Якты юл
  • Рус Тат
  • Корылык вакытында чәчүлекләрне өстәмә тукландыру мөһим

    "Кайчан гына бер көчле яңгыр явып китәр икән? Ичмасам, игеннәр бераз хәл алыр иде. Мескенкәйләр тамырларына кадәр корыганнар бит. Бу корылык ашлыкның серкәләнүенә шактый зыян салды: башаклар яртылаш кына бөртекләнгән, калган яртысы кысыр... ", - дигән сүзләрне ишетергә була иде бу чәршәмбедә "Кама" агрофирмасының орлыкчылык заводында. Биредә "Корылык шартларында чәчүлекләрне...

    Семинар иртәнге уннар тирәсендә башланырга тиеш булса да, орлыкчылык заводына халык тугызынчы яртыга ук җыела башлады. Алар, башка районнардан килгән хезмәттәшләре белән аралашып, тәҗрибә уртаклашты. Бу арада, олы юл тузанын күтәреп, ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Васил Хаҗиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов килеп җиттеләр.

    Җыелган кунаклар белән исәнләшкәч тә, алар районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары кырларыннан китертелгән бөртекле, кузаклы культуралар, терлек азыгын тәшкил итүче үлән алынмаларын карап чыктылар. Семинарга килүчеләр дә, кызыксынып, күргәзмә өстәлләренә юнәлде. Биредә алар тиешенчә тукландырылган, ныклы тамыр системасы булган иген культуралары белән беррәттән, корылыктан зәгыйфьләнгән, бөҗәкләрдән зыян күргән, "ончыл чык", "көрән кунык" сыман гөмбә авырулары белән зарарланган бодай, арпа үрнәкләрен дә күрә алдылар.

    Семинарны ачып җибәрү өчен, сүз район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиевка бирелде.

    - Хөрмәтле кунаклар, хезмәттәшләр! Җиде районны үз эченә алган безнең игенчелек зонасында инде күптәннән яңгырның әсәре дә юк. Һава торышының шундый коры булуы - алынасы яңа иген уңышының шактый өлешен югалтуга китерергә мөмкин. Моны булдырмас өчен, кирәкле агротехник чаралар күрергә кирәк. Терлек азыгын әзерләү дә бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрнең берсе, - дип ассызыклады Васил Гариф улы. - Якындагы 10-15 көн эчендә явым-төшемнәр булмаса, нәрсә белән калырбыз? Безне бу очракта көзге культуралар гына коткарып калачак, - диде.

    Аннары җыелган халык алдында "Агрокөч" җәмгыятенең баш агрономы Рөстәм Хәбибрахманов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Галимҗан Шәйморатов, "Миңнеханов" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнеханов чыгыш ясадылар. Алар корылык вакытында чәчүлекләрне карау, өстәмә тукландыруның бик мөһим булуына, ашламаны кертү тәртибе, игеннәргә зыян салучы корткычларга каршы көрәш чаралары турында сөйләделәр. ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чәчүлекләрне иминиятләштерү темасын да күтәреп чыкты.

    - Үз-үзегезне, булачак уңышыгызны иминиятләштерү турында уйлагыз. Акыл белән эш итәргә кирәк. Аеруча шундый кырыс һава шартларында. Кулны - кулга, иңне - иңгә куеп, бергә хезмәттәшлек иткән очракта гына авырлыкларны җиңәргә, уңышка ирешергә мөмкин, - дип, басым ясады Нәҗип Нәкыйп улы.

    Чыгышлар тәмамланып, фикер алышканнан соң, кунаклар "Кама" агрофирмасының генераль директоры Фәнис Тәҗетдинов җитәкчелегендә орлыкчылык заводы буенча экскурсиядә булдылар. Ул һәммәсен орлыкчылык заводы территориясендәге төзелеш мәйданнарында, заводта башкарылучы эш белән таныштырып чыкты. Семинарга килүчеләр орлыкны кабул итү, аны киптерү пунктларын, орлык саклау һәм әзер продукция складларын карап чыктылар.

    Үз районнарына кайткач та, авыл хуҗалыгы белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре семинарда ишеткәннәрне эштә сынап караячаклар. Чөнки алар алдында зур һәм авыр эшләрнең берсе - яңа уңышны саклап калу бурычы тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: