Якты юл
  • Рус Тат
  • Сөт муллыгы сәламәт бозаудан башлана

    Соңгы елларда илдә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенә игътибарның бермә-бер артуын Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасы составына керүе белән генә бәйләү бик үк дөрес булмас. Безнең Татарстанда "үз продукциябез" сәясәтенең тукталганы да булмады. Иң авыр корылык елларда да республика хуҗалыкларында малларның баш санын киметүгә юл куймадылар. Илкүләм программаларда катнашу да терлекчелекнең...

    Семинарның "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмасында оештырылуы очраклы түгел. Бүген биредә районда иң күп мал асрала: 3276 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 1260 баш савым сыеры. 190 баш тана көтүгә кертүгә әзерләнә. Узган айда гына 113 баш бозау алганнар, бу узган елның шул чорыннан 42 башка күбрәк. Көнлек тулай савым да 13 килограммга арткан, 3100 килограмм тәшкил иткән. Иң мөһиме, яңа җитәкче - Мөсәнниф Ханов эшләгән кыска гына чорда көтүне сәламәтләндерү, яңа туган бозауларның сакланышын тәэмин итү юнәлешендә бик зур эшләр башкарылган. Сыерларны бозаулату урыннары яхшылап ремонтланган, бозаулаганнан соң малларны башка урынга күчереп, әлеге араннарны чистартып, дезинфекция үткәрү мөмкинлеген дә булдырганнар. Яңа туган бозаулар калын итеп салам түшәлгән уңайлы читлекләрдә асрала. "Бозау караучылар көнгә 4-5 мәртәбә җылытылган угыз сөте эчерәләр, алларыннан кайнаган суны да өзмиләр. Бозаулар ныгып киткәнче, ялгыз калдырмыйбыз, яннарында һәрвакыт кем дә булса бар. Хуҗалыкның карап торган байлыгы бүген шушы маллар икәнен, яңа туган бозауларны исән-имин саклап үстерсәк, сөт муллыгы да булачак, табышы да керәчәк икәнен барыбыз да аңлыйбыз," - ди Мөсәнниф Ханов.

    - Ә сәламәт бозау ташлатылган сыерларны ничек итеп караудан һәм ашатудан тора. Күрәсезме, әлеге малларга биредә нинди шартлар тудырылган," - ди район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсар Әбделманов, салам эскертләре өелгән иркен утардагы көр малларга күрсәтеп.

    Улакларга өеп салынган хуш исле коры печәннең сыйфатын да ветеринария белгече Раушания Тимашева яхшы дип бәяләде. Ташлатылган сыерларга сусыл азыклар да бары тик баланслап кына бирелә биредә. Маллар көне буе саф һавада, ял итәселәре килсә, янәшәдә генә түбәсе ябылган, калын итеп салам түшәлгән иркен әвеслек. Аларның башка маллардан аерым асралуы да туачак бозауларның сәламәтлеген кайгырту максатын күздә тотып эшләнгән.

    Семинарның киңәшмә өлешендә чыгыш ясаган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча баш консультанты Ирина Гарипова яңа туган бозауларның сакланышын тәэмин итүче алшартларга аерым тукталды.

    - Туганнан соң ике сәгать эчендә бозауга җылытылган угыз сөте эчерү - иң катгый үтәлергә тиешле таләпләрнең берсе. Яшь малга маститлы сыерның угыз сөте эләкмәсен өчен, һәр хуҗалыкта сәламәт сыерлардан савып куелган угыз банкы булырга тиеш. Чөнки яңа туган бозау иммунитетсыз туа. Аны төрле инфекцияләр эләгүдән саклап калу өчен бердәнбер чара - угыз составындагы каршы тәнчекләр. Элементар санитария-гигена таләпләре турында да һәрдаим истә тотарга кирәк. Яңа туган бозау асрала торган читлекләр бик чиста булырга, сөт эчертә торган савытлар, соскалы сөт эчергечләр һәрдаим дезинфекцияләрнергә тиеш. Бозауларны беренче көннән дөрес һәм тиешле күләмдә ашату - алга таба аларның сәламәт һәм көр булып үсүе, күп сөт бирә торган сыер булып җитешүе өчен төп алшартларның берсе. Беренче 10 көндә бозауларга сөт эчерү 4-5 тапкырдан да ким булмаска тиеш. Су эчерү, концентратлар белән баетылган азыкны никадәр иртәрәк бирсәң, кырык картадагы эпителий катламы шулкадәр тизрәк формалаша. Сәламәт бозау үстерүдә әнә шулай һәр нәрсә мөһим. Тиздән бөтен хуҗалыкларда да күпләп бозаулау чоры башлана. Яннарында һәрдаим кизү оештыру шарт. Бозау тудыру бүлегенә сыерлар 7-10 көн кала күчәргә тиеш. Асларында калын итеп түшәлгән чиста коры салам булсын, туйганчы печәннән, судан өзмәскә. Аннан соң бозау караучыларның карамагында яңа туган бозаулар 30 баштан артмаска тиеш, җитешмәячәкләр. Димәк, кайсыдыр бозауга угыз сөте эчерү тоткарланачак, ә бу төрле авыруларга һәм хәтта төрле инфекцияләр эләгеп, яшь малның үлеменә дә китерергә мөмкин, - диде баш белгеч.

    Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсар Әбделманов ташлатылган сыерларны дөрес итеп ашатуның мөһимлегенә басым ясады.
    - Түбән сыйфатлы печән, сусыл азык составындагы май, серкә кислоталары, шулай ук микотоксинлы күгәрек гөмбәчекләр карындагы бозауның үсешенә кире йогынты ясый. Нәтиҗәдә, бозау зәгыйфь булып туа. Улакларга сусыл азык җитәрлек кенә салынырга тиеш, калган азык икенче тапкыр ашатуга беренчел сыйфатын югалта. Ташлатылган сыерларга бирелә торган азык балансланып, баетылып кына бирелергә тиеш. Гомумән, азык әзерләүгә җаваплылыкны тамырдан үзгәртми торып тулысынча сәламәт бозаулар үстерү, сөт муллыгын арттыру мөмкин түгел, - диде ул.

    Семинарда күргән-әйтелгәннәргә йомгак ясап, район башлыгы Васил Хаҗиев Тукай азык-төлек корпорациясендә кышкы чорда маллар асрауның торышын уңай бәяләде.

    - Терлекчелек - ел, тәүлек буе өзеклексез эшли торган, бик зур җаваплылык, хезмәт көче сорый торган катлаулы механизм. Бер генә звеносындагы эш тиешенчә башкарылмый икән, ул бөтен тармакның эшенә, ел буе үстергән продукциянең сыйфатына хилафлык китерә. Кеше факторы аерым әһәмияткә ия терлекчелектә. Шуңа күрә кызыксындырырлык хезмәт хакы да, уңайлы эш шартлары да, кереп чәй өчен җылы якты ял итү бүлмәсе дә булу бик мөһим. Куады фермасында әнә ялт итеп торган матур, җылы бүлмә көйләгәннәр терлекчеләр өчен. Югары сыйфатлы продукция җитештерү өчен бусы да бер стимул бит, - диде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: