Якты юл
  • Рус Тат
  • Кыр эшләре дәвам итә

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә 27,5 мең гектар мәйданнан тулаем 109,3 мең тонна ашлык җыеп алынган. Бу планның 64 процентын тәшкил итә. Гектарыннан чыккан уртача уңыш – 39,6 центнер.

    Аграрийлар, нигездә, язгы культуралар суктыру, шикәр чөгендере уңышын җыю белән мәшгуль. Бүген 406 гектар җирдән 181,9 мең тонна тамыразык казылган. Аерым хуҗалыкларда аш чөгендере, бәрәңге алу эшләре бара. Көзге чәчү кампаниясе тәмамлану алдында. Пландагы 11,9 мең гектар җирнең 8,2 мең гектарына көзге культуралар чәчелгән. Шулай ук туңга сөрү эшләре дәвам итә. Бүгенгә эшкәртәсе җирнең 25 проценты сөрелгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: