Якты юл
  • Рус Тат
  • Мәшәкатьле булса да – отышлы

    Бәрәңге, кишер, чөгендер үстерүдән күп кенә эре хуҗалыклар да баш тарта бүген, чөнки технологиясе катлаулы, күп көч таләп итә, уңышны саклау өчен дә аерым шартлар булдырырга кирәк. Шуңа карамастан, «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы быел кишер белән чөгендер үстерү мәйданнарын икеләтә арттырды – сигезәр гектарга җиткерде. «Чаллы шәһәренең «Мәктәп туклануы»н, сәламәтлек саклау һәм социаль структураларын тәэмин итәргә җитәрлек уңыш үстерәбез. Зәйдә, Әлмәттә, Бөгелмәдә бәрәңге үстерүче юк, ул районнар да безгә килә. Быел кишер белән чөгендер үстерү мәйданнарын арттыру ихтыяҗ һәм уңышны урнаштыру мөмкинлеге булу белән бәйле», – ди хуҗалык җитәкчесе Минталип Миңнеханов.

    Кишер белән чөгендер нәзберек культуралар, җиренә җиткереп эшкәртелгән, йомшак, күпереп торган, дымы да җитәрлек булган туфракта гына тигез, матур булып үсәләр, дип сөйли Минталип Исмәгыйль улы. Ә сатып алучы аларның нәкъ шундыена өстенлек бирә бит. Орлык салганга кадәр туфрак кат-кат эшкәртелә: дымы каплатыла, культивацияләнә, уалып, таралып торырлык итеп ваклана, тыгызлап чыгыла. Менә шул күп көч сарыф итеп әзерләнгән туфракка төшә торган орлыкның сыйфаты яхшы булу да бик мөһим. Минталип Миңнеханов Германиядән, Голландиядән сатып алынган орлыкны ышанычлы дип саный. Өч-дүрт еллык уңыш бәясенә төшсә дә (Италиядән кайтартылган чәчкеч, мәсәлән, 3,5 млн сум тора), техниканың да чит илнекенә өстенлек бирә, чөнки орлыкны шартына туры китереп чәчәргә кирәк.
    Кишер, чөгендер, бәрәңгене үстерү, саклау, урнаштыру мәшәкатьле, әмма Минталип Миңнеханов алардан баш тартмый, киресенчә, мәйданнарны арттыра. Ни өчен? «Чөнки, – ди Минталип Исмәгыйль улы, – үзебез яшәгән төбәкне яшелчә белән тәэмин итәргә кирәк. Икенчедән, кишер-чөгендер үстерү рентабельле. Бөртеклеләр игүнең кереме чыгымыннан әллә ни артмый, ашлык үстерү терлек асраучы, сөт җитештерүче хуҗалыклар өчен файдалы. Яхшырак ашаткан сыер сөтне күбрәк бирә бит, ә сөт ул – «ак алтын», бәясе арта, аңа субсидияләр белән дә ярдәм итәләр».
    Хуҗалыкта бәрәңгенең бер гектарыннан уртача 400 центнер уңыш алалар. Узган ел һәр гектардан 650 центнер кишер, 600 центнер чөгендер җыелган. Районда гына түгел, республика буенча да югары күрсәткечләр бу. «Былтыр чөгендер үсеп китеп эрерәк тә булды, – дип дәвам итә хуҗалык җитәкчесе. – Сатып алучыны, бигрәк тә эре сәүдә оешмаларын, артык эресе дә, вагы да кызыктырмый, аңа уртача бертигез зурлыктагысы булсын. Сәүдә челтәрләренең стандартларга бик буйсынасы килми. Әйтик, алар чөгендернең эрерәген, ваграгын төрле бәядән, ягъни арзанракка сату мөмкинлеген файдалана ала бит. Юк, алар чыгымнарны крестьян җилкәсенә аударырга тырыша». 
    «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы быел бөртеклеләрне 250 гектар, бәрәңгене 80 гектар, кишер белән чөгендерне 8әр гектар мәйданда үстерә. Без хуҗалык кырларында язгы кыр эшләре тәмамланып килгән көндә булдык. Рамис Миннеханов үзенең ярдәмчесе Руслан Җиһаншин белән бәрәңгенең соңгы буразналарын сыза иде. Алда – җәйге эш-мәшәкатьләр.
    Күп еллык тынгысыз хезмәт, һәр нәрсәне җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә олы тәҗрибә туплаган Минталип Миңнеханов хуҗалыкның эшен уңышлы итеп алып бара. Һәм «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы Кама аръягы төбәгенең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә саллы өлешен кертә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: