Якты юл
  • Рус Тат
  • Кешеләргә кирәк булуы белән бәхетле ул

    Узган елга йомгак ясаган көннәрдә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның баш хисапчысы Илсур Сафинга "Татарстанның атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде. Бу уңган егет белән район семинарлары, киеренке язгы чәчү, урып-җыю эшләре вакытында күп тапкырлар очрашырга туры килсә дә, кара-каршы утырып сөйләшергә моңарчы җай чыкмады. Гомер йомгагын акрын гына сүтеп, Илсурны яраткан...

    Тумышы белән үзебезнең районның Иске Абдул авылыннан ул. Хезмәт сөючән тырыш гаиләдә тәрбияләнгән. Әтисе Әхмәдулла абзый да, әнисе Бәһиҗә апа да озак еллар терлекчелектә эшләгәннәр: берсе маллар караган, икенчесе сыер сауган. Илсур гаиләдә бердәнбер булып үссә дә, аны иркәләп-сыйпап торырга вакытлары булмаган аларның: кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәнүен, хуҗалыктагы бөтен эшкә кулы ятып торуын шуның белән аңлата ул. Ә дөньяны танып-белергә омтылышын, һәр нәрсәне җентекләп-бөртекләп сораштырырга яратуын күреп, Әхмәдулла абзый «иншаллаһ, улыбыз башлы булыр» дигән өметләр баглый. Чыннан да, белем дөньясына бик җиңел кереп китә Илсур, бик яхшы билгеләренә генә укый.
    - Бигрәк тә төгәл фәннәрне яраттым, берсеннән-берсе катлаулы биремнәрне чишү, төрле вариантларын эзләп табу белән сәгатьләр буе утырсам-утырам, дөрес җавапны тапмыйча, урынымнан кузгалмый идем. Саннар дөньясы - чын могҗиза бит ул, - дип искә ала мәктәптә укыган елларын.

    Урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган егетнең хыялы-теләге - югары белем алу, шул ук вакытта тормышын туган авылыннан, үзен күз текәп үстергән әти-әнисеннән читтә яшәүне күз алдына да китерми ул. Казан авыл хуҗалыгы институтында икътисад факультеты барлыгын белгәч, документларын сөенә-сөенә шунда илтеп бирә һәм озак та үтми, бөтен имтиханнарны гел яхшы билгеләренә генә тапшырып, студент булу бәхетенә ирешә. Биш ел сизелмичә дә үтеп китә, институтта уку да җиңел бирелә Илсурга: югары математика кебек катлаулы фәннәрне дә су кебек эчә ул, икътисадчы һөнәрен бик теләп үзләштерә. Студент еллары аны шушы ук факультетта хисапчылыкка укучы чая Чирмешән кызы Резеда белән таныштыра, кавыштыра. Озын-озакка сузмыйча яшьләр дүртенче курста укыганда ук өйләнешәләр. Казаннан Иске Абдулга ике диплом белән бергә олы кызлары Зөһрәне дә күтәреп кайтып төшәләр. Югары белемле егеткә кайтуга ук «Алга» колхозының икътисадчысы, ә бер елдан баш хисапчысы вазыйфасы йөкләнә. Бетмәс-төкәнмәс хуҗалык мәшәкатьләренә, бихисап саннар, отчетлар дөньясына баш-аягы белән чума яшь белгеч, ихлас күңелен биреп, онытылып эшли. Җиде ел туган колхозында намус белән хезмәт куя.

    Гомер - мизгел. Төп йортта әти-әнисе белән бергәләп яши башлауларына да быел 18 ел булган. Ул арада әби-бабай кочагында үскән олы кызлары Зөһрә педагогия институтына укырга кергән, төпчекләре Чулпан сигезенче сыйныфка күчкән. Ә тәҗрибәле баш белгеч Илсур Сафин - "Алга" белән Сәйдәшев исемендәге ике хуҗалык берләштерелгән җәмгыятьнең алыштыргысыз баш хисапчысы. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин белән иңгә-иң торып, тугыз ел дәвамында "Сәйдәшев исемендәге АХП" ҖЧҖнең икътисадый-финанс хәлен яхшырту, матди-техник базасын ныгыту, югары сыйфатлы продукция җитештерү бәрабәренә авыл хуҗалыгы базарында үз урыннарын булдыру юнәлешендә зур эш алып баралар.

    - Янәшәмдә Илсур кебек ышанычлы партнер, тәҗрибәле белгеч, акыллы киңәшче, кыю фикердәш булганга сөенеп бетә алмыйм. Мактаулы исемгә лаек булуы белән ихлас күңелдән котлыйм. Соңгы елларда хуҗалык ирешкән уңышларда аның өлеше зур. Алга таба да бергә, бер тәртәгә җигелеп эшләрбез, иҗтиһат итәрбез дигән өметтә мин, - ди Марат Тәлгать улы.

    Ә баш хисапчының көндәлек эше нидән гыйбарәт һәм аңа нинди сыйфатлар хас булырга тиеш дигән сорауга Илсур Әхмәдулла улы ашыкмый гына санап үтә.

    - Ел ахырында Һәр тармакның эшчәнлегенә йомгак ясыйбыз, шуннан чыгып яңа елга план төзеп, башкарыласы эшләрнең, җитештерелергә тиешле продукциянең күләмен, тотылачак чыгымнарны билгелибез. Һәр айда җитештергән продукцияне сатудан кергән акчаның тиенен дә ялгышмыйча исәпкә алып, үз вакытында хезмәт хакын да, салымын да, агымдагы кредитларын да түләп бару хисапчыдан төгәллек кенә түгел, үтә дә җаваплылык таләп итә. Ә ташламалы кредит суммаларына килгәндә, язгы чәчүдән башлап урып-җыюга кадәр ел саен 5 миллион сумнан да ким кредит алганыбыз юк. Аларны түләү, документларын вакытында тапшыру бер генә көнгә дә соңарырга тиеш түгел - хөкүмәттән субсидияне кайтару шуңа бәйле. Халыкка хезмәт хакы түләүдә дә өзеклек булырга тиеш түгел. Хезмәт кешесенең ышанычын аклау, кадерен белү аның хезмәтенә үз вакытында дөрес итеп түләүдән башлана. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта киеренке урып-җыю вакытында да кадрлар проблемасы юк икән, аның сәбәпләрен ерактан эзләргә кирәк түгел. Җәй буе комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән яшүсмер көздән өлкәннәр белән беррәттән уч тутырып акча алган икән, икенче җәйдә дә йөгерә-йөгерә килә ул бала. Менә шуларның барысын да исәпкә алмасаң, эшең ярты юлда туктый да кала. Һәр сан, һәр күрсәткеч артында кеше язмышы бит, - ди баш хисапчы.

    Илсур Әхмәдулла улы үз кул астында эшләүче кызларга да кеше белән эшләүнең никадәр җаваплы икәнен һәрдаим төшендереп тора. Сүз белән түгел, авылдашларына булган итагатьле мөнәсәбәте белән. "Көн саен кем генә, нинди генә гозер белән керми аның янына. Һәркайсын сабыр гына тыңлап, хәлен сорашып, иң кирәкле киңәшен биреп, аңлатып-җайлап чыгара. Дулап килеп кергән кеше дә Илсур яныннан тынычланып, рәхмәт әйтеп кайтып китә. Чын психолог ул безнең," - диләр хезмәттәшләре. "Бар эштә төгәллекне, пөхтәлекне ярата җитәкчебез, ләкин вакчылланып, юкка бәйләнә торган гадәте юк. Гомумән, бәйрәмгә килгәндәй йөгерә-йөгерә киләбез эшкә. Беркайчан тавыш күтәрмәс, үзара низаг-бәхәсне дә уен-көлкегә борып җибәрер. Җор телле, ягымлы, ачык йөзле булганы өчен авылда да яраталар үзен. Бәйрәм-юбилейларның түрендә дә ул, менә дигән алып баручы, оста биюче, Резедасы белән парлап биегәндә, сокланып карап торышлы аларга," - ди озак еллар бергә эшләгән хезмәттәше, терлекчелек буенча хисапчы, кадрлар бүлеге җитәкчесе Нәсимә Сәгыйдуллина. Җитәкчеләренә булган рәхмәт сүзләренә Гыйльмия Сәгыйдуллина, Римма Бариева, Фәйрүзә Гарфетдинова, Лена Дәүләтгәрәева, Раушания Хәлиуллина, Земфира Шәйдуллина, Илфира Вахитова да кушылалар.

    Тигез мәхәббәт бәхеткә уралган була. Гомер юлдашы - Резедасы белән көн дә нәкъ яшьлектәгечә, шаярыша-шаярыша эшкә ашыга алар. Икесе дә, әтиләре әйткәндәй, җаваплы "хөкүмәт эшендә": берсе баш хисапчы, икенчесе - авыл җирлеге башлыгы." 18 ел инде егет белән кыз кебек яшәвебез белән әти белән әнигә бурычлы без: әзер ашка кайтып керәбез, йортта тәртип, маллар каралган. Исән генә була күрсеннәр. Аларның хәер-догалары, өмет-теләкләре белән бәйле безнең бөтен уңышларыбыз, бәхетле яшәешебез", - дип Илсур Сафин. Сөйләшүебезгә әнә шулай иң кирәкле, иң мәгънәле сүзләр белән йомгак ясады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: