Якты юл
  • Рус Тат
  • “Ирек”тә иген уңышын гына түгел, авыл тормышын да кайгырталар

    Кече авыл аерым дәүләт сыман - аның үз дөньясы, кешеләре, үзенә генә хас бер сулышы, бер-береңне туганыңдай якын итү дә бар. Нинди генә эш чыкса да, ярдәм кирәк булса, иң элек күршеңә керәсең. Бер яисә ике генә урамнан торган кечкенә авылларда исә һәр авылдаш синең күршең дигән сүз. Ян күршеләр,...

    Җыйнак кына Сәет авылында урнашкан әлеге хуҗалыкның урактагы уңышлары турында язарга иде исәп. Иген басуларында эшли беләләр алар. Һәр ел саен үстергән кукурузлары белән дан тоткан "Ирек" хуҗалыгының кырларында быел да иген уңышы яхшы күренә. Күрсәтер, горурланыр гамәлләре бар, кыскасы. Ләкин бу хакта бераз соңрак сөйләп узарбыз. Чөнки, Сәеткә килеп кергәч тә, андагы чисталык, төзеклек, ә иң гаҗәпләндергәне, авыл уртасындагы фонтан - тәмам телсез калдырды мине. Сүзне шуннан башлыйм әле. Мондый хозурлык кечкенәләрендә генә түгел, зур авылларда да юк.

    Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев белән телефоннан килешкәнчә, биредә мине аның өлкән улы, шул ук вакытта урынбасары Рамил Хаҗиев каршы алды.

    Ачык йөзле, күңелле әңгәмәдәш булып чыкты ул. Ике ел хуҗалыкта җитәкче урынбасары булып эшләүче егеттән, хәл-әхвәл белешкәч тә, фонтан хакында сораштым.

    - Ничек шундый күркәм эш башкарырга булдыгыз? Аның чыгымнары да булган бит инде. Анысын ничек хәл иттегез? - дип кызыксынам.

    - Әти күптәннән авылны матурлау, фонтан ясау теләге белән янып йөри иде. Менә, ниһаятъ, быел әлеге хыялны тормышка ашыру насыйп булды. Чәчү тәмамлангач та, Сабан туена 6 көн кала, фонтанның нигезен салып та куйдык. Әлбәттә, күркәм гамәлне авылдашлар да хуплады. Безнеке ише кечкенә авылларда шулай бит ул - бер-береңне якын итү, ярдәмләшеп яшәү дигән нәрсә бар. Менә аларның да ярдәме белән, күмәкләшеп, эшне башкарып чыктык. Финанс чыгымнарына килгәндә, аларның һәммәсен дә хуҗалык үз өстенә алды, - диде Рамил.

    Мин, үз чиратымда, фонтан янында утыртылган аллы-гөлле чәчәкләргә, киң итеп ясалган беседкага сокланып карап тордым. Менә бит, җитәкченең башлангычы белән, шундый матур идеяне тормышка ашырганнар! Әлбәттә, вак-төяк, эшләп бетерәсе эшләр юк түгел әле биредә: тирә-ягындагы төзекләндерү эшләрен тәмамлыйсы, фонтанны суга кушасы бар. Ләкин анысын бераз соңрак, урак тәмамлану белән эшләргә исәплиләр. "Аллаһы теләсә, август ахырларына фонтаныбыз эшли башлаячак", - дип ышандырды безне Рамил Хаҗиев.

    Фонтаннан кала, биредә агачлар утыртып, авыл халкы өчен ял итү паркы, балаларга уен мәйданчыгы төзү теләге белән дә янып йөриләр. Теләкләре булгач, әлеге ниятләре дә тормышка ашмый калмас, шәт.

    Сүз арты сүз, хуҗалык эшләре, урак темасына кереп китәбез. Сөйләшкән арада киң арпа басуына килеп җиткәнемне сизми дә калдым. Механизаторлар "Раушан" сортлы арпаның соңгы 20 гектарын суктыралар иде. "Дон -1500" комбайннарында эшләүче егетләрнең тузан күтәреп, иген кырын иңләгәннәрен күзәтеп торам. Ул арада хуҗалыкның алыштыргысыз, һәрнәрсәне үзенең биш бармагыдай белгән баш хисапчысы Фәрит Хөсәенов эш барышы белән таныштыра.

    - Басуда, ындыр табагында хезмәт куючыларның һәммәсен исәпкә алсак, уракта барлыгы 20 гә якын кеше эшли. 4 комбайныбызда тәҗрибәле егетләребез: Филарит Хисаметдинов, Илфат Гарифуллин, аталы-уллы Вафир һәм Ирек Сәхәбиевлар хезмәт куя. Алар суктырган ашлыкны "КамАЗ" шоферлары Әхнәф һәм Хәмзә Вәлиевлар амбарга ташып тора. Ындыр табагына барлыгы 10419 цетнер арпа кайтты. Арпаның уңышы белән дә канәгать калырлык - 1 гектардан уртача 32 центнер чыга, - диде Фәрит Исрафил улы.

    Ындыр табагына кайткан ашлыкны эшкәртү механикалаштырылган. Шулай да кеше хезмәтен тулысынча кире кагу мөмкин түгел, диләр биредә.

    Күптән түгел биредә яңа сортировка линиясен җибәргәннәр. Аның өчен Минзәлә районының "Хуҗамәт РМЗ"сыннан яңа "УМЗ - 30/15" чистарту машинасын кайтартканнар.

    - Быел үзебезнең техника паркын яңа "Макдон" комбайны белән тулыландырган идек. Аны беренче тапкыр сынап карадык. Люцернаны икенче тапкыр чабуда ул үзен яхшы күрсәтте, - дип сөйләп китә Рамил Хаҗиев. - Техниканы яңартырга, киңәергә тырышабыз. Ашлык саклау өчен яңа амбар төзелешенә керешкән идек әле, күз-колак булыр өчен видеокамералар да куйдык.

    "Ирек" - орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык. Бу - бодайның "экадо-109" элиталы сортын республикада игүче бердәнбер хуҗалык. Әлеге бодай сортын алар быел 250 гектарга җиткерүгә ирешкәннәр. Гомумән, биредә игеннең бары тик элиталы сортларын гына чәчәләр. Әйтик, быел кайтартылган 4 гектардагы "йолдыз" сортлы бодайның, башка сортлардан аермалы буларак, сыйфаты күпкә югары.

    - Орлыкка районыбыздан гына түгел, Татарстанның башка хуҗалыкларыннан да киләләр. Әлбәттә, безнең өчен бу - сөенечле хәл. Икътисади яктан да файдалы. Орлык сатудан кергән акчага без хуҗалыкның эшен көйлибез, техника паркын яңартабыз, хезмәт хакларын түлибез, - диде Фәрит Хөсәенов.

    Шул муллык булудандыр, аларның бер тапкыр да авыл хуҗалыгы кредиты алганнары булмаган. Үзләре җитештергәне үзләренә җитә. Алай гына да түгел, авылдашларына ярдәм итәргә, авыл тормышын көйләргә дә мөкинлек табалар.

    Теги: урак2013
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: