Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчү тулы куәтенә бара

Бүген аграрийлар өчен үтә кызу чор. Алар алдында чәчү кампаниясен уңышлы уздыру бурычы тора. Бүген район басу-кырларында эш ничек тора? Бу турыда без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәновтан белештек.

– Хәзерге вакытта район басуларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Кырларда 43 агрегат эшли. Тәүлек эчендә 2шәр мең гектар җир чәчелә. Чәчү барысы 23,6 мең гектарда башкарылды. Бу пландагы 48500 гектарның 50,4 проценты дигән сүз. Шул исәптән 16,7 мең гектарга язгы бөртекле культуралар кертелде. Болар язгы бодай, арпа, солы, бике, борчак, люпин, орлыкка кукуруз кебек культуралар. Шикәр чөгендере чәчү соңгы гектарларда бара. Бүген планның 2,6 мең гектарында эш башкарылды. 80 гектарда кәбестә һәм кишер чәчелде.

– Чәчү кампаниясе башланган чорда һава температурсы түбән булды. Хәзер һава торышы кыр эшләре өчен кулаймы?
– Чәчү өчен уңай һава торышы урнашты. Ул эш темпын арттыру мөмкинлеген бирде: көннәр коры торды, явым-төшемнән соң басу тиз җилләде. «Ярыш», «Кама-Бекон» хуҗалыкларында, «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә, «Кама» агрофирмасында, «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгында эш ике сменада оештырылды. Соңгы 10 көн эчендә 12 миллиметр явым-төшем яуды. Бу – начар күрсәткеч түгел. Чәчүлекләр өчен шифалы яңгырлар бик кирәк.

– Билгеле, чәчүне кыска срокта башкарып чыгу мөһим.
– Эш тиешенчә оештырылган очракта якын көннәрдә чәчүне тәмамлау максаты тора. Кайбер хуҗалыклар атна азагына чәчү эшләрен тәмамлаячак дип фаразлыйм. 

– Бу, әлбәттә, эшне дөрес оештырудан, механизаторларыбызның уңганлыгыннан тора. Узган атнада язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләдегез. Мондый кызыксындыру чараларының нәтиҗәсе бармы?
– Чәчү алдынгылары һәр атна саен билгеләнә. Аларны бүләкләргә, гадәттә, район башлыгы Фаил Камаев үзе чыга. Басуда акчалата премияләр тапшырыла. Бәяләүне 5 номинация буенча үткәрәбез. Болар – туфрак эшкәртүдә МТЗ, К-700, Т-150 һәм чит ил тракторында эшләүчеләр арасында һәм чәчүдә чәчү комплексында һәм СЗП чәчү агрегатында эшләүчеләр арасында. Бүләкләүләр язгы кыр эшләре тәмамланганчы дәвам итәчәк.

– ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов көзге культураларның торышына аерым тукталды. Бик күп уҗымнар һава торышы аркасында әрәм булды. Безнең районда яңадан чәчүне таләп итүче басулар күпме?
– Көзге культуралар районда 12,8 мең гектар мәйданны били. Шуның 500 гектары кабат чәчеләчәк. Аларның яхшыруына өметләнеп булмый дигән нәтиҗәгә килдек. Тагын 1,7 мең гектар мәйданның яхшырасына да шик бар. Шушы көннәрдә Фаил Камаев җитәкчелегендә белгечләр төркеме басуларны кабат йөреп чыгачак. Шунда үсентеләрнең язмышы һәм гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар күрү турында хәл ителәчәк.
Узган атнада Марат Әхмәтов Тукай районында кыр эшләр барышы белән танышты, киңәшләрен бирде. 16 май көнне безгә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Ул да, басу-кырларны очып әйләнгәннән соң, авыл хезмәтчәннәре белән очрашып сөйләшәчәк. 

Ренат Хәсәнов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев