Якты юл
  • Рус Тат
  • Фермер Анатолий Касакинда мал башы арта тора, терлек азыгын күбрәк әзерләргә кирәк

    «Касакин» КФХнда безне чәршәмбе көнне идарәче Зөфәр Галиәкбәров каршы алырга тиеш иде. - Үзем урында түгел бит әле, сеңлем. Зөфәр абыең барысын да сөйләп, басуга алып чыгар. Егетләребез бар куәткә печән җыя анда, - диде Анатолий Александрович телефоннан.

    Шулай да Җәйләүгә барып җитеп, фермер биләмәләренә килеп туктагач, Зөфәр Галиәкбәров белән хуҗа кеше безне үзе каршы ала. Кырыкмаган-кырык эшен читкә куеп, Анатолий Касакин терлек азыгы әзерләү эшенең барышы белән үзе таныштырырга булган.
    - Быел 260 тонна печән әзерләячәкбез. Ел саен 5әр мең тонна силос әзерли идек, бу җәйдә дә чокырга шул чама салып куярга ниятлибез. Аннары 1200 тонна азык сыешлы икенче бер чокырга сенажын да урнаштырачакбыз, - ди ул машинада басуга барганда. - 176 гектарда - катнаш азык , 48 гектарда - суданка үләне, 79 гектарда - люцерна катыш клеверыбыз бар. Люцерна белән клеверны дүрт көн элек чабып, аны җыю белән мәшгульбез. Печәндә биш кеше эшли.
    Шулай да 79 гектарлы шул басуга барып җиткәнче фермер юлның ике ягында матур булып утыручы, бер генә чүбе булмаган арпа, катнашазык үләне үскән кырларны күрсәтә. Азык үләне үскәнендә тукталып, ул безгә биредә терлек өчен яшел масса чабучы, тырыш эшчеләренең берсе - Сергей Федотов турында сөйләп ала.
    - Сергей хуҗалыктагы төп механизаторларның берсе. Ул терлекчелек тармагына беркетелеп, фермага кагылышлы эшләрне башкара: көненә өч тапкыр малларга үлән чабып алып кайта, азык тараткычта эшли. Кыскасы, үз эшен җиренә җиткереп, белеп, тырышып башкара, - ди фермер.
    Сергей Петровичка аның улы, быел җиденче сыйныфны тәмамлаган Петр да ярдәм итә.
    Аннары Анатолий Касакин һәм Зөфәр Галиәкбәров белән печән җыючылар янына китәбез. Килеп туктагач та, иң беренче булып, иң яшь механизаторларның берсе Григорий Яковлевны очратабыз. Ул пресс белән печәнне кысып, рулоннарга төрә. Крестьян-фермер хуҗалыгында 2002нче елдан бирле эшли.
    - Мин тумышым белән шушы Җәйләү авылы егете. Авыл җирендә эшләүче белгеч буларак, субсидия алып, туган авылымда яңа йорт салдык. Эшемнән дә канәгать. Аена 30 меңгә якын хезмәт хакы алам, эш шартларыннан зарланмыйм, - ди Григорий.
    Утыз биш яшьлек бу белгечнең гаиләсе дә ишле. Борды авылының балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче җәмәгате Ирина белән алар өч бала: бер малай, ике кыз үстерәләр.
    «КамАЗ» машинасында печән ташучы пенсионер Николай Мансуров турында да Анатолий Александрович яратып сөйли.
    - Пенсиядә булса да, ул безгә бик нык ярдәм итә. Техникасын иярләп чәчүдә дә, печән ташуда да, башка эштә дә җиң сызганып эшли. Мондый кешеләр күбрәк булсын иде, - дип куя ул, елмаеп.
    Трактор белән печәнне машинага төяүче Николай Иванов та тырыш механизаторларның берсе. Ул Григорий Яковлев кебек үк биредә 2002 елдан - хуҗалыкның оешкан чорыннан ук эшли. Чәчүдә, кырда бетмәс-төкәнмәс бар эшне ул тел-теш тидерми башкара. Аның тормыш иптәше Татьяна да фермер хуҗалыгында сыер савучы булып эшли.
    Сүз арасында, быелгы печәннең сыйфаты турында да сөйләшеп алабыз. Һәммәсе дә быелгы язның, җәйнең әйбәт килүен билгели:
    - Бу җәйдә печән әйбәт. Үзе куе, үзе яшел булып кояшта кибә. Әйбәт печән, әйбәт! - диләр алар.
    Аннары һәркайсы бүленгән эшенә ашыгып тракторларына, машиналарына утырып, басу киңлекләрен иңли башлый. Без исә аларга уңышлар, ару-талуны белми эшләүләрен теләп кайтыр юлга чыгабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: