Якты юл
  • Рус Тат
  • Нинди орлык чәчәсең, уңышы да шундый була

    Районыбыз игенчеләре бүген хезмәт нәтиҗәләрен барлыйлар, киләсе ел уңышына әзерләнәләр. Җәен һава шартлары коры торса да, авыл хезмәтчәннәре тырышлыгы белән яхшы уңыш үстерелде. Районда тулаем ашлык җыемы 120 мең тоннага якын тәшкил итте. Әлеге уңышта югары уңыш бирә торган сортлар белән җитди шөгыльләнүче хуҗалыкларның өлеше зурдан.

    Киләсе 2013 ел язгы кыр эшләренә әзерлекне район хуҗалыклары чәчүлек орлык туплаудан башладылар. Әлеге мөһим агрочараны уңышлы үткәрү өчен кирәкле 121 мең центнер орлык амбарларга салып куелды. Шуның 102,3 мең центнеры - сабан бодае һәм арпа. Башка культуралар: борчак, вика, солы орлыгы да җитәрлек. Шунысы игътибарга лаек: югары репродукцияле сортлар елдан-ел күбрәк мәйданнарда игелә. Әйтик, "Ирек" ҖК сабан бодаеның супер элиталы "экада-109", "экада-66 сортларын игә. Уңышы гаять әйбәт. "Кама" агрофирмасы, "Биклән" ҖК, "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Алмаз", "Гигант", "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыклары да сабан культураларының югары уңыш бирә торган сортларын игүдә нәтиҗәле эшлиләр.

    Бүгенге көндә орлыкларны чистарту һәм калибрлау буенча махсус звенолар эшли. "Гигант", "Тукай азык-төлек корпорациясе, "Алмаз", Сәйдәшев исемендәге, "Чаллы яшелчәсе", "Камская Нива" хуҗалыклары эшчәнлеген үрнәк итеп куярлык. Алар чәчүлек орлыкның яртысыннан артыгын чистартып һәм калибрлап куйдылар инде. Шул ук вакытта кайбер хуҗалыкларда оешканлык җитеп бетми. "Вилданов" КФХ, "Ярыш" авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм күп кенә фермер хуҗалыкларында эш темпы түбән, орлык чистарту машиналары җитештерүчән эшләми.

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы орлык әзерләүне, эшкәртүне агымдагы елның 15 октябренә төгәлләү бурычын куйды. Шуңа күрә бу эшне тизләтү һәр хуҗалыкның көнүзәк эшчәнлегенә әйләнсен иде. Урыннарда эшне ике сменалы итеп оештыру уңай нәтиҗәләрен күрсәтер дип ышанам. Орлык әзерләгәндә шуны истә тоту мөһим: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы орлык репродукциясенә җитди таләпләр куя. Күптән кулланылышта булган сортларны киләсе язда бары тик 10 процент кына чәчү рөхсәт ителә. Орлык авырлыгына карата да таләпләр югары: 1000 данә арыш бөртеге - 32, көзге бодай - 35, сабан бодае - 35, арпа - 40, солы - 35, борчак 250 грамм авырлыкта булырга тиеш. Шуннан түбән булса, чәчү стандартына туры килми. Район хуҗалыклары, нигездә, әлеге таләпләрне аңлап эш итәләр. Районда югары репродукцияле орлык 90 проценттан артып китә. Сәйдәшев исемендәге, "Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, "Ирек" ҖК, "Камская Нива" ҖЧҖ, "Кама агрофирмасы" кырларында бары тик югары уңыш бирә торган сортлар үстерелә. Шундый уңай нәтиҗәләр белән бергә җитешсезлекләр дә күзәтелә. Крестьян-фермер хуҗалыкларында орлыкчылык белән юньләп шөгыльләнмиләр. Тикшерүләр күрсәткәнчә, югары сыйфатлы орлыклар бары тик Касакин, Миңнеханов, Хәсәнов, Хөрмәтуллин, Кашапов, Шәфигуллин хуҗалыкларында гына бар. Калган дистәләрчә фермер хуҗалыклары сорты билгесез һәм күптәннән чәчелә торган орлыклар белән эш итәләр. Еллык нормативлар буенча районның төп хуҗалыклары - орлык алыштыру тәртибендә елына кимендә 10-15 тонна, КФХлары I тонна элита сортлы орлык сатып алырга тиешләр. Орлыкны вакытында алыштырмыйсың икән, яңа уңыштан алынган орлыкның күп өлеше массакүләм репродукциягә әйләнә. Шунлыктан хуҗалыклар чәчүлек материалны вакытында алыштыру чарасын күрсеннәр иде. Шушы максаттан районыбызда өч орлыкчылык хуҗалыгы - Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе, "Ирек" ҖК, "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасы бар. Болардан тыш ТатНИСХОЗ, "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе һәм "Кама агрофирмасы"ның орлык заводы да үз хезмәтләрен күрсәтергә әзерләр.

    Районда "Чаллы яшелчәсе", Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, "Шилнә" ҖК, "Миңнеханов", "Латыйпов" КФХ бәрәңге игәләр. Аларның бары тик икесе генә сортлы бәрәңге утырта. "Миңнеханов" фермер хуҗалыгында "зекура" һәм "розара", "Шилнә" ҖКында "лабелла", "ароза", "удача" сортлы бәрәңге кишәрлекләре бар. Башка хуҗалыкларда сортсыз бәрәңге күп мәйдан били, уңышы да түбән. Бу мәсьәлә җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең игьтибарыннан читтә калып килә.

    Югары уңыш алуда башка факторлардан тыш, орлыкның сыйфатына зур урын бирелә. Хәзер орлыкларның сыйфатын һәм авыруларын тикшерәбез. Барлык хуҗалыклар да лабораториягә орлык үрнәкләрен вакытында китерсеннәр иде.

    Теги: ућыш
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: