Якты юл
  • Рус Тат
  • Эшлекле семинар

    16 майда районда авыл халкының эшлеклелек сыйфатларын күтәрү буенча республика семинары узачак.

    Анда Кама төбәге район һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырулы. Мәртәбәле кунаклар арасында ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әкъзам Гобәйдуллин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гариповның килүе көтелә. Семинарда катнашучылар «Миңнехуҗин», «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыклары  эшчәнлеге белән танышачак. Шулай ук дәүләт программалары кысаларында төзелгән берничә социаль объектны караячак. Бу көнне Иске Җирекле авылында ял паркы ачу планлаштырыла. Анда районкүләм гармунчылар фестивале үтәчәк. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: