Якты юл
  • Рус Тат
  • Печәнгә төшәр чак

    Районда шушы көннәрдә авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләсе – алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды. Ул Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта үтте. Чарада «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

    Сәйдәшев исемендәге хуҗалык хезмәтчәннәре пәнҗешәмбе көнне печәнгә төште. Бүген хуҗалыкта 1600 баш терлек исәпләнә. Кышны имин чыгу өчен сәйдәшлеләргә 8 мең тонна силос, 6 мең тонна сенаж, 3 мең тонна печән әзерләргә кирәк. Бүген терлек азыгы әзерләү техникасы – еккыч, ургыч комбайннар, печән җыйгыч, төягеч, пресслаучы агрегатлар, яшел масса ташу өчен техника әзер. Алар барысы да механизаторлар белән тәэмин ителгән. Силос-сенаж базлары калган азыклардан арындырылган, агартылган, дезинфекцияләнгән.
    Назыйм Сәләхетдинов семинар башында ук район хуҗалыклары алдына бүгеннән үк терлек азыгы әзерләүгә керешү бурычы куйды:
    – Аграрийлар өчен яз бик кулай килде. Үләннәр бик тиз өлгерде. Терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт хәзер. Һәр үткән көн азыкның туклыклыгын киметә. Яшел үләннең үскәнен көтеп торудан мәгънә юк. Хәзер чабып алсагыз, икенче чабымга үсәр өчен үләннәргә күбрәк вакыт калачак. Шуңа күрә сыйфатлы азык хәзерләү өчен явымсыз көннәрдә хезмәтне тиешенчә оештырып, техникадан җитештерүчән файдаланырга кирәк. Хәзер люцерна чәчәккә бөреләнү фазасында. Беренче чиратта аны чабуга керешергә кирәк. Беренче каты – печәнгә. Мондый һава торышында печән бик тиз кибә, – диде белгеч. 
    Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллин люцерна, вика, тукранбаш (клевер), козлятник, костер кебек азык культураларының өлгерү чорларын атады һәм сыйфатлы азык салу технологиясе турында сөйләде.
    – Азык турыдан-туры хайваннар сәламәтлегенә йогынты ясый. Малдагы чирнең 90 проценты ашказаныннан башлана. Сыйфатсыз, черегән, күгәргән азык ашаган хайванда тояк авырулары, мастит һәм башка чирләрне күзәтеп була. Билгеле, чирле мал сыйфатлы продукт бирергә сәләтле түгел, – диде баш ветеринар. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: