Якты юл
  • Рус Тат
  • Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта яңа комплекс сафка басты

    Иртәнге саву сәгать 5тән башланып 7дә төгәлләнәсе дигәч, яңа технология белән танышу нияте белән эңгер-меңгер караңгыда юлга кузгалдык. Юлыбыз якын түгел, тышта салкын, минус 20 градустан югары. Маршрутыбыз - район читендәге Мерәс авылы сөтчелек комплексы, Чаллыдан 50 километрдан артык. Ерактан электр утлары җемелдәгән, ике ай элек кенә сынау режимында эшли...

    Сыерлар чыршы рәвешендә тезелеп саву процессын үтәләр. Оператор Илшат Әхмәтов безне торбалар аша сөт автоматик рәвештә ап-ак олы чанга җыела һәм суытыла торган бүлмәгә алып керде. «Бөтен эш электроникага көйләнгән», - дип аңлата ул. «Катлаулы система түгелме, кайда өйрәндегез?», - дип төпченәм. Ул тынып кына элек йөк машиналарын газ белән заправкалау станциясендә эшләвен әйтә. Системасы охшаш булгач, яңа системага тиз өйрәнеп киткән. Торнаташ авылыннан килеп эшли.

    Комплекска яшьләр килә

    Гөлназ өчен дә комплекс эше яңа. Ул Минзәлә училищесында аш пешерүче һөнәренә укып, хуҗалыкта үз һөнәре белән эшләгән. Предприятие җитәкчелеге яшь белгечнең оештыру сәләтен күреп һәм комплекста күбрәк яшьләр эшләвен исәпкә алып, аны коллектив белән җитәкчелеккә тәкъдим иткән. Ялгышмаган, беренче көннән үк хезмәттәшләре белән уртак тел табып, киңәшеп эшли. Хуҗалык рәисе Марат Сафин аның эшеннән канәгать булуын әйтте.

    - Яңа комплекста технология бөтенләй башкача, компьютерлар, электроника өстенлек итә. Шуңа күрә эшкә яшьләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Ясалма орлыкландыру технологы һәм савучы операторларыбызның күбесе яшьләр, - дип ассызыклады Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Тәлгать улы Сафин үзе дә.

    Савучы операторлар булып комплекска килгән яшьләр Гүзәл Газетдинова, Надежда Надиевалар да үз вазыйфаларына гаять җаваплы карыйлар, яңа технологияләрне теләп үзләштерәләр.

    Фотосурәттә тарих үзе

    Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Марат Сафин кабинетындагы күп санлы дипломнар һәм Мактау кәгазьләре янәшәсендә «Якты юл» газетасының 2014 елның мартында чыккан саны эленеп тора. Нилектән шундый мактаулы урынга эләккән?

    - Күрәсезме, андагы фотосурәттә карлы мәйданчыкта калыккан беренче тимер-бетон баганалар. Бу безнең өчен истәлекле тарихи вакыйга. Комплекс төзелә башлаган чор, - ди Марат Тәлгать улы. - Тәвәккәлләп тотынгач, үзебезнең көч белән бина күзгә күренеп күтәрелде һәм менә 2015 ел азагында көйләү-сынау режимында комплексны эшләтә башладык. Хәзер 192 сыер савабыз. Таналарыбыз бозаулый, бинаны акрынлап яшь сыерлар белән тулыландыра барачакбыз. Хуҗалыгыбыз нәселле терлек асрау хуҗалыгы буларак былтыр читкә 64 баш нәселле тана сатып, байтак табыш алдык. Ул сумма төзелешкә тотынды, - дип төзелеш барышы белән таныштырды тынгысыз, һәрвакыт яңалыкка омтылучы җитәкче Марат Тәлгать ул.

    Компьютерлар керемне-чыгымны хисаплый

    Комплексның икътисадый өстәнлекләре турында кызыксынам. Һәр эш төрендә исәп-хисап компьютерлар ярдәмендә башкарыла. Һәр сыерның муенындагы санга карап, компьютер әлеге сыерга сөт бирүеннән чыгып күпме азык кирәклеген хисаплап чыгара. «Елочка» залына кергәч, саву вакытында һәр сыерга каралган 2 килограмм фуражны автомат 20 минут эчендә 8 тапкыр өлешләп бүлә-бүлә бирә. Һәр сыерның электр таблосында күрсәткече, тулай савымы языла барыла. Сыерның буазлыгын, теләккә килү вакытын да ясалма орлыкландыру технологы компьютерлар аша белеп тора.

    - Яңача саву һәм бәйсез асрауга күчү чорында сөт кимемәгәе, дип шикләнгән идек. Әмма малкайлар яңалыкка тиз күнектеләр. Кимү күзәтелмәде. Без бүген Алабуга сөт комбинатына көн саен 10 тонна сөт озатабыз, - дип гомуми нәтиҗә белән танытырды баш бухгалтер, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы Илсур Сафин. Ул безне комплексның һәр цехы, һәр бүлмәсе белән таныштырып йөрде. Икенче катта терлекчеләр өчен җыелыш, ашау-эчү бүлмәләре дә бар икән. Сыерлар гомуми бүлемдә торганда «DeLaval» белән азык та кертелә икән.

    «Төймәләргә генә басып эшлибез»

    Гомуми хәлне аңлатып, сыер савучы-оператор Галия Хәмитова болай диде: «Мин 10 ел хуҗалыкта бозау да карадым, сыер да саудым. Бу кадәр үзгәрешләрне күз алдына да китерә алмадым. Эш урыннарыбыз чип-чиста, кнопкаларга гына басып эшлибез. Сыерлар савуга үзләре килә, савылгач чыгып китә. Җылы су килеп тора, саву аппаратларын компьютер аера. Бер юлы 32 сыерны савып чыгарабыз. Ике сәгать эчендә 192 сыер савылган була. Эш шартларын елдан-ел яхшыртуы буенча күп көч куючы җитәкчелеккә һәм белгечләргә бик рәхмәтлемен».

    Бу фикерне күп эшчеләрдән ишеттек. Марат Тәлгать улы бик тыйнак кына итеп: «Бу бит безнең көндәлек эшебез. Заман таләбе», - диде һәм киләчәктә Иске Абдул бригадасында да шундый ук заманча яңа терлекчелек комплексы салынасын әйтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: