Якты юл
  • Рус Тат
  • «Кама» агрофирмасында шикәр чөгендере быел мулдан

    Көзнең беренче ае да ахырына якынлаша. Хуҗалыкларда бөртеклеләр амбарларга кайтып бетте диярлек. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов сүзләренә караганда, хуҗалыклар көзге бодайны шушы бер-ике көндә җыеп бетерәчәкләр. Шөкер, җәенә караганда, көзнең беренче ае игенчеләргә уң килеп, яңгырлар белән урып-җыюны булганыннан артык катлауландырмады. Шул ук вакытта бу...

    ХПК-1 «Новотроицкое» бүлекчәсенең Күперле авылы янындагы 298 гектарлы «Леопард» сортлы чөгендер басуына без «Кама» агрофирмасы статисты Рөстәм Фәтхуллин белән килдек. Көне салкын, болытлы. «Макстрон» комбайнында эшләгән Наиз Моратовның басу кырындагы өемгә чөгендер бушатып бетергәнен көткән арада бераз туңып алырга да өлгердек.
    - Наиз абый, чөгендер уңышы ничек, ярыйсымы? - дип комбайнчыга сүз катам.
    - Болай яхшы гына, - ди ул җитди генә.
    Наиз Моратов урта яшь сызыгыннан үтсә дә, аның тавышы да яшьләрчә көр, кулларында көче, егәре ташып тора.
    - Биредә мин агрофирманың оешкан вакытыннан бирле эшлим. Яз-көз кыр эшләре вакытында трактор, комбайннан төшмим. Агрофирманың Яңа Бүләктәге ХПК-2 механизаторы мин. Моңарчы чөгендергә төшкәнем юк иде әле. Менә быел чөгендер алуга чыктым. Үзебезгә күрше «Новотроицкое» бүлекчәсенә бик теләп ярдәм итәм. Бер хуҗалык бит, шунсыз булмый, - ди Наиз абый.
    Ул иярләгән «Макстрон» комбайны да бу басуда тәүге тапкыр эшли. Әлеге немец комбайны биредә сынау үтә, үзен яхшы күрсәтсә, камалылар гаражы чөгендер алучы шундый берничә техникага тулыланыр дип көтелә. ХПК-1 «Новотороцкое» бүлекчәсе җитәкчесе Равил Илдарханов әлеге комбайннан канәгать.
    - «Ропа» маркалы комбайннар белән чагыштырганда, монысы күпкә уңайлырак, җитештерүчәнрәк дип саныйм. Җир каты, я туң булса да, бу комбайн чөгендерне җиңел казып ала, артыннан югалтулары да күпкә ким. Сынауны әйбәт үтә, - ди Равил Файзылҗан улы.
    «Макстрон»нан кала биредәге басуда тагын бер «Ропа-Тигр» комбайны, «Ропа-Маус», «КУН-10» төягечләре эшли, уннан артык шәхси йөк машинасы татлы тамырны Зәй шикәр заводына илтә. Хезмәтләренә күрә түләве дә начар түгел. Һәрнәрсә нормасына карап билгеләнә.
    Үткән ел белән чагыштырганда быелгы чөгендер уңышы ничегрәк икән соң? Сөйләшә торгач, әлеге сорауга да барып җиттек.
    - Узган ел белән чагыштырганда, быел шикәр чөгендере әйбәт. Безнең бүлекчәдә татлы тамыр 897 гектарда игелгән иде. Уңыш гектарыннан уртача 353 центнер чыга. Егетләр басуда ике сменада эшли. Шул вакыт эчендә бер комбайн ватылмыйча гына эшләгәндә көненә 20-22 гектардан чөгендер җыеп ала. Үзебезнең 15ләп эшчеләребездән кала биредә зәйлеләр дә булыша, - дип эш күләме белән таныштыра бүлекчә җитәкчесе.
    Шундыйларның берсе - «Зәй шикәре» агрофирмасы механизаторы, «Ропа-Маус» үзтөягече белән идарә итүче егерме алты яшьлек Марат Җиһаншин.
    - Авыл хуҗалыгында җиде еллап эшлим. «Кама» агрофирмасы киңлекләрендә җиденче көн генә эшләвем. Чөгендерләре әйбәт күренә, уңыш начар түгел, - дип куя егет.
    - Шикәр чөгендере алуга августның егерме сигезенче числосында керешкән идек. Аны ай ахырына алып бетерергә ниятлибез. Һава торышы һәм техникасы гына сынатмасын, - ди Равил Илдарханов.
    Шулай булсын. «Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре белән алынган чөгендер уңышы мулдан булып, шикәре белән чәйләребезне татлы итсен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: