Якты юл
  • Рус Тат
  • Техника әзер, басуның өлгергәнен көтәбез, диләр игенчеләр

    Агросәнәгать комплексы оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлегенә багышланган республикакүләм бәйге кысаларында безнең район хуҗалыкларында да тикшерүләр үтте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марат Кәримов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт техникага күзәтчелек инспекциясе башлыгы Ильяс Гыйлаев, "Агрокөч төркеме" ЯАҖ механикалаштыру бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

    Тикшерүләр узган җомга көнне иртәнге 7.00дән башланып, 18.40 сәгатькә кадәр дәвам итте. Комиссия әгъзалары һәр хуҗалыкта тырма, чәчү, катоклау агрегатларының, тракторларның төзеклеген җентекләп тикшерделәр. Язгы кыр эшләренә әзерлеккә бәя куелганда техник күзәтүнең кайчан, ничек үтелүе дә, механизаторларның хезмәт куркынычсызлыгы күнекмәләрен үзләштерү дәрәҗәсе дә, махсус эш киемнәре, чәчүлек орлык, ашлама, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш тә исәпкә алынды.

    - Башка еллардагыдан аермалы буларак, быелгы сезонга барлык хуҗалыклар да бердәй җаваплылык белән әзерләнгәннәр, узган елгы кимчелекләр барысы да исәпкә алынган, шуңа күрә баллар билгеләгәндә, кабат-кабат киңәшләшергә, хәтта бәхәсләшергә дә туры килде. Быел, гомумән, бөтен алшартлар да уңай килеп тора, дисәм ялгыш булмас. Язгы чәчүгә максатчан субсидияләрнең вакытында кайтуын да игенчеләр кыр эшләрен оешкан төстә, тиешле агросрокларда үткәрүнең ныклы гаранты буларак кабул иттеләр. Районда 2013 елгы язгы чәчүгә иң яхшы әзерлекле хуҗалык дип җаваплылыгы чикләнгән "Гигант" җәмгыяте билгеләнде. Икенче урында - "Ярыш" авыл хуҗалыгы предприятиесе. Шулай ук "Чаллы яшелчәсе", Сәйдәшев исемендәге, "Биклән", "Камская Нива", "Алмаз", "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыкларының әзерлеге мактауга лаек. Узган көздән үк бөтен тырмаларын, чәчү агрегатларын төзекләндереп, буяп, тракторларын капиталь ремонтлап әзерлек сызыгына куйган "Ирек" җитештерү кооперативы да быел яхшы әзерлеге белән куандырды, - дип ассызыклады комиссия рәисе Марат Ришат улы.

    Башкача мөмкин дә түгел. 20 елга якын элиталы һәм суперэлиталы сортларны үрчетү, үстерү, районның алтын орлык фондын булдыру белән фәнни нигездә шөгыльләнүче орлыкчылык хуҗалыгы буларак, иреклеләрнең язгы чәчүгә әзерлегенә таләпләр дә бермә-бер югары. Бөртеклеләр быел 918 гектарда игеләчәк. Шуның 576 гектарында сабан бодаеның суперэлиталы "экадо-66" һәм "казанская юбилейная" сортларын, 250 гектарда арпаның суперэлиталы "раушан" сортын чәчүне планлаштыралар. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хаҗиевтан бу хакта җентекләбрәк сораштырам.

    - Узган ел "экадо-66" сортының гектарыннан уртача 53 центнер югары клейковиналы бодай җыеп алдык. Сакланышы да менә дигән. Әлбәттә, мондый уңыш үзеннән-үзе генә үсми. Җирне яхшылап әзерләү, элиталы сортлар игү технологиясен төгәл үтәү, җитәрлек күләмдә ашлама кертү, тиешле срокларда уҗымнарны тамырдан тукландыру, корткыч-авыруларга каршы көрәш чараларын башкару гаять зур әһәмияткә ия. Аннан соң орлыкчылык базарында урыныңны саклап калу өчен һәрдаим эзләнүдә, алгарышта булу бик мөһим. Быел мин җитәкче буларак 22нче чәчүне каршылыйм. Әлеге чорда нинди генә яңа сортлар үстермәдек, нинди генә уңышлар алмадык. Быел менә тагын алга таба үрчетү өчен сабан бодаеның өр-яңа сортын - Россия авыл хуҗалыгы академиясенең фәнни институтында безнең регион өчен яраклаштырылган "экадо-109" РНС сортын алып кайттык, 200 гектарда урнаштырырга уйлыйбыз. 2010нчы корылык елында да гектарыннан 15 центнер, ә узган ел 71 центнерга кадәр уңыш биргән арпаның "раушан" сортына быел да зур өметләр баглыйбыз. Уңышның нигезен, иң беренче чиратта югары сыйфатлы орлык билгеләвен һәркем яхшы белә. Шуңа күрә чәчүлек орлыкны әзерләүгә таләпләр аеруча катгый бездә. Пландагы мәйданнарга җитәрлек 4000 центнер гәрәбәдәй бөртеклеләр орлыгын чистартып, тиешле кондициягә җиткереп, чәчүгә әзерләп куйдык. Авыруларга каршы биопрепаратлар белән эшкәртәсе генә калды. Һәр гектарга 160 килограмм гамәлдәге матдә исәбеннән - катлаулы ашлама, тамырдан тукландыру өчен 120 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы запасладык. Язгы чәчүне кыска агросрокларда үткәрү өчен техникабыз да көйләп куелган, механизаторларыбыз да яхшы әзерлекле, басуның өлгергәнен генә көтәбез. Һәм, әлбәттә, һәр елдагыча, башка хуҗалыкларга сату өчен югары сыйфатлы чәчүлек орлык әзерләдек. Быел сатуда 1,5 мең тонна элиталы һәм суперэлиталы язгы бодай һәм арпа орлыклары бар. Килограммын 14-18 сумнан тәкъдим итәбез. Гомумән, орлыкчылык белән фәнни нигездә шөгыльләнү безгә иң авыр елларда да хуҗалыкны, авылны яшәтү, малларны саклап калу мөмкинлеген бирде, - диде Рөстәм Рәхим улы.

    Хуҗалыкның төп байлыгы, ышанычы - менә шушы егетләр инде, дип механизаторлар белән дә таныштырды хуҗалык җитәкчесе. Барлыгы 11 егет. Басу әлифбасын бөтен нечкәлекләре белән өйрәнгән һөнәр осталары янәшәсендә игенчелектә тәүге адымнарын ясаучы яшьләр дә шактый биредә. Комиссия әгъзалары һәрбарчасына яңа уңышка нигез салуда уңышлар, үзләрен саклап, хезмәттәшләренә дә игътибарлы булып, язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыгуларын теләделәр. Шушындый ук киңәш-теләкләр һәм 2013 ел язгы чәчүенә изге фатыйха бу көнне районның барлык игенчеләренә дә җиткерелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: