Якты юл
  • Рус Тат
  • Маллар җәйләүгә чыкты

    Җәй – терлекчелек тармагын үстерү өчен иң кулай вакыт. Чыгымнарны киметеп, җәйге муллыктан файдаланып, сөт күләмен арттыру мөмкинлеге бар. Район хуҗалыкларында моны яхшы аңлыйлар. Бу чорга өметләр дә зурдан – быел район күләмендә җитештерүне тәүлегенә 100 тоннага җиткерү максат итеп куелган.  Бу атнада район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә комиссия хуҗалыкларның җәйләү чорына әзерлеген тикшерде.

    – Бүген хуҗалык терлекчеләре һәм белгечләре сыерларны җәйләүгә күчерү буенча соңгы әзерлек эшләрен алып бара, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ирина Гарипова. Аның әйтүенә караганда, май азагына кадәр терлекләрне тулысынча җәйләүләргә күчереп бетерәчәкләр.
    «Р-Агро» хуҗалы-гында сыерлар җәйләүгә атна башында күчте. Лагерьда алар өчен бар уңайлыклар бар: карда өстендә түбә, малларга су эчү урыны, аерым бозаулау бүлеге булдырылган. Терлекне җил-давылдан саклау хәстәре күрелгән. Рационга аерым игътибар: ул табигый яшел үләннән генә түгел, сенаж һәм силос катнашазыгыннан торачак. Белгечләр дә шулай киңәш итә. Бүген 600 баш терлек көзге арыш басуларында көтелә. Барлыгы өч көтүлек.
    «Биклән» җитештерү кооперативына комиссия шелтә белдерде: кардаларда тәртип юк, азык өстәлләре терлек өчен биек урнашкан, санитар торыш мактанырлык түгел дип тапты. Хуҗалык җитәкчесе Гарсеван Вардересян 17 майда җәйләүгә чыгабыз дип ышандырса да, бу белгечләрдә шик тудыра. Район башлыгы ашыгыч төстә җәйләү урынын тәртипкә китерергә чакырды. «Лагерь яхшы урында урнашкан. Эшне дөрес оештырып, нәтиҗәгә ирешергә кирәк», – диде ул. Тагын бер минус – хуҗалыкта ветеринар юк. Мондый мөһим белгечтән башка сөт күләме дә артмый, терлек башын да саклап булмаячак», – диде Фаил Камаев. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренчә, бу урынга белгеч табылган.
    «Ирек» җитештерү кооперативында коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау чараларына җитди караганнар. Фермага керү юлында шлагбаум куелган. «Чит кешене кертмибез. Эшчеләребез чирли күрмәсен, һәрберсе кадерле», – ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев. Биредә терлекләр бер типта ашатыла, ел әйләнәсе бәйсез рәвештә бинада асрала, саф һавага ял итәргә чыга. Хуҗалыкта узган ел савылган сөт күләме нибары 2,5 мең тонна булса, быел 7 мең тоннага җиткерүгә ирешкәннәр. «Моның нигезендә нәселле терлекләр асрауга күчү, ветеринар, орлыкландыручы кебек белгечләрнең мөһим хезмәте, малны дөрес итеп ашату тора», – ди җитәкче. Хуҗалыкта 200 баш савым сыер бар. Күптән түгел голштино-фриз токымлы 60 баш нәселле тана кайтарылган. Хуҗалык зоотехнигы Светлана Барсукова сүзләренчә, таналар бозаулагач, сөт күләме һичшиксез артыр.
    «Гигант» хуҗалы-гында елдагыча әзерлек югары дәрәҗәдә. Алар да җәйләүгә атна башында күчте. Хуҗалыкның ике җәйләвендә дә утарларны чистартканнар, косметик ремонт узган. Сөт блогында да тәртип, саву җиһазлары көйле, ял итү бүлмәләре бар. Көтүне яңарту технологы бүлмәсе аеруча игътибарга лаек. Территория бетонланган. Хуҗалыкта җитештерү культурасына да игътибар итәләр. Якын арада лагерь каршында кечкенә генә чәчәк бакчасы булдырабыз, ди хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов. 
    «Ярыш» хуҗалыгында да комиссияне җәйләү төзек коймалары, ап-ак итеп агартылган биналары белән каршылый. Биредә дә инфекциягә каршы чараларга аерым мөнәсәбәт – лагерь капкасы янәшәсендә эшчеләр өчен кул юу җайланмасы урнаштырылган, дезинфекция чаралары, чиста сөлге куелган. Районда җәйге лагерьны иң беренчеләрдән ярышлылар әзерләп бетерде. Терлекләр май башыннан бирле җәйләүдә. Бүген 180 баш көтүгә чыгарылган. Иртәнге савымнан кичкесенә кадәр сыерлар көзге арыш басуларында һәм болында көтелә. 
    «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында уңай үзгәрешләр. Кардаларда аслыкны тыгызлау эше бара, аннары биредә плитәләр җәеләчәк. «Маллар корыда булачак», – ди хуҗалык җитәкчесе Ирек Вафин. Кардада терлек өчен азык өстәле куелачак. Барлыгы 360 баш сыер лагерьга киләчәк, ике көтүлек булачак. 

    / Николай Туганов фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: