Якты юл
  • Рус Тат
  • Фермер Миңнеханов сугарулы мәйданнарда гектарыннан 45 центнер уңыш ала

    Фермер Минталип Миңнеханов районда беренчеләрдән булып уракны тәмамлады. 300 гектарда игелгән бодай һәм арыштан тулаем 900 тонна бөртек җыеп алган. Уракны аяз көннәрдә тәмамлап, дәүләткә 700 тонна сыйфатлы ашлык тапшырды. Корылык ел өчен уңышы бик яхшы. Хуҗалыгы буенча уртача гектарыннан 30 центнер тәшкил итә. Сугарулы мәйданнар гектарыннан 45 центнер уңыш...

    Фермер Минталип Миңнеханов районда беренчеләрдән булып уракны тәмамлады. 300 гектарда игелгән бодай һәм арыштан тулаем 900 тонна бөртек җыеп алган. Уракны аяз көннәрдә тәмамлап, дәүләткә 700 тонна сыйфатлы ашлык тапшырды. Корылык ел өчен уңышы бик яхшы. Хуҗалыгы буенча уртача гектарыннан 30 центнер тәшкил итә. Сугарулы мәйданнар гектарыннан 45 центнер уңыш биргән. Шунысын да әйтергә кирәк, ул бу юлы да урып-җыюда үзе комбайнда эшләде. Миңнеханов фермер хуҗалыгында бәрәңге өстен чабуга керештеләр, тиздән яңа уңышны ала башлаячаклар. Бу басулардан да яхшы уңыш көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: