Эрик Сәхәбиев 378 гектарны берүзе тырмалады
Соңгы көннәрдәге яңгырлар язгы кыр эшләрен беразга тоткарласа да, игенчеләрнең күңеле күтәренке. 20 елдан артык бөртеклеләрнең элиталы сортларын үрчетү, игү һәм сату белән шөгыльләнүче "Ирек" җитештерү кооперативы механизаторлары якты, кояшлы көннәрдә иртәдән кичкә кадәр басудан кайтып кермәделәр. Хуҗалыкның баш хисапчысы Фәрит Хөсәеновтан әтиле-уллы Вафир һәм Эрик Сәхәби-евларның уңышлары белән кызыксынам....
Соңгы көннәрдәге яңгырлар язгы кыр эшләрен беразга тоткарласа да, игенчеләрнең күңеле күтәренке. 20 елдан артык бөртеклеләрнең элиталы сортларын үрчетү, игү һәм сату белән шөгыльләнүче "Ирек" җитештерү кооперативы механизаторлары якты, кояшлы көннәрдә иртәдән кичкә кадәр басудан кайтып кермәделәр. Хуҗалыкның баш хисапчысы Фәрит Хөсәеновтан әтиле-уллы Вафир һәм Эрик Сәхәби-евларның уңышлары белән кызыксынам. Мин аларны машина-тракторлар паркында техника әзерлеген тикшергән көнне фоторәсемгә төшереп алган идем. "Эрик үзенең МТЗ- 1221 тракторы белән беренчеләрдән булып басуга чыкты. Бүген ул берүзе ике чәчү агрегаты артыннан чәчелгән җирләрне катоклап бара. Эрикның әтисе Вафир Раиф улының тракторы да иртә таңнан караңгыга кадәр эштә. МТЗ-80 тракторы белән чәчү агрегатларына ашлама, "КамАЗ" автомашинасы белән орлыклар чыгара Вафир Раиф улы. Бик тырыш гаилә. Хәзер куәтле ДТ-75 тракторында арпа чәчүдә эшләүче әтиле-уллы Рафаиз һәм Илгиз Мөхәммәтдиновлар, механизаторлык стажы 30 елдан арткан Рафаэль Бикмөхәммәтов, Ринат Зарифуллин, яшьләребез Илфат Гарифуллин, Газинур Вафин, Рамил Сабирҗановларның да хезмәтләре мактауга лаек. Тамырлары белән җиргә береккән шушындый егетләргә карап күпләр, иң мөһиме, яшьләр кызыксына бүген авылда калырга. Механизаторларыбызның яртысыннан күбрәге - яшьләр. Гаиләләр корып, йортлар салып яшиләр, гөрләтеп эшлиләр," - диде ихлас күңелдән сөенеп Фәрит Исрафил улы. Ә чәчүгә килгәндә, орлыкчылык хуҗалыгының еллар дәвамында сынатмаган үз технологиясе, үз сроклары икәнен ассызыклап әйтте баш белгеч.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 13:00"Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итү"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды Татарстан авыл китапханәсендә "Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итү"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.5100
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.7200
-
15 август 2022 - 10:13“Балачак китап белән ямьле” Август ае башыннан Калмаш авыл китапханәсендә балалар өчен язылган төрле авторларның китапларыннан “Балачак китап белән ямьле” исемле китап күргәзмәсе куелды.4900
-
15 август 2022 - 08:55«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә түләүләрне 100 меңгә арттырачаклар «Алга» һәм «Тимер» батальоннарының хәрби хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 360 мең сумга кадәр арттырырга планлаштыралар. Бу турыдагы боерык якын арада имзаланачак.5400
-
12 август 2022 - 17:25Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС проактив вариантта рәсмиләштерелгән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив вариантта,ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.28400
-
12 август 2022 - 15:50Елан чакса нишләргә? Сакланганны Ходай саклар, диләр. Белгечләр исә гади кара елан максимум тезгә кадәр генә чага ала, ди. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Табигатьтә ял иткәндә, палатканы, йокы капчыкларының елан керү-кермәвенә тикшерергә кирәк.23100
-
12 август 2022 - 13:38Җәйнең ямьле кичендә Иске Абдул авылында физкультурачылар көненә багышланган матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абыйлар йорты каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.15600
-
12 август 2022 - 11:32“Адашкан” акча килсә Ялгышлык белән бирелгән “артык” хезмәт хакын кире кайтармаска да мөмкин икән.17400
-
12 август 2022 - 10:30Мәктәпләр уку елына әзерләнә Тукай районы авылларындагы мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек эшләре дәвам итә.16800
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 август 2022 - 14:49Кара карлыганнан тәмле кайнатма Август... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да. Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.19800
-
5 август 2022 - 12:44Тәмле чия пирүге Моның өчен ярты килограмм чамасы төше алынган чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.45500
-
5 август 2022 - 09:35
-
1 август 2022 - 14:00
-
28 июль 2022 - 16:10
-
11 август 2022 - 13:30Тукайлылар кырларыннан үрнәк алыпТукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үзвакытындла башкару һәм, иң мөһиме – җир куенына салыначак орлыкны дөрес итеп сайлау һәм үстерү, җыеп алынган уңышны тиешле шартларда саклау югары дәрәҗәдә куелган.29300
-
12 август 2022 - 17:25Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС проактив вариантта рәсмиләштерелгән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив вариантта,ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.28400
-
12 август 2022 - 15:50Елан чакса нишләргә? Сакланганны Ходай саклар, диләр. Белгечләр исә гади кара елан максимум тезгә кадәр генә чага ала, ди. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Табигатьтә ял иткәндә, палатканы, йокы капчыкларының елан керү-кермәвенә тикшерергә кирәк.23100
-
12 август 2022 - 11:32“Адашкан” акча килсә Ялгышлык белән бирелгән “артык” хезмәт хакын кире кайтармаска да мөмкин икән.17400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика