Якты юл
  • Рус Тат
  • Фермаларның төзек булмавы – хуҗалыкның таркалуына беренче адым

    Сишәмбе көнне «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә узган семинар авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкчеләр өчен файдалы булды. Кышкы чорда терлекне ашату, асрау шартларына багышланган әлеге семинар-киңәшмәдә көндәлек эшләрдән кала, көнүзәк мәсьәләләргә дә игътибар бирелде.

    Семинарның «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә үтүе очраклы булмады. Мөсәнниф Ханов җитәкләгән әлеге хуҗалык үрнәгендә авыр шартларда да уңышлы эшләргә, терлекчелек тармагын үстерергә мөмкин булуын башкаларга күрсәтү нияте дә бар иде монда.
    Семинарда катнашучылар район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә иң элек хуҗалыкның Түбән Суыксу авылы бүлекчәсендәге «Доза Агро» комплексында катнашазык әзерләү складына юл тоттылар.
    - Рационны төзергә өйрәнергә кирәк. Азыкта тиешле, кирәкле микъдарда файдалы матдәләр, витаминнар булырга тиеш. Сөт, ит кебек авыл хуҗалыгы продукциясен мул итеп алу өчен, беренче эш итеп рационның составын кайгырту мөһим, - дип сүз башлады район ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделманов. - «Чаллы Бройлер», «Кама Бекон» предприятиеләренең югары продуктивлылыгы да нәкъ менә ашатуга, дөресрәге, мал азыгында булган компонентларга бәйле. Алар кошларны һәм дуңгызларны составында 25кә якын компонент: витаминнар, микроэлементлар кертелгән азык биреп үстерәләр. Калган хуҗалыкларда исә компонетлар күп дигәндә биш-алты гына, - диде ул.
    Районның ветеринария табибы, токсиколог Раушания Тимашева да терлек азыгында дефицит матдәләр турында сөйләп узды. Әйтик, азыкта каротин җитеп бетмәү мөгезле эре терлекнең, туасы яшь бозауларның сәламәтлегенә, ныклыгына тискәре йогынты ясый. Аннан кала, рацион составында шикәр аз булуы да продуктлылыкны киметүгә китерә.
    Мөгезле эре терлектән продукция алу мәсьәләләренә дә тукталдылар.
    - Бүгенге көндә сөтнең үзкыйммәте - 18 сум 50 тиен. Без сөтнең литрын 23 сумнан тапшырабыз, - диде Мөсәнниф Ханов. - Рентабельлеккә килгәндә, бу айда безнең хуҗалыкта ул минус 3 процент. Механикалаштырылган биш комплексыбыз бар. Сөт сату белән якынча аена 7 млн 200 мең сум күләмендә керем алабыз. Әлеге акча хуҗалыкны алып барырга, үз көнебезне үзебез күрергә җитә. Ләкин булган бурычларыбызны капларга калмый, - диде ул.
    Мөсәнниф Мөсәвир улы кадрлар мәсьәләсен дә күтәрде. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләрлек белгечләрнең җитмәве, предприятиегә якын чит илләрдән эшчеләр ялларга мәҗбүр булуы турында да сөйләп китте. Район башлыгы Васил Хаҗиев та аның фикере белән килешеп: «Безгә югары белемле авыл хуҗалыгы белгечләреннән кала, техникумда укыган, үз эшен төгәл белүче, чыннан да авылда эшләрдәй егетләр-кызлар кирәк»,- диде.
    «Тукай азык-төлек корпорациясе»нең Югары Суыксу бүлекчәсендә делегация янгыннан соң төзекләндерелүче сыерлар, яшь бозаулар тотылучы ферманы карап чыкты. Без килгәндә, хуҗалык эшчеләреннән тупланган бригада аның түбәсен махсус җылылык саклаучы материаллар түшәп, калай белән яба иде. Әлеге төзекләндерү эшләре якынча 10 көндә тәмамланыр дип көтелә.
    Семинарда катнашучылар яшь бозаулар асрала торган бинада да булдылар. Биредә алар махсус бүлекләрдә тотыла. Чиста, коры ятмаларда асралучы бозауларга күз төшергәннән соң, Васил Хаҗиев хуҗалык җитәкчесе Мөсәнниф Хановка уңай фикерләрен әйтте. «Ярыш» һәм башка кайбер хуҗалыкларда да яшь бозауларны асрау өчен шундый бүлекләр булдырырга кирәк дигән тәкъдим-теләген җиткерде.
    Югары Суыксудан соң, семинарда катнашучылар хуҗалыкның «Куады» бүлекчәсенә юнәлде. Биредә алар терлекне карау, ашату технологияләре белән танышып чыкты. Анда савым сыерларында мастит авыруын ачыклау, аны дәвалауга аерым игътибар бирелде. Районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделманов сүзләренчә, мастит белән авыручы савым сыерларны вакытында дәвалаганда, ул продукция алуны арттырачак кына.
    Район хуҗалыклары арасында мастит белән зарарланган терлекнең шактые «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә икән. Савым сыерларының 30 процентында бар ул. Хуҗалыкта аларны дәвалау чараларын күрәләр. Авыру малны аерым кеше билгеләп, составында 28 үлән булган «Виватон» препараты белән дәвалыйлар. Биредә бу эшне ветеринария табибы Әдилә Сакаева башкара. Ул семинарга килүчеләргә савым сыерларда маститны ничек ачыклау, дәвалау тәртибе белән таныштырып, эш үрнәген гамәлдә күрсәтте.
    - Маститның нинди дәрәҗәдә булуына карап, дәвалау өч-биш көн дә, катлаулы очракларда 15 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Маститы булган сыерларны без махсус кенәгәгә кертәбез, авыруның нинди дәрәҗәдә булуы турында, дәвалау нәтиҗәләрен теркәп куябыз. Мал терелеп бетмәсә яисә савыгуына шик туса, дәвалауны дәвам итәбез, - дип сөйләде Әдилә ханым.
    Башка хуҗалыкларда да маститлы сыерлар аз түгел. Әйтик, шундый савым сыерлары «Ярыш»та якынча 20 процент, «Камский» хуҗалыгында 18 процент икән. Яңа елдан БСОның продукция сыйфатына булган таләпләр турындагы яңа регламенты гамәлгә керсә, районда сөт җитештерү белән шөгыльләнүче 11 хуҗалыктан нибары 4 хуҗалык кына сөт сатуга рөхсәт алырга мөмкин. Авыру маллардан алынган продукцияне яңа регламент буенча сатуга кертмәячәкләр.
    Семинарның чираттагы «Терлекчелек комплексларының кышка әзерлеге» турындагы өлеше исә хуҗалыкның «Борды» бүлекчәсендә узды. Биредә 300 баш малга исәпләнгән, «Тукай азык-төлек корпорациясе» хуҗалыгының үз көче белән реконструкцияләнгән терлек фермасын тел шартлатып карарлык иде. Әле җәй башында гына әлеге ферма бик аянычлы хәлдә булган.
    - Ферманың бүгенге хәле белән элеккеге торышын чагыштырсаң, шаккатарлык. Җәен генә бу ферма катлам-катлам тирестән генә тора иде. Менә бит ничек тырышып эшне башкарып чыкканнар, - дип сөнечен яшермәде Васил Хаҗиев. - Читтән беркемне дә ялламадылар. Үз егетләреннән бригада җыеп, акча табып эшкә алынганнар иде. Сынатмадылар. Башкаларга да шулай эшләргә кирәк. Әгәр дә терлекчелек комплекслары, фермалар таушалган хәлдә икән һәм төзекләндерелмичә торса, хуҗалык үзе дә әкренләп таркалуга таба бара. Шуны истән чыгармагыз, - диде ул.
    Чыннан да, ферманы бик яхшылап яңартканнар. Әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен күпме матди чыгымнар булганын семинарда турыдан-туры әйтмәсәләр дә, күп кул көче, җитәрлек акча кертелгәне күренеп тора. Ферманың үзенчәлеге: биредә суны җылытып торучы махсус җайланма урнаштырып куйганнар. Районда ул бердәнбер генә әле. Мондый җайланманы хуҗалыктагылар Актаныш районы фермаларында күреп, үзләренә дә куярга булганнар. Беренче декабрьдән төзекләндерелгән коплекста асралачак маллар хәзер җылы су эчә алачак. Моннан кала, эшчеләр турында да онытмаганнар. Җылы ял итү урыннары, чишенү бүлмәләрен төзекләндереп, тәртипкә китергәннәр.
    Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта да төзелеш эшләре бара икән. Анда яңа терлекчелек комплексы төзелеп ята. Декабрь аенда узачак семинар да әлеге хуҗалыкта үтәр, ахрысы. Бу хакта район башлыгы Васил Хаҗиев әйтте. Семинар ахырында исә ул фермаларны төзекләндерүгә басым ясады: эштән курыкмаска, матди авырлыклардан чыгу юлларын күрә белергә, тырышырга кирәк диде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: