Якты юл
  • Рус Тат
  • Нәселле таналарны “Чаллы яшелчәсе”ндә үстерәләр

    Шушы көннәрдә "Чаллы яшелчәсе"ҖЧҖндә хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар, баш зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм ясалма орлыкландыру технологлары катнашында район семинары булды. Әлеге хуҗалыкта маллардан кышкы асрау чорында сәламәт үрчем алу, сөт җитештерүне арттыру максатында ташлатылган сыерларның махсус рацион нигезендә ашатылуы, яңа туган бозауларның сакланышын тәэмин итүнең һәрдаим контрольдә булуы, санитария-ветеринария таләпләренең төгәл...

    "Чаллы яшелчәсе" 2008 елдан бирле нәсел эше белән фәнни нигездә шөгыльләнә. Яхшы нәселле кара-чуар токымлы таналар үстереп сатуны тотрыклы табыш алу чыганагына әйләндерүгә зур өметләр баглыйлар биредә. Акрынлап бөтен алшартларын да булдырганнар. "Иң беренче эш итеп тәҗрибәле, чын мәгънәсендә үз эшенә бирелгән белгечләрдән ышанычлы команда тупладык. Баш зоотехник Наил Нуртдиновтан һәм баш ветеринария табибы Илдус Якуповтан башлап, зоотехник-селекционер Гөлчәчәк Дәүләтова, ясалма орлыкландыру технологы Вера Пискунова, лаборант Резидә Якуповага кадәр - һәркайсы үз участогында алыштыргысыз белгечләр, уртак эш өчен янып, җиң сызганып эшлиләр," - ди канәгать елмаеп хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов. Аның сүзен баш зоотехник дәвам итә: "Инде беренче нәтиҗәләребез дә бар. Быел көтүне беренче тапкыр бозаулаган 89 нәселле тана исәбенә яңарттык, 131 баш яшь танабыз үсеп килә. 500 баш бозау алдык, бу узган елгыдан 46 башка күбрәк. Шулай акрынлап бөтен көтүне яңартырга исәп. Әлбәттә, бер-ике елда гына моңа ирешеп булмый, бик катлаулы һәм җаваплы процесс. Шуңа күрә нәсел репродукторы буларак әлеге җаваплы вазыйфаны бик санаулы хуҗалыклар гына үз өстенә ала. Иң мөһиме, бөтен шартлар һәм таләпләр дә тәңгәл килергә тиеш. Ә яхшы нәселле буаз таналарга республикада ихтыяҗ зур. Әйтик, 500 килограммлы бер буаз тананың бәясе 75 мең сумнан да ким түгел, ә бу махсус симертелгән ике үгез бәясе дигән сүз. Югары сыйфатлы ясалма орлыкны 4 ел инде Казанның "Элита" фәнни-нәсел предприятиесеннән кайтарабыз. Быел 680 баш сыер һәм тананы ясалма орлыкландырдык. Нәсел эше белән фәнни нигездә шөгыльләнә башлагач, продукция җитештерү дә күзгә күренеп артты. Узган елгыдан 3670 килограммга күбрәк сөт савып алдык, һәр сыердан тулай савымны 612 килограммга арттырдык. Соңгы айда гына әлеге үсеш 182 процент тәшкил итте. Эшебезнең нәтиҗәсе булгач, күңел дә үсеп китте. Хәер, әле савым көтүен тулысынча яңарту, сәламәтләндерү өстендә эшләргә дә эшләргә, " - диде Наил Фидаилович. Көтүне сәламәтләндерү дигәннән, семинарда катнашкан һәркем баш ветеринария табибы Илдус Якуповның үз эшенә ни дәрәҗәдә җаваплы каравына, маллардагы авыруларны булдырмау, дәвалау өчен нинди ысуллар, препаратлар кулланырга тиешлеген кайбер "белгечләр" кебек теориядә генә түгел, эш процессында тәфсилләп аңлатып күрсәтүенә, теләсә нинди сорауга аңлаешлы итеп җавап бирүенә игътибар итми калмагандыр. Монда эшли башлаган ике ел эчендә генә тәҗрибәле белгеч маллар асрала торган һәр бинада ветеринария-санитария таләпләренең төгәл үтәлүенә, төрле авыруларга каршы вакциналауның вакытында башкарылуына, көтүнең сакланышы даими контрольдә булуына ирешкән. Белгечләр күзлегеннән караганда элементар саналган, ләкин малларның сәламәтлеген саклауда бик мөһим булган чараларны да ул районда беренчеләрдән куллана, кызыксына, башкалар тәҗрибәсен өйрәнә, галимнәр белән киңәшләшеп тора. Аның тәкъдиме белән ташлатылган сыерларга "спас" катнашмасы бирә башлаганнан соң көр һәм сәламәт бозаулар алу арткан. Әлеге катнашма, өстәвенә, сыерның бавырын токсиннардан чистарта, ә яңа туган бозауларның карында ук ашказанының лайлалы тышчасын ныгыта. Әлеге "хикмәтле" катнашма белән күпләр кызыксынды. Савым сыерларында маститка каршы "виватон" препаратын, бозаулату вакытында яшь малны имгәтмичә тартып алу җайланмасын да, беренче тапкыр бозаулаган таналарны сауганда, мал типмәсен өчен арткы аякларына махсус фиксатор кидерүне дә көндәлек кулланылышка керткәннәр биредә. Иң мөһиме, әлеге чараларның барысы да төгәл режимлы системага салынган. Семинар тәмамланганнан соң да белгечләр әнә шул хакта озаклап фикер алыштылар. Чыннан да, уртаклашыр өчен тәҗрибә дә, яңалык та җитәрлек "Чаллы яшелчәсе"ндә. Кышкы асрау чорында да продукция җитештерүнең күләмен дә, сыйфатын да киметмиләр биредә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: