Якты юл
  • Рус Тат
  • Чәчүгә әзерлек

    Язгы чәчүгә әзерлек кысаларында район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлама әзерләү дәвам итә. Бүгенгә 1 гектар чәчүлек мәйданга 42,1 кг тәэсир итүче матдә туры килә. Бу 6586 тонна ашлама дигән сүз. Соңгы атнада гына 712 тонна ашлама сатып алынды.

    Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау төгәлләнүгә бара. Бүгенгә 307 трактор, 140 чәчкеч, 128 культиватор әзерлек сызыгына куелды. «Гигант», С. Сәйдәшев исемендәге, «Р-Агро», «Ярыш», «Кама-Бекон» хуҗалыклары ремонтны тулысынча төгәлләде. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: