Якты юл
  • Рус Тат
  • Игенчеләр һәм карантин хезмәте өчен язгы мәшәкатьләр

    Район игенчеләре өчен иң җаваплы чорларның берсе - язгы кыр эшләре якынлаша. Әлеге агрочараны тиешле срокларда югары сыйфат белән башкаруның төп алшарты - чәчү әйләнешенә кертелгән мәйданнарга җитәрлек орлык әзерләү.

    Хәстәрле хуҗалар инде күптән амбарларындагы бөртекләрне яхшылап чистартып, тиешле кондициягә китереп бүгеннән басуга чыгарлык итеп әзерләп куйдылар. Ә чәчүлек материалы җитмәгән хуҗалыклар кайдан һәм ничек итеп югары сыйфатлы орлык сатып алу юлларын эзли. Бу нисбәттән катгый үтәлергә тиешле таләпләрне искә төшерү зыян итмәс. Кагыйдә буларак, авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүлек орлыкны якын-тирә регионнардан да, чит илләрдән дә кайтарталар. Чит илнеке, нигездә, Франциядән, Бельгиядән, Германиядән, Белоруссиядән кайта. Үз илебездә үстерелгән бөртекләр белән күпчелек Волгоград, Ульяновск, Оренбург, Краснодар өлкәләре һәм Башкортостан Республикасы тәэмин итә. Бу ситуациядә чәчүлек орлык белән бергә куркыныч карантинлы объектлар (карантинлы чүп үлән орлыклары, төрле авырулар һәм корткычлар) кайту куркынычы арта. Чөнки күрше регионнарның шактыенда теге яки бу карантинлы организмнар (өч яклы, әремяфраклы һәм күпьеллык амброзия, җиргә ятып үсә торган чүп үләне, алтынсыман бәрәңге нематодасы, бәрәңге көясе, чәчәкле көнбатыш трипсы, җимеш агачларын яндыра торган бактерияләр) белән бәйле фитосанитар зоналар булуы билгеле. 2012 елда Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре үткәргән фитосанитар тикшерү вакытында Франциядән, Ставрополь, Мәскәү өлкәләреннән кайтарылган кишер орлыгы пакетларында өч төсле эт җиләге үләне белән зарарланган орлыклар табылды. Барлык пакетлар да яндыру юлы белән юк ителде. Карантинлы үсемлекләр өлкәсенә кагылышлы Россия Федерациясе законнары нигезендә оешмалар, шәхси эшмәкәрләр һәм гражданнар карантинлы материалларны җитештерү, әзерләү, алып кайту, саклау, эшкәртү, куллану һәм реализацияләүдә үсемлекләрнең карантинын тәэмин итүгә бәйле кагыйдәләр һәм нормаларны катгый үтәргә тиешләр. "Үсемлекләр карантины турында"гы Федераль Закон нигезендә карантинлы фитосанитар зоналардан кайткан чәчүлек материалларының һәркайсының карантин сертификаты булырга тиеш. Бер үк вакытта карантинлы чәчүлек материал кайту турында дәүләт күзәтчелек органына хәбәр итү, фитосанитар контрольне тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыру, зарарлану факты турында кичекмәстән дәүләт күзәтчелеге органнарына хәбәр итү зарур. Әлеге законны үтәмәгән өчен "Административ хокук бозулар турында"гы Россия Федерациясе Кодексы тарафыннан административ җаваплылык каралган. Теге яки бу регионнан кайтарылган орлыклык материалга тиз арада фитосанитар контроль үткәрү, иң беренче чиратта, игенчеләрнең үзләренә кирәк. Чөнки чәчүлек җирләр зарарланган очракта, закон нигезендә чүп үләннәр, авырулар һәм корткычларга каршы көрәшкә чыгымнарны алар үзләре тотарга тиеш була. Әйтик, амброзия чыганаклары туфракта 40 елга кадәр сакланырга мөмкин. Әлеге чүп үләненнән арыну өчен бик күп вакыт, көч һәм акча сарыф итәргә туры киләчәк. Шуңа күрә әлеге чүп үләне орлыгын чәчүлек җиренә кертмәс өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышырга кирәк.

    Хәер, каяндыр кайтарылган орлыкка үз вакытында фитосанитар контроль үткәргән очракта да чәчлек җиренә карантинлы объектлар эләгү, таралу куркынычын булдырмый калырга була дип ышандырып әйтеп булмый. Зарарлану чыганагын тиз арада ачыклау өчен вегетация сезоны башлану белән карантиндагы объектларга фитосанитар тикшерү үткәрергә кирәк.

    Алда әйтелгән закон һәм РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының "Карантинлы фитосанитар тикшерүләрне үткәрү кагыйдәләрен раслау турында"гы 160нчы боерыгы нигезендә җир биләүчеләр, җирдән файдаланучылар системалы рәвештә фитосанитар тикшерүләр алып барырга тиешләр. Иң беренче чиратта, түбәндәге объектларны тикшерү зарур:

    - карантинлы объектлар таралган регионнардан яки чит илләрдән кайтарылган орлыклар, бәрәңге орлыгы һәм чәчүлек орлык урнаштырылган авыл хуҗалыгы җирләре һәм үсентеләр;

    - орлыкчылык хуҗалыклары, питомниклар, дәүләт сортлары чәчелгән участоклар;

    - авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү, саклау һәм куллану белән шөгыльләнүче предприятиеләр территорияләре һәм складлар;

    - карантинлы фитосанитар зоналар ачыкланган территорияләр.

    Үсемлекләр карантины өлкәсендә хокук бозулар булмасын өчен җир хуҗалары һәм җирдән файдаланучылар түбәндәге шартларны үтәргә тиеш:

    а) системалы тикшерүләр үткәрү өчен җаваплы затны билгеләү турында карар кабул итү;

    б) тикшерүләрне башкару планын төзү;

    в) карантиндагы объектларны тикшерү һәм аның нәтиҗәләре буенча тиешле документлар тутыру.

    Карантинлы объектлар ачыклану белән, әлеге чыганакларны юк итү буенча тиешле чаралар күрү өчен тиз арада Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенә хәбәр итәргә кирәк. Тагын шул хакта искәртәсе килә: территорияләрендә карантинлы фитосанитар зоналар булган җир хуҗалары һәм җирдән файдаланучылар алдан расланган план нигезендә карантинлы объект чыганакларын юк итү чараларын күрергә тиешләр.Кызыксындырган сораулар белән фитосанитар күзәтү, бөртек һәм орлыкка контроль бүлегенә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (т/ф 277-69-26; E-mail: karantin.rt@mail.ru.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: