Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Малың сау булса, үзең дә сәламәт дигән сүз

Яз-көз айлары терлекчелектә төрле авыруларга, профилактика һәм дәвалау чараларын уздыру вакыты. Район ветеринарлары инде айдан артык авыл җирлекләренә чыгып, шәхси йортлардагы һәм крестьян-фермер хуҗалыкларындагы малларны бруцеллез, лейкозга һәм туберкулез авыруларына тикшерә. Шулай ук малларга төрле паразитларга карата профилактик эшкәртү, вакцинация дә уздыра. Бу атнаның сишәмбе көнендә белгечләр белән бергә без...

Район ветеринария берләшмәсе белгечләре, табиб-эпизоотологлар: Минрәшит Кадыйров, Мөнип Хисаметдинов бу көнне иртәнге җидедән үк Мәләкәс авылына юл алды. Биредә алар мөгезле эре терлек, атлар үрчетү белән шөгыльләнүче «Тимерхан» крестьян-фермер хуҗалыгында тукталдылар.

- 28 августтан бирле авыл җирлекләре буенча йөреп, алдан бирелгән заявка белән, маллардан авыруларга тикшерү өчен кан алабыз, туберкулезга тикшерәбез. Шулай ук шушы көннәрдә генә Иштирәктә - Марат Зарипов, Бакчасарайда Равил Миңнехуҗин фермер хуҗалыкларындагы терлектән кан алып, планга салынган эшләрне башкардык, - дип сөйли Минрәшит Фатыйх улы.

Моннан тыш, ветеринария табиблары атлары булган хуҗалыкларда түләмәгә каршы вакцинация дә уздыралар.

Ниһаять, «Тимерхан» КФХсына да килеп җиттек. Биредә безне ферма алдында ук хуҗалыкның ферма мөдире Хәлил Сафиуллин каршы алды. Аның белән бергә һәммәбез ферма эченә үтәбез.

- Биредә сыерлар, яшь малларны да санап җәмгысы 80 баш мөгезле эре терлек, 15 баш ат бар. Аларның сәламәтлеген кайгыртып, даими тикшертеп торырга тырышабыз, - дип сөйләп ала ул, белгечләр эшләрендә кирәкле әйберләрен, пробиркаларын өстәлгә урнаштырган арада. Өч сәгать дигәндә, фермада эшләүче ир-ат терлекчеләр ярдәме белән барлык малдан да кан алып, туберкулезны ачыкларга ярдәм итүче укол ясала. Әлбәттә, бу эшне башкарган вакытта бар да җиңел, шома гына бармый. Кешенең холкы төрле булган кебек, тикшерү өче кан алучы, муен тирәсенә укол кадаучы табиблар янында маллар да үзләрен төрлечә тотты. Кайберәүләре тыныч кына эш беткәнен көтте, икенчеләре исә кыбырсып, шактый өркегәннәре дә табылды. Терлек белән эшләгәндә төрлесенә күнеккән ветеринарларга бу юлы да ялгыш кына аякларына баскан, мөгезләре белән эләктерергә торган сөт малына карата бик түземле булырга туры килде. Сүз арасында сүз чыгып, шаяртып алырга да өлгерде алар. Ә җитди генә әйткәндә, зур фермаларда малларны тикшерүнең уңайлыкларын да билгеләмичә калмадылар.

- Шәхси йортларга йөреп маллардан кан алу, аларга вакцинация кебек профилактик чаралар үткәрү күбрәк вакыт сорый, мәшәкатьлерәк тә. Фермалардагы малны каравы җиңелрәк, әлбәттә. Шулай да безнең өчен иң мөһиме - терлекнең сау-сәламәт булуы. Чөнки бу безнең дә сәламәтлек. Әйтик, лейкозлы малның сөтен эчү яки куркыныч авырулары булып, моны белмичә шундый мал биргән продукцияне азыкка куллану кеше тормышы өчен куркыныч булырга мөмкин, - диде алар. Мондый планлы профилактика эшләре алга таба да дәвам итәчәк.

- Терлекчелек продукциясе бары тик сәламәт малдан гына җитештерелергә тиеш. Ветеринарлар уздыручы әлеге профилактик чаралар маллар һәм кеше өчен уртак булган авыруларны булдырмау, аларның таралуына юл куймауны максат итә. Шуңа күрә дә маллары булган кешеләр мәҗбүри рәвештә малларын ветеринария белгечләреннән тикшертергә, кирәкле профилактик чараларны күрергә тиешләр. Шуны да онытмаска кирәк: мәҗбүри профилактик чараларны үткәрүдән читтә калырга тырышучы мал хуҗаларына административ штраф түләтергә дә, аларның җавапсызлыгы аркасында инфекцияләр таралу, нинди дә булса куркыныч туганда җинаять җаваплылыгына тартырга да мөмкиннәр, - ди ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең өлкән дәүләт инспекторы А. Литвинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев