Якты юл
  • Рус Тат
  • «Миңнехуҗин» хужалыгы: саллы үзгәрешләр

    Тукай районында нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнүгә йөз тоткан хуҗалыкларга тагын берәү өстәлде. «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексына Венгриядән голштино-фриз токымлы 60 тана кайтардылар. Бу маллар дөнья күләмендә сөтчелек юнәлешендә иң алдынгы булып санала. Ел дәвамында Бакчасарайда нәселле малларның баш санын 200гә җиткерергә планлаштыралар. Сөтне дә үзләре эшкәртеп сату, ягъни җитештерүдә тулы цикл куллану күздә тотыла.

    Моңа кадәр хуҗалык фермасында 55 баш кара-чуар токымлы сыерлар тоттылар. Савылган сөт хуҗалыкның кече сөт заводында эшкәртелде. Аның җитештерүчәнлеге көнгә 1 тонна тәшкил итә. Продукцияне исә Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренең берничә кибетенә тапшырдылар. Сыйфатка беркайчан да тел-теш тидерерлек булмады. «Сөт, эремчек, каймак, термостат йогурт бары тик югары сыйфатлы сөттән генә ясала», – дип ассызыклый хуҗалык идарәчесе Айрат Әхмәтҗанов. 
    «Тора-бара нәселле терлек белән эшләү идеясе туды. Генетик яктан кулай голштино-фриз токымына тукталдык», – ди җитәкче.
    Таналар кайтуга хуҗалык ныклап әзерләнгән. Аларны аерым корпуска урнаштырганнар. Терлекләрне ашату, үрчетү технологиясен өйрәнгәннәр. Венгриягә барып таналарны да үзләре сайлап алган. Бер сыерның бәясе – 200 мең сум. Февраль ахырына кадәр таналар карантинда торачак. Бу – безнең климатка яраклаштыру һәм вирус йоктырудан саклану өчен.
    Маллар акрынлап безнең төбәккә хас шартларга күнегеп килә. «Гадәттән тыш хәлләр булмады. Маллар гадәттәгечә ашый, ял итә. Буазлары белән дә проблемалар юк», – ди Айрат Әхмәтҗанов.
    Хуҗалык өчен иң мөһиме – югары сыйфатлы, экология ягыннан чиста продукт житештерү. Билгеле, сөтнең сыйфаты турыдан-туры сыерның сәламәтлегенә бәйле. 
    Айрат Әхмәтҗанов әйтүенчә, терлекләр бәйсез рәвештә, ачык һавада асралачак. Сыерлар салкыннан курыкмый. Иң мөһим шарт – коры һәм ышык булсын. Маллар астына калын итеп салам түшәлә, карда өсте каплаулы булачак.
    Терлек баланслы азык белән генә туклана. Сыерлар үзенчәлекләренә һәм яшенә карап 8 төркемгә бүленә. Һәр төркемгә аерым рацион каралган. Әйтик, катнашазык 20 компонетттан тора. Киләчәктә хуҗалык лаборатория һәм катнашазык заводы төзергә исәпли.
    Хуҗалык белгечләре ясалма орлыкландыруны кулай күрә. Орлык материалын Канада һәм АКШтан кайтарачаклар. 
    Бер үк вакытта җитештерү егәрлекләрен үстерү юнәлешендә дә эш бара. Якындагы өч ай эчендә 500 башка исәпләнгән саву залы да файдалануга тапшырылачак. Аны заманча техника белән җиһазлау мәсьәләсе дә хәл ителгән. Мондый шартлар 3-5 ел эчендә нәселле терлек башын 500гә кадәр җиткерү мөмкинлеге бирә.
    Голштино-фриз токымлы сыерлар елына 10 мең кг продукция бирергә сәләтле. Шуны күздә тотып, киләсе елда хуҗалыкта тәүлегенә 15 тонна сөт эшкәртә торган сөт заводы сафка басачак. 
    Югары технологияләр кулланылган хуҗалыкта кадрлар мәсьәләсе игътибар үзәгендә. Бүген биредә 35 белгеч хезмәт куя. Читтән килеп эшләүчеләр ике кешелек бүлмәләрдә яшиләр. Юыну, ял итү, ашау бүлмәләре заманча техника белән җиһазландырылган. 
    – Мондый шартлар беркайда да юк. Эш хакы 30 мең сумнан артык, вакытында түләнә, – ди хуҗалык зоотехнигы Регина Ибраһимова.
    Ике ел элек хуҗалык үз белгечләре өчен коттеджлар төзи башлады. Һәркайсының мәйданы 160 квадрат метр. Йорт янәшәсендә мунча, гараж бар. Ун елдан соң йорт тулысынча эшченең үз мөлкәтенә әйләнә. Бүген 4 йорт тулысынча әзер.
    Хуҗалык районда эшкәртелми яткан җирләрне кулланышка кертү юнәлешендә актив эшли. Бүгенге көндә аның 2 мең гектардан артык чәчүлек җире бар. Житештерү ихтыяҗларыннан чыгып, аны 2 тапкыр арттыру мөмкинлеге бар. 
    Ит җитештерү перспективасы да бар. Планда – ит токымлы үгезләр башын 1200гә, сарыклар санын 6 меңгә кадәр җиткерү. Бүген үзләренең мал сую цехы бар. 
    «Безнең теләк – Европа таләпләренә туры килердәй хуҗалык төзү. Бездән үрнәк алырлык булсын», – дип уй-ниятләре белән уртаклаша Айрат Әхмәтҗанов. Икътисад алга китсә, социаль проблемаларны да хәл итеп була. Авыл халкының социаль көнкүрешен кайгырту мөһим. «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы Бакчасарайда яңа йортлар, мәктәп, балалар бакчасы төзү ниятен дә читкә куймый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: