Пакеттагы орлыкның рәсеме түгел, аңлатмасы мөһим
Бакчачыга төрле ассортиментта яшелчә һәм чәчәк орлыклары тәкъдим итүчеләр елдан-ел арта бара. Ләкин алар арасында сорты билгеле булмаган һәм районлаштырылмаган орлыклар сатып, әлеге кәсепне баю чыганагына әйләндерүчеләр дә җитәрлек. Орлык сатуның үзенчәлеге дә шунда: аның сыйфатлымы-сыйфатсызмы икәнен тишелеп чыгып уңыш бирмичә белеп тә булмый. Ә инде ул чакта вакыт үткән,...
Орлык сатып алганда бакчачы нәрсәгә игътибар итәргә тиеш соң? Иң беренче чиратта, ул шушы регионда үстерүгә тәкъдим ителгән, Россиядәге табигать шартларына яраклаштырылган булырга тиеш. Орлык сатып алуда психологик фактор да зур роль уйный. Кагыйдә буларак, күзнең явын алырлык рәсемнәр төшерелгән, чит илдән кайтарылган орлык пакетларына бик тиз күз төшә. Әледән-әле рекламалап торылуы да игътибарны җәлеп итәргә мөмкин. Ничек итеп алданмаска соң, кайсы пакетта яхшы орлык икәнен каян белергә?
Беренчедән, пакетның бизәлеше түгел, кулланучы өчен язылган мәгълүмат бик мөһим. Сортның исеме, билгеләнгән стандарты, партия номеры, орлыкның граммнардагы массасы һәм бөртекләр саны, реализацияләү срогы (гади кәгазь пакетларда - агымдагы елда пакетка тутырган көннән алдагы елның азагына кадәрге вакыт, фольга һәм һава үткәрми торган башка материаллардан ясалган ике катлы пакетлардагы орлыклар өчен - агымдагы елда пакетка тутырган көннән башлап реализацияләүнең икенче елына кадәрге вакыт күрсәтелә). Җитештерүченең теләге буенча пакетта шулай ук махсус товар билгесе яки әлеге сортның чәчү технологиясе күрсәтелергә мөмкин. Иң мөһиме, пакетларга сортның исеме һәм сыйфаты турында ялган мәгълүмат язылырга тиеш түгел.
Әгәр пакетның тышында бернинди мәгълүмат та язылмаган булса, андый орлыкны алмавыгыз яхшы. Шулай ук орлыкны беркайчан да очраклы сатучылардан сатып алмагыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 15:15Акча алу өчен гариза язарга кирәк Ана капиталы исәбен-нән айлык акча алучы гаиләләргә хәзер түләүләрне алга таба дәвам иттерү өчен Пенсия фонды бүлегенә гариза язарга кирәк булачак. Түләүләрне автомат рәвештә дәвам итү тәртибе узган елның апрель аенда коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә кертелгән иде. Гариза бирү системасы исә 2 марттан яңартылды. Аны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була. Гаризалар шулай ук клиент хезмәте күрсәтү офисларында, күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә.6400
-
3 март 2021 - 14:20Хатынына балта күтәргән Узган атнада Тукай районы Эчке эшләр бүлегенә хокук бозулар турында 109 гариза кергән. Аннан алдагы атнада бу сан 201 булган.5700
-
3 март 2021 - 13:00Сөт саву арта Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 1 мартка район буенча тәүлеклек савым 89,1 тонна тәшкил итә, бу узган елгыдан 5,5 тоннага артык.5000
-
3 март 2021 - 12:40Газ белән агуланганнар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Тукай районының Яңа поселогында Мирный урамындагы шәхси йортта газ белән агулану очрагы теркәлгән. Йортта өч кеше яшәгән. 1954 һәм 1978 елгы хатын-кызлар үлгән, 1981 елгы ир-ат аңына килгән, бүген ул больницада.5400
-
3 март 2021 - 11:20Юристка сорау бирегез Газетада «Юристка сорау бирегез» дигән рубрика эшли башлый.6000
-
3 март 2021 - 10:55Коррупциягә каршы Татарстанда 2020 ел дәвамында коррупцион юнәлештәге 1098 җинаять теркәлгән. Ришвәтчеләр барлыгы 400 млн сумнан артык зыян китергән. Бу турыда республика коррупциягә каршы көрәш буенча координация комиссиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.5500
-
3 март 2021 - 10:36Районның туристик командаларының традицион 3 слеты узды Кышкы чаңгы туризмының комплекслы-катнаш маршруты сынау булды.6801
-
3 март 2021 - 10:00Прививка ясау дәвам итә Район үзәк больницасына коронавирус инфекциясенә каршы беренче һәм икенче компонент вакцина бүгенгә 480шәр данәдә кайтарылган. 403 кеше беренче компонент вакцинаны ясатырга өлгергән, 132 кеше икенче компонентны да ясаткан. Вакцина федераль бюджет хисабыннан – бушлай ясала.6500
-
2 март 2021 - 14:25Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.8800
-
2 март 2021 - 12:59"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.21400
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.24000
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.29100
-
3 март 2021 - 10:30
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
3 март 2021 - 10:45Һәр эшне – күңел җылысы белән«Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды.9000
-
1 март 2021 - 13:01Ике генә ингредиенттан файдалы коймак Билгеле диетолог ике генә ингредиенттан пешереп була торган коймак рецепты белән уртаклашкан. Мондый коймакны артык килограммнар җыелудан курыкмыйча ашарга була икән!14300
-
2 март 2021 - 13:16Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул? «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.12300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика