек азыгы әзерләүгә вакытында керешү кирәк. Тукай районында якынча бер атнадан күпьеллык үләннәрне чабуга керешәчәкләр.
     Сүз уңаеннан, «Гигант» һәм «Ярыш» хуҗа-лыкларында елдагыча козлятник уңган. «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров сүзләренчә, ул – бәяләп бетергесез культура. Аны өч тапкыр чабып алып була, ди ул.

    / Рөстәм Зәкиев фотосы. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: