Якты юл
  • Рус Тат
  • Сөт авылны ел әйләнә яшәтә

    Узган атнаның шимбәсендә Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Президенты Р. Миңнеханов терлекчелекне үстерүгә игътибарны арттырырга кирәк дип ассызыклады. "Татарстан гомер-гомергә терлекчелек белән шөгыльләнүче республика булган һәм кала бирә. Бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрнең берсе - мал башын арттыру, терлек азыгын җитәрлек әзерләү", - диде Президент. Атна башында районның "Чаллы яшелчәсе"...

    Урак, көзге чәчү, кышлату чорына әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгының терлекчелек комплексында узды. Анда район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл хуҗалыгы, ветеринария белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
    Проблемаларны уртага салып сөйләшү, фикер алышу терлекчелек комплексы буенча экскурсиядән башланып китте. Иң элек ташлатылган сыерлар, яшь бозаулар, савым сыерлары асралучы фермаларны, печән, яфраказык, ромашка ише файдалы үләннәр саклану урыннарын, сугым цехларын карап чыктылар. Ферма белән янәшә урнашкан җәйге лагерь район башлыгына аеруча ошады.
    - Җәйге лагерьларның фермага якын булуы уңайлы бит. Сыер савучылар уүз көйләре белән вакытында эшкә бара-кайта, савылган сөтне ташу өчен киткән юл чыгымнары да кими. Хуҗалыкларның күбесендә җәйге лагерьлар фермага якынайтылып эшләнгән хәзер. Шулай да "Гигант"ның һәм "Тукай азык-төлек корпорациясе"нең лагерьлары фермалардан ераграк урнашкан әле. Аларны терлекчелек комплексларына якынайту чараларын күрергә кирәк, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев.
    Чисталыгы, эшнең оештырылуы буенча башка хуҗалыкларга үрнәк "Чаллы яшелчәсе"нең терлекчелек комплексын бу юлы да яхшы яктан гына телгә алдылар. Бар да тәртиптә монда: ферма эчләре акшарланган, тиресне тышка чыгаручы махсус җайланма-транспортерлар юылган, киптерелеп, хәтта майлап та куелган. Кыскасы, малларны кышлауга кабул итү өчен биредә һәммәсе дә эшләнгән.
    Аннары делегация ветеринария, сөт лабораториясе бүлмәләрен карап чыкты. Шул вакытта һәр хуҗалыкта ветеринария табиблары өчен махсус эш урыннарын, эш шартларын тудырырга кирәклеге искәртелде.
    Сүз уңаеннан, урак, көзге чәчүгә, мал азыгын хәстәрләүгә дә кереп киттеләр.
    - Бүгенге көндә районда, күбесенчә бодайны гына җыеп аласы калды, - дип сүз алды районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов. - 1 сентябрьгә кадәр уракны тәмамларга исәп тотыйк. Көзге чәчүне кызурак тотарга кирәк. Аннан кала, терлек азыгын әзерләү дә - мөһим мәсьәлә: августның егерме бишләреннән кукурузга тотынырга кирәк. Быел аның уңышы яхшы гына күренә, - диде.
    Терлекчелек темасына әйләнеп кайткач та, мал башын арттыру ул кадәр кирәк микән дигән сорау туды хуҗалык җитәкчеләрендә. "Гигант" хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов әйтүенчә, хуҗалыкларында 100 баш үгез бар. Аларны суярга кирәк, чөнки алга таба асраудан мәгънә юк, чыгымы гына арта. Дөрес, бүгенге көндә ит бәяләре җитештерүчеләр файдасына түгел: итне түбән бәядән сатып алалар. Берни эшләр хәл юк, корылык планнарны бозды...
    - Бар игътибарны сөткә юнәлтик. Сөт ул - ликвидлы продукция. Урак, көзге чәчү, кышлау мәсьәләләре мөһим булсалар да, безнең бар игътибар сөткә юнәлдерелергә тиеш. Бүгенге көндә сөтнең бер литрын 16 сум 20 тиеннән сатып алалар. Сатып алу бәясенең 20 сумга кадәр артуы бик мөмкин. Шуңа күрә җиң сызганып эшләргә кирәк, - диде үзенең чыгышында Васил Хаҗиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: