Якты юл
  • Рус Тат
  • Эш тукталып тормый

    Бүгенге көндә район басуларында иген культуралары корткыч бөҗәкләргә каршы 53,8 мең гектарда, чүп үләннәренә каршы 70,6 мең гектарда, авыруларга каршы 48,3 мең гектарда эшкәртелгән. 50 мең гектар җирдә яфрактан тукландыру уздырылган. Барлык эшкәртелгән мәйдан 222,7 мең гектарны тәшкил итә. Бу пландагы участокларның 65 проценты дигән сүз. 

    Урып-җыю башланганчы хуҗалыклар терлек азыгы запасын җитәрлек туплап куярга тырыша. Бүген аграрийлар берьеллык үләннәрне чаба. Күпьеллык үләннәрнең икенче каты яхшы гына үсә. Пәнҗешәмбе иртәнгә район буенча 12,1 мең тонна печән, 29,3 мең тонна сенаж, 73 тонна яфраказык әзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 11,1 центнер азык берәмлеге дигән сүз. 
    Уракка көзге арыш һәм бодайдан тотыначаклар. Ләкин төннең салкын булуы сәбәпле, әлегә бу культураларның өлгереше бераз соңга кала. 
    Терлекчелек тармагына килгәндә, бүгенге көндә район тәүлегенә 90 тонна сөт сава. Бу бер сыерга 17,8 килограмм дигән сүз. Саннар узган елның шушы чорына караганда югарырак. Былтыр гомуми күрсәткеч 84,7 тонна, бер сыерга исә 16,7 килограмм булган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белдерүләренчә, арту барлык шартлары булган заманча саву заллары төзелүгә һәм чит илдән югары продуктлы савым сыерлар алып кайтуга бәйле. Узган ел «Ирек» һәм «Тукай азык-төлек корпорациясе» барысы 260 баш мал алып кайтса, быел Миңнехуҗин КФХ 126 баш терлек кайтарды. Саву залы узган ел районда икәү төзелгән иде, быел тагын шундый өч объектта эш бара. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: