Якты юл
  • Рус Тат
  • Гаилә фермаларына икеләтә күләмдә дәүләт ярдәме биреләчәк

    Көн саен гаилә фермалары оештыруны сорап, бүлмәмә дистәләрчә кеше килә. Карыйсың, сөйләшәсең, араларында бу җаваплы эшкә җиң сызганып алынырдайлары бар. Алар элек-электән үз хуҗалыкларында мал асраганнар, сыер тотканнар, эш тәртибен яхшы беләләр.

    Хөкүмәтебез ярдәменә таянып, хуҗалыкларын тагын да киңәйтергә, мал абзарлары корып, күпләп сыер асрарга һәм сөт, ит җитештерергә исәпләре. Мондый тәвәккәл кешеләрне фермерлык хисабына алабыз, эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышабыз. Узган елның май аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның "Гаилә фермаларын үстерү" программасының үтәлешенә багышланган киңәшмәдән соң, эш тагын да җанлана төште. Сарманда республика семинар-киңәшмәсендә гаилә фермалары эшчәнлеге тирәнтен өйрәнелеп, эшкә анализ ясалды, ай саен селектор киңәшмәләре үткәрелә башлады. Нигездә, гаилә фермалары өч юнәлеш буенча эшли. Белгәнебезчә, 2010 елда кабул ителгән программа буенча 24 баш сыердан ким булмаган мал асраучыга һәм сөт җитештерүчегә 1 млн сум күләмендә субсидия бирү каралган иде. Шул ук вакытта 30 баштан ким булмаган мөгезле эре терлек симертеп сатучы фермерларга ярдәм йөзеннән 500 мең сум, шул ук суммадагы ярдәм 10 баш ана дуңгыз, кимендә 50 баш сарык һәм кәҗә асраучы хуҗалыкларга да ярдәм буларак бирелә. Аның төп таләбе - фермаларда малларның баш санын киметмәү терлекчелек продукциясен күпләп җитештерү, эш урыннары булдыру. Гаилә фермаларын үстерү программасы яңа юнәлешләр белән өстәлеп яңартыла. Быел ел башыннан кошчылык белән шөгыльләнүче гаилә фермалары өстәлде. Аларда субсидия алу өчен 4 мең баштан ким булмаган бройлер, 1 мең баш каз, 30 страус, 2 мең күркә асрау таләп ителә. Моннан тыш, балык үрчетүчеләр теләге дә исәпкә алына. Елына 2 мең тонна балык җитештерүче гаилә фермасына 500 мең сумга кадәр субсидия бирү карала. Ат асраучылар да читтә калмый, әгәр аранында 30 баш тота икән, андый гаиләгә ярдәм йөзеннән 500 мең сум акча бирелә. Ә 50дән ким булмаган умарта гаиләсе тотучылар 200 мең сум ярдәмгә исәп тота алалар.

    Шушы көннәрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан "Гаилә фермаларын үстерү программасы" нигезендә 2012-2014 елларга яхшы үсеш алган гаилә фермаларына икеләтә күләмдә дәүләт ярдәме булачагы турында һәм программада катнашучыларны конкурс тәртибендә сайлап алу турында хат алынды.

    Шунысы сөенечле, районыбыз кешеләре гаилә фермалары төзүгә теләп алыналар. Бүгенге көнгә 47 гаилә башлыгы терлекчелек фермалары төзүгә, үстерүгә зур теләк белән эшкә тотынды. Шуларның 11е - сөтчелек, 9ы - мөгезле эре терлек симертү, 3се - сарык һәм кәҗә асрау, 2се - бройлер тавыклары һәм күркә үрчетү, 14е - умартачылык, 2се - атчылык, 1се балыкчылык белән шөгыльләнәчәк. Киләчәктә аларның гаилә составын, эшләү мөмкинлеген, каралты-курасын, техникасын исәпкә алып, конкурслар уздырылачак. Сайлап алынганнарга гаилә фермеры статусы бирелә. Бүгенге көндә районда 8 фермер хуҗалыгы яхшы гына эшләп китте. Шундыйлардан Түбән Суыксудан Мөнәвир Шәйхетдинов хуҗалыгын күрсәтер идем. Ул гаиләсе белән 15 сыер, 45 мөгезле эре терлек, 100 баш дуңгыз, 100дән артык сарык, 12 ат асрый. Быелның 10 аенда 105 тонна сыер ите, 14 тонна дуңгыз ите, 1,5 тонна сарык ите җитештереп саткан. Бу исә гаилә фермасының зур мөмкинлекләре турында сөйли. Таулар авылы фермеры Әсхәр Хәсәнов хуҗалыгында 17 баш сыер, 12 мөгезле терлек, 2 ат тота. 10 айда 115 тонна сөт, 3 тонна сыер ите җитештереп саткан. Фермерлар Анатолий Касакин, Ринат Ханов, Наил Фәррахов, Равил Төхбәтуллин, Виктор Бобышевларның уңышлары гаилә фермаларының киләчәге турында сөйли. Бүген районыбыздан тагын 3 гаилә документларын хәстәрләп, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагына тапшырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: