Якты юл
  • Рус Тат
  • Чип беркетү – көн таләбе

    Түбән Суыксу авылында терлекчеләрнең республика семинар-киңәшмәсе узды. Ул сөтчелек хуҗалыкларын цифрлаштыру мәсьәләсенә багышланды. Семинарга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, ТР Министлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов килгәннәр иде.

    Түбән Суыксу мәдәният йортына шушы төбәктәге унбер районның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре һәм бел-гечләре җыелды. Район башлыгы Фаил Камаев, семинарда катнашучыларны сәламләп, ирешелгән уңышлар турында сөйләде. Ул китергән саннарның берничәсен генә алыйк: соңгы өч елда районда теркәлеп яшәүчеләр саны өч меңгә арткан; 2020 елда гына район хуҗалыклары 512 баш мөгезле эре терлек сатып алган; өч елда 6 700 гектар яңа чәчүлек җирләр үзләштерелгән. Татарстанда җитештерелә торган итнең 33 проценты, аерым алганда, дуңгыз итенең 61 проценты, тавык итенең 39 проценты безнең районга туры килә. 
    Семинар темасына килгәндә, бу юнәлештә дә эш бара. Терлекчелекне цифрлаштыру программасы быел май аенда башланган иде. Министрлыкның нәселле терлекчелек идарәсе башлыгы урынбасары Гөлүс Баязитов цифрлы программаларны гамәлгә куюның актуальлеге, файдасы турында мәгълүмат бирде. «Ярты елда республиканың 37 хуҗалыгында маллар көтүе белән идарә итү программасы кертелде. Һәр районның «юл картасы» бар», – диде ул. Тәҗрибә уртаклашу өчен «Вятские Зори» хуҗалыгы сайланган иде. Әлеге хуҗалыкта көтү белән, малларны ашату белән һәм сыерларны каплату белән идарә итү программалары эшли инде.  «Вятские Зори» ҖЧҖ директоры Сергей Полынкин пленар утырышта әлеге яңалыкларны кертүнең нәтиҗәлелеге турында сөйләде. Аннары сөйләшү сөтчелек комлексында дәвам итте. Сергей Александрович цифрлаштыру ярдәмендә һәр сыер малының тәрбияләнүен күзәтеп барулары, шул рәвешле баш санын, савым күләмен арттыруга ирешү мөмкинлекләрен аңлатты. 
    Семинарда терлекләр-не идентификацияләү мәсьәләсе дә күтәрелде. ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эшнең этаплап алып барылуы, илдә бердәм система булдырылачагы турында хәбәр итте. Идентификацияләүне яңа туган бозаулардан башларга киңәш ителә. Бозауның бер колагына номер язылган, икенчесенә чип куелган алкалар беркетелә. Семинарда катнашучылар чиплаштыру тәртибен тере мисалда күрделәр: «Региональ мәгълүмат-хисап үзәге» вәкиле Данис Сәйфетдинов бер яшь бозауның колагына алкаларны беркетеп, Яндекс браузеры аша теркәү тәртибен аңлатып та бирде. 
    ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов яңалыкларны үзләштерүдән берничек тә читтә калып булмаячагын төшендерергә тырышты. «Ерак киләчәктә, түгел, ә бик тиздән гади авыл кешесе үз смартфоныннан карап теге яки бу терлек турында үзенә кирәкле мәгълүматны таба алачак», – диде министр урынбасары. Начар түгел бит, әйеме? 

    / Рөстәм Зәкиев фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: