Якты юл
  • Рус Тат
  • Силос – сыйфатлы азык

    Сыерның сөте телендә, диләр безнең халыкта. Малкайларны кирәгенчә карамасаң, ашатмасаң, сөтне күп итеп бирми шул алар. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта көнгә 14600 кг сөт савып алына, бу узган елгыдан 700 килограммга күбрәк. Сыерны тиешенчә ашатмый, азыкны төрләндерми генә савымны арттырып булмаганлыгын яхшы белә сәйдәшлеләр, шуңа маллар өчен азык әзерләүгә бик җитди карыйлар. Ел әйләнәсе җитәрлек итеп сенажын да, силосын да салып куялар. Бүген биредә силос салу тулы куәтенә бара. 

    Хуҗалыкта кукуруз игүне ихтыяҗга карап, ягъни мөгезле эре терлекнең баш саныннан чыгып планлаштыралар. Быел барлыгы 300 гектар мәйданда үстергәннәр. Ун көн эчендә шуның 35 процентын җыеп, 8558 тонна силос салырга өлгергәннәр инде. 
    «Быел кукуруз әйбәт», – дип канәгать икәнен белдерә хуҗалык директорының урынбасары Тимур Сафин безне Мерәс басуында эшләүчеләр янына озата килешли. Һәм мал азыгы буларак игелә торган бу культураны үстерү нечкәлекләре турында бик белеп сөйләп китә: «Мәшәкатьсез генә бер нәрсә дә үсми, шул исәптән кукуруз да. Вакытында туфракны әзерләп, технологияләрне үтәп чәчәргә, ашлама белән тукландырырга, рәт арасын эшкәртергә кирәк, бары шул вакытта әйбәт уңышка өметләнеп була». Аннары ул: «Рафаиз абый Бариев, Илдар абый Гыймазов – бу эштә иң осталар, аларга ышанырга була. Шөкер, ел саен башкарып чыгалар, бер дә сынатканнары юк», – дип, тәҗрибәле механизаторларны мактап ала.
    Кукуруз игү өчен хуҗалыкта техника җитәрлек. Быел тагын бер азык уру комбайны алганнар. Яңа «Дон-680»не Ирек Зыятдинов иярләгән. «Ягуар»да – Назыйм Вәлиев, быел уникенче елын эшли инде. Механизаторлар көнгә һәркайсы 30-40 гектар җир уралар. Басулардагы кукурузның өчтән бер өлеше силос базына кайткан инде. Табигать шартлары уңай торганда төгәлләргә кирәк, чөнки силос әзерләү өзелмәсә, мөмкин кадәр кыска вакытта башкарылса әйбәт, диләр хуҗалык белгечләре дә, механизаторлар да.
    Ургычка эләккән сабак-кыяклар, ефәк «чәчле» чәкәннәр туракланып яшел массага әверелә һәм шунда ук ачыткы өстәмәләр дә кушылып, йөк ташучы машинага бушатыла бара. Мондый уңайлы ысул хуҗалыкта 12 елдан артык, ягъни «Ягуар» алганнан бирле кулланыла инде. Әлеге системаны «Дон» комбайнына да көйләгәннәр. 
    Машина һәм тракторлар яшел азыкны алып кайтып үлчиләр һәм базга салалар. Базда ул яхшылап, һава үтмәслек итеп тыгызлана. Шулай иткәндә генә силос сыйфатын югалтмый, әйбәт саклана, диләр белгечләр. Бу үтә җаваплы эшне «К-700» тракторында Васил Гатиуллин һәм төягечтә Илдар Сәгыйдуллин башкаралар. Техниканы туктаусыз арлы-бирле йөртеп, яшел масса арасында һава калмасын өчен яхшылап таптыйлар. 
    Силос базы тулып килә. Йөк ташучылар басу белән ике арада өзлексез йөреп торалар. Без «КамАЗ» машинасында эшләүче Фәнил Дәүләтшин белән сөйләшәбез. Ул авыл хуҗалыгында дүрт дистә ел эшли. Кыр эшләре тәмамлануга, җәмәгате Нәсимә белән бозаулар карарга алына икән. Тормышның тәмен дә, ямен дә бары хезмәттә күрәбез, ди. «Малларыбыз быел да тук кышлар, азык бар, без аны һәрвакыттагыча ел буена җитәрлек кенә түгел, биш-алты айлык артып калырлык итеп, запас белән әзерлибез», – дип канәгать кенә елмая үзе. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: