Якты юл
  • Рус Тат
  • Фермер булу җиңелме?

    Районыбызда үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүче иллегә якын фермер исәпләнә. Аннан кала үзләренең крестьян-фермер хуҗалыкларын ачарга исәп тотучылар да бар. Нәкъ шундый тәвәккәлләр өчен бу атнада Казанда "Фермер мәктәбе" проекты старт алды. Алты сәгатьлек 12 дәрес дәвамында яшь фермерларга эшне оештыру тәртибе турында сөйләп, көнүзәк мәсьләләр буенча консультацияләр уздырачаклар. Уңышлы эшләүче...

    Татарстан совхозы поселогыннан Айдар Әхмәтгалиев, Мусабай-Завод авылыннан Рәзилә Бикмөхәммәтова, Иске Дөрештән Сөббух Шиһапов - терлекчелек белән ныклап торып шөгыльләнүчеләр. Аларның өчесе дә быел грантка ия булды. Һәркайсының уңышка ирешү серләре, үз юлы бар.
    Сүзне без иң элек Айдар Әхмәтгалиевтан башларбыз.

    Малны ничек яхшырак карасаң, шуның кадәр табыш алырсың

    - Егерме ике баш мөгезле эре терлек асрыйм. Бу - герефорд һәм семментальская ит токымлы үгезләр, - дип, биләмәләрен күрсәтергә кереште Айдар Әхмәтгалиев. - Узган ел аена 1 үгез суя идек, шул рәвешле 8000 тонна ит җитештердек. Быел исә аена ике үгез суя башладык. Киләчәктә атна саен берәр баш малны сугымга тоту ниятебез дә бар. Зур акча артыннан кумыйм. Минем өчен әлеге эшем, кәсеп итү белән бергә, мавыктыргыч, күңелгә ятышлы шөгыль дә әле, - диде ул.
    Моның шулай икәненә мал сараена кергәч тә инанасың. Хуҗа кеше дәү гәүдәле, симез үгезләрен назлап кына муеннарыннан коча, сыйпап, сөйләшеп куя. Шома, көдрәләнеп торган сыртлы малкайлар да фермерга ныграк елыша. Тирә-якта чиста, коры, хайваннарга тиешле шартларның һәммәсе тудырылган. Сарай янында гына 50 башка исәпләнгән бина төзүгә дә керешкән.
    - Быел терлек фермасын төзү өчен грант оттым. Аның акчасын алу белән, озакка сузмый, эшкә алындык. Хәзер менә фундамент салып ятабыз, - диде ул.
    Бу эшендә фермерга ике эшче ярдәм итә. Тракторы бар. "Вайдеманн" маркалы 2 миллион 300 мең сумлык пресс-төягечне Айдар Хәсән улы 5 елга кредитка алган. Кредит алганда кыенлыклар да килеп чыккан. Шулай да теләге булган кеше, каршылыкларны үтеп, үз дигәненә ирешә ала. Әлеге трактор белән ул печәнне дә эскерткә өя ала, җир дә казый, мал суйганда да кирәге чыга икән.
    Терлекчелек белән шөгыльләнү җиңел, чыгымсыз эш түгел. Малларны азык белән тәэмин итеп тору да фермерларга авырга төшә. Ашлык, печән кыйммәт. Шулай булса да, Айдар Әхмәтгалиев 200гә якын рулон печән әзерләп, аны, яхшы саклансын өчен, брезент белән каплап куйган. Ике пай җире алып, "Алмаз" хуҗалыгы ярдәме белән 30 гектар җиргә быел люцерна чәчкәннәр.
    Итне сатуга килгәндә, фермер Әхмәтгалиевта андый проблема юк. Аның инде үзенең клиентлары бар. Һәммәсе - шәһәр һәм район халкы. Сатып алучыларга махсус кенәгә дә ачканнар хәтта. Анда суеласы терлек итен сатып алучыларның чираты теркәлә. Бер баш малдан алар якынча 300 килограмм ит алалар.
    - Бозауларны тиешенчә ашатырга тырышабыз. Рационнарында - арпа, солы, люцерна, печән һәм башка кирәкле матдәләр. Кеше хәзер энәсеннән җебенә кадәр тикшереп-белеп тора. Итне дә белеп ала, - дип сүзен дәвам итте Айдар Хәсән улы. - Сатып алучыларыбызның кайберләре малны суйганчы, килеп, аның нинди шартларда асравыбызны, нәрсәләр ашатуыбызны карап китәләр. Без исә көчебезне кызганмыйбыз. Тиешенчә карап, ашатып кына торабыз. Малны никадәр яхшы тәрбияләсәң, керемне дә шулкадәр аласың, - диде ул.

    Мал башын арттыруның файдасы зур

    Мусабай-Завод авылында яшәүче фермер Рәзилә Бикмөхәммәтовага хуҗалык йөгәнен нык тотарга тормыш иптәше Фирдәвес ярдәм итә. 2010 елдан бирле эшләп килгән крестьян-фермер хуҗалыклары белән дә Фирдәвес Таҗи улы үзе таныштырды.
    - Хуҗалыкта 30 баш үгезебез бар. һәммәсе дә ит токымлы. Түшкәләрне "Чаллы ите"нә тапшырабыз. Соңгы арада атнасына икешәр баш малны суеп җибәрдек. Халыктан ит алырга килүчеләр әллә ни күп түгел, - дип сөйләде Фирдәвес Бикмөхәммәтов.
    Мөгезле эре терлектән кала, фермерларның 153 гектар җирләре дә бар. Анда алар быел бодай, арпа чәчкәннәр. Мал азыгын да кышлыкка җитәрлек әзерләп куйганнар.
    - 140 тонналап печән, салам һәм 100 тонна фураж артыгы белән җитә, - диләр хуҗалар. Малны ашату, башка яктан да кыенлыклар кичермиләр Бикмөхәммәтовлар.
    Хәзерге вакытта исә алар грант буенча үгезләр алып, малларын ишәйтүгә исәп тоталар.
    - Бер 30-35ләп баш үгез алсак, яхшы булыр иде. Малны күбрәк асрау керемне күбрәк бирә, - дип уртаклашты Фирдәвес Таҗи улы.

    "Җитештергән продукцияне сату авыр, чөнки читтән китерелгәне шактый һәм очсыз..."

    Сөббух Шиһапов - ярыйсы гына тәҗрибә туплаган фермер. Аның крестьян-фермер хуҗалыгы 2006 елда оешкан. Терлекчелек белән беррәттән, Сөббух Мәснәви улы үз карамагындагы 150 гектар җиргә арпа, бодай кебек бөртеклеләр чәчү белән дә шөгыльләнә. Печәнне дә үзе әзерли. Шулай итеп, малларын ел дәвамында азык белән тәэмин итү юлын карый.
    - Мин печәнне, фуражны сатып алмыйм. Барысын да үзем үстерәм, җыям, - дип сөйләп китте фермер. - Моның өчен минем бөтен техникам да бар. Комбайннар, тракторлар, культиваторлар, чәчкечләр - һәммәсе дә төзек, эшкә әзер тора, Фермадагы малга ел саен җитәрлек азык әзерли алам. 5әр центнерлы төргәкләргә салынган 75 тонна печән, 50 тонна салам, җитәрлек күләмдә ашлык бар, - диде ул.
    Сөббух Шиһапов, Октябрь-Бүләк авылында яшәсә дә, бар көнен Иске Дөрештә үткәрә. Чөнки аның маллары шушы авылда урнашкан, үз көче белән төзекләндерелгән фермада асрала. Барлыгы 50-60 баш үгезе бар. Күптән түгел ул да грантка ия булган. Аның акчасына ул яңа техника, терлек азыгы сатып ала алачак. Ләкин фермерны бүгенге көндә җитештерелгән итне сату мәсьәләсе борчый.
    - Көзге ярминкәләр башлану белән, мин үз продукциям белән шунда чыгам. Ләкин ярминкәдә еш кына бушка басып торырга туры килә. Сату начар бара, чөнки арадашчы сатучылар чит өлкәләрдән китертелгән итне очсыз бәядән сата, - дип борчылуын белдерә фермер.
    Ә башка вакытта Сөббух Мәснәви улы итне шәхси затларга сатып җибәрә. Аның үзенең даими сатып алучылары бар, шөкер. "Татарстан" совхозы поселогы фермеры Айдар Әхмәтгалиевныкы сыман ук, аның продукциясенә дә алдан язылып, чират торучылар шактый. Сөббух Мәснәви улының сүзләренә караганда, 10-15 үгезнең итен сатып алучылар бар инде. Ел саен, көннәр суыткач, ноябрьдән мартка кадәр фермер сугым белән шөгыльләнә. Шулай да малның байтагы яңа елга кадәр кими. Бу вакытта бәйрәм өстәленә дип итне күпләп алалар. Сугымга киткән мал урынына ул 2-2,5 центнерлык яшь бозаулар алып кайта.
    - Быел икмәк сатып та яшәргә була, - дип өстәп куя сөйләшкән арада Сөббух Шиһапов. - Корылык аркасында икмәкнең бәясе күтәрелгәч, бөртеклеләр белән сату итүнең файдасы бар, - ди ул. Чыннан да, икмәкнең килограммы узган ел 3 сумнан киткән, быел аның бәясе - 9-10 сум тирәсе.
    Хуҗалыгында Сөббух Шиһапов үзе эшли. Шәһәрдә көн итүче уллары кайтып ярдәм итәргә тырышалар.

    Фермерлар - авылның тоткасы

    Язмабыз башында районда крестьян-фермер хуҗалыкларын оештырып җибәрергә теләүчеләр бар дигән идек. Артур Юнысов белән Ирек Хуҗиәхмәтов шундыйлардан. Алар икесе дә үзләренең крестьян-фермер хуҗалыкларын яңа гына теркәп, терлек асрау өчен бирелүче грантка ия булганнар. Бу атнаның дүшәмбесендә мәркәзебез Казанда аларга шул грантны тантаналы рәвештә тапшырдылар. "Татарстан" совхозы поселогында яшәүче Артур Юнысов 70 баш ат асрарга ниятли икән. Сәмәкәйдән Ирек Хуҗиәхмәтов исә мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнәчәк.
    Бу егетләргә Сөббух Шиһапов кебек фермерларның тәҗрибәсеннән чыгып эш итү бик файдалы булыр иде. Күп еллар ветеринария тармагында, районның ит җитештерү предприятиеләрендә хезмәт итеп, малны биш бармагыдай белгән Айдар Әхмәтгалиев һәм авыл хуҗалыгына бөтен күңеле белән береккән Рәзилә Бикмөхәммәтова кебек фермерларның эше дә - уңай үрнәк.
    Фермерлык белән шөгыльләнүчеләр - районның тоткасы дисәм, ялгыш булмас. Таркалып, бушап калган авыл фермаларын төзекләндереп, яңаларын төзеп, терлек асраучы фермерлар гади эшмәкәрләр генә түгел, авыл тормышына яңа сулыш, эш бирүчеләр дә әле.
    Әлбәттә, фермер булу, үз хуҗалыгыңны тоту - авыр, тынгысыз һәм чыгымлы хезмәт. Шулай да, тырышып, күптөрле авырлыкларны хәл итә-итә эшләүчеләргә сокланмый мөмкин түгел. Крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештергән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен авыл, район халкы гына түгел, шәһәрдә яшәүчеләр дә яратып, көтеп алалар. Фермерларның ярдәме белән авыл хуҗалыгы тармагы үсеп китәр, ныгыр дияргә нигез бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: