Якты юл
  • Рус Тат
  • Кызу чор

    Язга да кердек. Район хуҗалыкларында хәзер кызу чор – язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Техника ремонтлана, минераль ашламалар кайтарыла, орлыклар калибрлана. 

    «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов чыгышыннан күренгәнчә, «Гигант», «Ярыш», «Р-Агро», «Кама-Бекон» хуҗалыклары һәм Сәйдәшев исемендәге предприятие техника ремонтлауны тулысынча төгәлләделәр. «Вилданов» КФХ ел саен техниканы әзерләү буенча йомгаклаучы хуҗалык булып килсә, быел аны бу җәһәттән үрнәк итеп куеп була. «Биклән» җитештерү кооперативында бер трактор, бер чәчү комплексын ремонтлыйсы кала, чәчкечләр әзер. «Миңнехуҗин» КФХда барлык техника әзер, Мөслим районында бер чәчү комплексы гына ремонт уза. «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә ике трактор, бер чәчкеч ремонтланып бетә. «Кама» агрофирмасында быел тракторларны ремонтлау эше озакка сузылды. 14 тракторны төзекләндерәсе бар әле. Тоткарлану запас частьлар булмау аркасында килеп чыга. Шулай ук «Нөркәй» агрофирмасында ремонтланырга тиешле дүрт берәмлек чәчү комплексы калып бара. 
    Агымдагы ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу дәвам итә. Бүгенгә 1 гектар чәчүлек мәйданга 67,1 килограмм тәэсир итүче матдә туры килә. Бу физик авырлыкта 10 мең 257 тонна тәшкил итә. Бер атна эчендә 1 мең 690 тонна минераль ашлама сатып алынган.
    Авыл хуҗалыгы культура-ларының уңышы күп очракта орлыкның сыйфатына бәйле, шуңа күрә чәчүгә бары тик югары репродукцияле орлык гына кулланырга кирәк. 
    Яз көне район буенча 32 мең 100 гектар мәйданда язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар, 279 гектар мәйданда – бәрәңге, 128 гектарда – яшелчә, 22 мең 250 гектарда – терлек азыгы, 3 мең 584 гектарда силос өчен кукуруз чәчү ниятләнә.
    Көзге культуралар 11 мең 382 гектар мәйданда чәчелгән иде. Аларның торышы яхшы. Кар катламының калынлыгы 10-20 см, бу күп түгел. Бүген басуларның кайбер өлеше кардан арынырга өлгерде инде. Чәчүлекләрнең торышы яхшы.
    Язгы чәчү өчен район хуҗалыклары орлык белән тулысынча тәэмин ителгән. Бүген орлыкларны чәчүгә әзерләү бара.
    Быел кыш җылы килде. Орлыкларның интенсив сулышы артты, бу углекислота бүлеп бирү артуга китерде. Бу орлыкның яшәешенә, үсү, тишелешенә тискәре йогынты ясый. Шуңа орлыкны җилләтергә, чистарту машиналары аша үткәрергә кирәк дигән сүз.
    Гади ел килми. Шуңа күрә язгы кыр эшләренә җентекләп әзерләнү сорала. Кыска вакыт эчендә, дымны туплап, эшләрне башкарып чыгу мөһим. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: