Якты юл
  • Рус Тат
  • Сөт муллыгы өчен нәсел эше дә мөһим, җәйге лагере да кирәк

    "Тукай азык-төлек корпорациясе"нең Куады фермасында кышкы асрау чорына күчүнең кыенлыгын сизмәделәр дисәк, ялгыш булмас. Җәйге лагерь булмау сәбәпле, савым көтүе яздан бирле ярымасрауда булды. Бүген дә көтүдән өзмиләр малларны. Тоташ яңгырлар башланганчы әлеге мөмкинлектән тулырак файдаланып калырга тырыша терлекчеләр. Ләкин, ни кызганыч, коллективның тырышлыгы саннар белән чагышмый. Бүгенге көндә һәр...

    "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмасы җитәкчесе Мөсанниф Ханов Куады бригадасында малларны асрау шартлары белән таныштыра. Хуҗалыкта 5 ай эшләү дәверендә хезмәт кешесенең ышанычын казанырга өлгергән ул. Иң беренче эш итеп халыкка берничә ай буе тоткарланган хезмәт хакын тулысынча түләгән яңа җитәкче. Аның эш өчен борчылып, янып йөрүен, иртәнге 5.00 сәгатьтән фермага килеп җитүен, бөтен проблемаларны уртага салып хәл итүен, "кешелекле, әйбәт персидәтел" икәнен бөртекләп сөйләде терлекчеләр. Башкарылган эшләре әле күкрәк кагып мактанырлык түгел. Әмма җәйге җылы айларда абзарларны төзекләндерү җаен тапканнар. Терлек азыгын да мулдан, төрледән әзерләгәннәр: кышлыкка 55715,1 цн азык берәмлеге тупланган. Бүген биредә 836 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 326сы савым сыеры, 137 тана һәм 375 баш бозау. Яшь бозауларның читлекләре турыдан-туры иркен утарга чыгып йөрерлек итеп көйләнгән. Алларында - хуш исле печән, яфраказык, читлек идәненә калын итеп коры салам түшәлгән. Бозауларның көр, караулы икәннәре күренеп тора. Яңа туганнан алып 2 айга кадәрге әлеге 152 баш бозауны караучы Әнисә Фатыйхова һәм Фатыйма Таҗетдинованың тырышлыгы, үз эшләренә карата җаваплылыгы хакында бик җылы сүзләр әйтте хуҗалык җитәкчесе. Алар үстереп биргән бозауларны 6 айга кадәр карап, тәүлеклек үсешләрен айныкын-айга арттырып, көтүне менә дигән көр маллар исәбенә ишәйтүче уңганнар Нурания Фатыйхова һәм Венера Мәҗитованың да хезмәте мактауга лаек. Озак еллар шушы фермадагы малларны азык белән тәэмин итеп торучы хезмәт ветераны Илһаметдин Хәсәншин, таналар группасын караучы терлекчеләр Илсур Зыятдинов, Николай Бухаров, Хәлим Сәйфуллиннарның да булсынга дип эшләүләрен билгеләп үтте Мөсанниф Мөсәвир улы. "Шушы тынгысыз хезмәтчәннәр кулында инде ферманың бүгенгесе дә, иртәгәсе дә," - диде. Куады бригадасында 40 елдан артык хезмәт куйган, яшьлегендә куәтле К-700 тракторын да, киеренке урып-җыю көннәрендә комбайнны да иярләгән, соңгы 20 елда әлеге бригаданы җитәкләүче Мирзанур Мәгъсүм улы Касыймовның да абруе зурдан коллективта.

    Кичке савым вакытын туры китереп барган идем. Җиленнәре тулып көтүдән кайткан сөтбикәләрне универсаль савым станогына кертеп, аппаратка тоташтыручы савымчылар - шушы фермада 20 елдан артык сыер савучы хезмәт алдынгысы Гөлүзә Әхмәтшина һәм аның хезмәттәше Фәнзия Гыйльметдинова белән сөйләшәм. Сыер абзарыннан чыгышка ук, утарның сул ягына урнаштырылган универсаль савым аппаратына - быелдан гына кергән яңалыкка сөенеп туя алмый кызлар. Моңа кадәр савым көтүен төнге көтүгә дә чыгарганнар. Проблемалар турында да фикер алышабыз. Хуҗалык үзенең эшчәнлеген сөт саткан акча исәбенә алып бара. Бүгенге көндә Куады бригадасы көн саен 3700 кг сөт реализацияли. Савым сыерлары санына бүлгәндә, күрсәткеч мактанырлык түгел. Беренче карашка маллар ишле, терлек азыгы мулдан, сөт тә мулдан булырга тиеш. Безнең сөйләшүгә күптән түгел генә коллективка кайткан, монда 5 ел ферма мөдире булып эшләп киткән, һөнәре буенча ветеринария табибы Әдилә Сакаева кушыла.

    - Сәбәбен әллә кайдан эзлисе юк: көтүдә күп сөт бирә торган сыерлар юк дәрәҗәсендә. Карт сыерлар, кысыр маллар 100 гә якын җыела. Нәсел эше белән шөгыльләнмәү нәтиҗәсе бу. Көтүне яңарту белән ныклап, бик җитди шөгыльләнергә кирәк," - ди ферма мөдире.

    - Беренче эш итеп югары репродукцияле үгез сатып алырга уйлыйбыз, ясалма орлыкландыру технологиясен да нәтиҗәле куллану планда. 137 баш танабыз бар, шуларны балансланган рационга куеп, савым көтүен яңартуны башлап җибәрербез дигән исәп бар. Җәйге лагерь төзүне дә планлаштырабыз, мул сөт чорында аның әһәмияте бәяләп бетергесез", - дип ассызыклады хуҗалык җитәкчесе Мөсанниф Ханов.

    Әйе, коллективның тырышлыгы лаеклы күрсәткеч, югары сыйфатлы продукция белән бәяләнсен өчен куадылыларга әле шактый хезмәт куярга кирәк булачак. Мул сөт алу өчен барысы да мөһим: нәсел эшен дә җайга салырга кирәк, җәйге лагерьсыз да булмый. Куадылылар өметләрен өзмиләр. Иң мөһиме, җиң сызганып эшләргә дип килгән хуҗалык җитәкчесе белән теләк-омтылышлары бер бу тату коллективның.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: