Якты юл
  • Рус Тат
  • Табигать игенчене янә сыный

    - Ничә көндә уракны тәмамларга уйлыйсың, Риф Хәнифович? - дигән сорау белән мөрәҗәгать итте район башлыгы Васил Хаҗиев дүшәмбе көнне «Гигант» хуҗалыгына баргач хуҗалык җитәкчесе Риф Имамовка. Бу көнне ул гигантлыларның иген кырларын карап чыкты, алынасы уңыш, башкарылган эш күләме белән кызыксынды. Без дә алар белән бергә хуҗалыкның бодай кырын...

    - Дүрт-биш көндә бетерергә исәп. Арпа уңышы әйбәт булды. Быел ул гектарыннан уртача 39,4 центнер чыкты. Бодай да сынатмас. Гектарыннан уртача 39 центнер бөртек җыюга өмет бар, - диде Риф Хәниф улы. Хуҗалыкның баш агрономы Рамил Сәгъдиев район башлыгының һәр соравына җентекле җавабын кайтарып, эш барышы белән таныштырды.
    Ул арада кырдагы комбайннар тик тормый: алтын киңлекләрдә булган игенне суктырып, машиналарга төяп җибәреп тора. Бодай «Гигант»тагы барлык җир мәйданнарының 400 гектарын били.
    - Тырышабыз инде, өлгергән игенне тизрәк алып бетерергә кирәк бит, - диләр тәҗрибәле комбайнчылар Флорис Миңнегалиев һәм Илгизәр Камалиев.
    Алар белән бергә уракта нибары икенче елларын гына эшләүче ярдәмчеләре Зөлфәт Шәрифуллин белән Айрат Гәрәев та сынатмыйлар. Өлкәннәр белән уртак телгә килеп, хезмәтләреннән тәм табып эшлиләр. Егетләрнең берсе быел - унынчы, икенчесе тугызынчы сыйныфка бара.
    - Уракка икенче ел чыгам инде. Эшем үземә авыр кебек тоелмый. Җәй буе өйдә тик ятасың бит. Ә болай көнне ничек уздырыйм икән дип тә аптырау юк, файдасы да бар. Уку елы алдыннан кирәк-яракка акча эшләп алу - начар түгел бит! - ди Айрат Гәрәев.
    Үзеннән бер яшькә олырак хезмәттәше Зөлфәттән ул буйга кечерәк, чандыр гына булса да, күзләрендә әйтеп-күрсәтеп бетермәслек җитдилеге бар. Әйткән сүзләре дә төпле, мәгънәле аның. Комбайнчы Илгизәр Камалиев Айратны үз итеп: «Минем дустым бит ул!» - дип, егетне әтиләрчә җилкәсеннән кагып куя.
    Аннары алар, комбайннарын иярләп, янә кызу гына эшләп китәләр. Ындыр табагына ашлык ташучы шоферлар Наил Хөсәенов, Заһир Садыйков та «КамАЗ»ларга утырып, комбайнчылар артыннан кырга ашыга.
    - Егетләребез уңган безнең. Бер бөртекне дә әрәм итмичә, югалтуларсыз җыеп алырга тырышалар. Комбайнчыларның һәркайсы көненә 1100-1200 центнерга якын бөртек суктыра. Эшләренә күрә хезмәт хакын да түләп торабыз. Моннан кала, игенчеләргә бушлай ашлыгын да, бер бозау бирәбез. Ел азагында исә башкарылган эшләренә нәтиҗә ясап, иң-иңнәрен билгелибез, 10 мең сум тирәсендә премия өләшәбез, - ди Риф Имамов.
    Әйе шул. Игенчеләрнең авыр хезмәтенә түләве дә тәңгәл булырга тиеш. Бу яктан хуҗалыкның үз эшчеләрен кайгыртып торуы, йортлар төзеп яңа эшче куллар җәлеп итүе дә тел шартлатып, сокланып сөйләрлек.
    Урып-җыюдан кала, гигантлыларның башка мәшәкатьләре дә шактый гына. Хуҗалык механизаторлары игеннән бушап калган кырларны сөрәләр, арыш чәчәләр. Җитәкче сүзләренә караганда, быел көздән үк бераз бодай да чәчеп калырга ниятлиләр.
    - Явым-төшемнәр булмый торса, бодайны тиз арада җыеп алачакбыз. Аннан соң басуны саламнан арындырып, сөрү эшләренә керешергә кирәк булыр. Беренче сентябрьдән 300 гектардагы кукурузны җыя башларга ниятлибез, - диде Риф Хәниф улы.
    P.S. Әлеге язманы басмага әзерләгәндә, күк йөзен янә болытлар сарып алды, яңгырлар башланды. Бу - район игенчеләренә яңа сынау китерде. Чәршәмбе көнгә районда урып-җыю эшләре 57 процентка гына башкарылган икәнен истә тотып, пошаманга бирелми мөмкин түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: