Май бәйрәмнәре вакытында Тукай районында чәчүгә керештеләр
668
0
0
Чыннан да, үткән бәйрәм көннәрендә шәһәр халкы рәхәтләнеп ял иткән булса, авыл хезмәтчәннәре җиң сызганып басуларга чыкты. Район игенчеләре күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландырып-тырмалап, туңга сөрелгән җирләрне эшкәртеп, чәчкечләр белән басу киңлекләренә юнәлде. «Гигант» җәмгыяте эшчеләре дә бу атнаның дүшәмбесендә чәчүгә төште.
- Ай-һай, бигрәк эссе! Җәйге челләмени! - дип зарланып алдым хуҗалыкның баш агрономы Рамил Сәгъдиевка килеп җитмәс борын.
- Кызу инде. Кара җир бит, кояш нурын үзенә тартып тора. Хәер, җир өчен җылысы да кирәк. Кичә кич яхшы гына итеп яңгыр явып үткән иде. Моңа кадәр чәчелеп куелган 100 гектардан артык - берьеллык, 100 гектар күпьеллык үлән, 30 гектардагы викага менә дигән булды ул. Хәзер соңгы гектарларда «варис» сортлы борчак чәчүне тәмамлап киләбез, - диде.
Басуның ерак бер почмагыннан чәчү агрегатын таккан ике трактор якынлаша. Аларның берсендә - Флорис Миңнегалиев, икенчесендә, яңа чәчкеч белән Илгизәр Камалиев эшли. Аларның артыннан катоклау агрегаты белән җитез генә Рәмзил Мутавалов йөри. Аның хезмәттәшләре Илгиз Шәйдуллин һәм Таһир Тангатаров исә культивацияләүдә эшлиләр.
- Егетләребез тырыш безнең. Бер-беребез белән сөйләшеп, килешеп эшлибез һәрнәрсәне. Безнең бригадада тагын «КамАЗ» машинасында Наил Хөсәенов, орлык ташуда Әләм Садретдинов, Валерик Мәүлиев эшли. Барлыгы бер сигез-тугыз кеше, - дип сөйли үзенең кул астында эшләүчеләр турында бригадир Илдус Муллаянов.
Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов та белгечләр турында яхшы фикердә. Иң мөһиме - аларга кытлык юк. Чәчү, урып-җыю вакытында һәр кеше кадерле, санаулы бит. - Аллага шөкер, хуҗалык хисабыннан йортлар салу безгә файдалы булды. Шул юл белән хуҗалыкны җитәрлек эшче кадрлар белән тәэмин итә алдык. Бүгенге көндә белгечләргә кытлыгыбыз юк. Күп еллар буе безгә тугры булып эшләүче механизаторлар белән бергә бүген басуларда шул яңа кешеләр эшли. Хезмәт хакына килгәндә без аны айныкын айга, вакытында биреп барабыз. Бүгенге көндә аның күләме уртача 19 мең сум тәшкил итә, - диде Риф Хәниф улы.
Быелгы язда гигантлылар Калмаш авылы янындагы ташландык җирләрне дә эшкәртә башлаган.
- Елдан-ел шәһәр киңәя, шуның аркасында хуҗалык җирләре дә кимеп бара бит. Без исә әлеге ташландык җирләр хисабына хуҗалык чәчүлекләрен 250 гектарга киңәйттек. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк, - диде Риф Имамов.
Бүген «Гигант»та арпа белән бодай чәчә башладылар. Чәчүдә ике бригада эшли. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә басуга 3 чәчү агрегаты чыгарган булсалар, бүген хуҗалык киңлекләрендә шундый 5 агрегат йөри.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
3 март 2021 - 15:15Акча алу өчен гариза язарга кирәк Ана капиталы исәбен-нән айлык акча алучы гаиләләргә хәзер түләүләрне алга таба дәвам иттерү өчен Пенсия фонды бүлегенә гариза язарга кирәк булачак. Түләүләрне автомат рәвештә дәвам итү тәртибе узган елның апрель аенда коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә кертелгән иде. Гариза бирү системасы исә 2 марттан яңартылды. Аны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була. Гаризалар шулай ук клиент хезмәте күрсәтү офисларында, күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә.6200
-
3 март 2021 - 14:20Хатынына балта күтәргән Узган атнада Тукай районы Эчке эшләр бүлегенә хокук бозулар турында 109 гариза кергән. Аннан алдагы атнада бу сан 201 булган.5600
-
3 март 2021 - 13:00Сөт саву арта Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 1 мартка район буенча тәүлеклек савым 89,1 тонна тәшкил итә, бу узган елгыдан 5,5 тоннага артык.5000
-
3 март 2021 - 12:40Газ белән агуланганнар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Тукай районының Яңа поселогында Мирный урамындагы шәхси йортта газ белән агулану очрагы теркәлгән. Йортта өч кеше яшәгән. 1954 һәм 1978 елгы хатын-кызлар үлгән, 1981 елгы ир-ат аңына килгән, бүген ул больницада.5300
-
3 март 2021 - 11:20Юристка сорау бирегез Газетада «Юристка сорау бирегез» дигән рубрика эшли башлый.5900
-
3 март 2021 - 10:55Коррупциягә каршы Татарстанда 2020 ел дәвамында коррупцион юнәлештәге 1098 җинаять теркәлгән. Ришвәтчеләр барлыгы 400 млн сумнан артык зыян китергән. Бу турыда республика коррупциягә каршы көрәш буенча координация комиссиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.5500
-
3 март 2021 - 10:36Районның туристик командаларының традицион 3 слеты узды Кышкы чаңгы туризмының комплекслы-катнаш маршруты сынау булды.6801
-
3 март 2021 - 10:00Прививка ясау дәвам итә Район үзәк больницасына коронавирус инфекциясенә каршы беренче һәм икенче компонент вакцина бүгенгә 480шәр данәдә кайтарылган. 403 кеше беренче компонент вакцинаны ясатырга өлгергән, 132 кеше икенче компонентны да ясаткан. Вакцина федераль бюджет хисабыннан – бушлай ясала.6500
-
2 март 2021 - 14:25Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.8800
-
2 март 2021 - 12:59"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.21400
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.24000
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.29100
-
3 март 2021 - 10:30
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
3 март 2021 - 10:45Һәр эшне – күңел җылысы белән«Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды.8900
-
1 март 2021 - 13:01Ике генә ингредиенттан файдалы коймак Билгеле диетолог ике генә ингредиенттан пешереп була торган коймак рецепты белән уртаклашкан. Мондый коймакны артык килограммнар җыелудан курыкмыйча ашарга була икән!14300
-
2 март 2021 - 13:16Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул? «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.12300
© 2011 - 2021. Якты юл ("Светлый путь"). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
Электронная почта:
yakti.ul76@gmail.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+