Якты юл
  • Рус Тат
  • «Чаллы яшелчәсе»ндә берьюлы игеннәрне һәм яшелчә уңышы җыйсалар, фермерлар яшь бәрәңге ала, көзге чәчүгә җирләрне әзерли

    Узган атнада «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгының арыш һәм кәбестә басуында булырга туры килде. Безне биредә хуҗалыкның баш агрономы Василий Лысенков һәм кәбестә алучыларның бригадиры Тәлгать Хәлиуллин каршы алды.

    Иң элек, алдан сөйләшенгәнчә, без хуҗалыкның Круглое Поле поселогы янында 212 гектардагы «радонь» сортлы көзге арыш кырына тукталдык. Кайчан килмә, йөзендәге сүрелмәс елмаюы балкып торган баш агроном Василий Сергеевич бу юлы да безне ачык йөз, күтәренке кәеф белән каршы алды.

    Инженер да комбайн иярләгән

    - Чабылмый калган кындырак басуы бар иде. Шуны алып бетереп, көннәр аязлангач басуга чыктык. Бүген икенче көн арыш суктырабыз, - диде ул килешкә үк. - Безнең хуҗалыкта көзге арыш җәмгысы 500 гектар мәйданны били. Уңышы гектарыннан 21-22 центнер чыга, - диде ул.

    Әнә басу кырыенда комбайннарның берсе туктап, бункерындагы ашлыкны

    «КамАЗ»га бушата. Баш агроном белән шул якка таба барабыз.

    - Менә безнең алдынгы комбайнчыларыбызның берсе - Ринас Яруллин. Үз эшен бик яхшы белә ул, тырышып эшли, - дип, Василий Сергеевич комбайннан төшүче ир-егеткә ишарәли.

    - Исәнмесез, Ринас! - дип сәлам биргәч тә аннан әлеге хуҗалыкта күпме эшләве, гаиләсе турында сораштырырга тотынам.

    - Комбайнчы булып бишенче ел эшлим. Эшемнән зарланмыйм. Хезмәт хакы, эш шартлары да ярыйсы, - ди ул тыйнак кына.

    Утыз өч яшьлек Ринас гаиләсе белән Бәткедә яши. Җәмәгате Сиринә дә шушы ук «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында сыер савучы булып эшли. Алар бергә Алинә һәм Зәринә исемле ике кыз үстерәләр.

    Шулай тиз арада гына сөйләшеп алганнан соң, һәр минут кадерле бит дигәндәй, яшь комбайнчы ашыгып китеп тә барды.

    Ринас Яруллиннан кала кырда җиң сызганып комбайнчылар: Александр Коршунов, Игорь Снегур, Юрий Туктаров эшли. Юрий - хуҗалыкның куркынычсызлык техникасы инженеры.

    - Юра комбайнга утырырга үзе теләк белдерде. Без исә аңа каршы килмәдек, сөендек кенә. Уракта һәр кеше кадерле бит ул, - диде аның турында Василий Лысенков.

    Урылган ашлыкны ындыр табагына «КамАЗ»ларда Владимир Емельянов, Ришат Галимөхәмәдов ташып тора.

    - Якшәмбе көнне ындыр табагына 130 тонна ашлык ташыдык, бүген тагын да күбрәк булыр дип торабыз, - диде Василий Сергеевич хушлашканда.

    Кемгә кәбестә, кемгә бәрәңге

    Комбайннар гөрелтесеннән аерылып яшелчә басуына юл алам.

    Төшке ял вакыты булганга китеп барганнардыр инде дип уйлаган идем, килеп җитсәм, ни күрим, туптай зур, шоп-шома кәбестәләр арасында хатын-кызлар шау-гөр килеп эшләп йөри. Монда эшчеләрнең бер төркеме кәбестәне балта белән чаба, икенчесе аларны капчыкларга тутырып, машина эчендә урнаштырып тора. Җиңелләрдән саналмаган әлеге эшләрнең һәммәсен дә диярлек нәфис затлар Надежда Колбасова, Халидә Вәлиуллина, Румия Нәҗметдинова, Гөлназ Лесникова, Лидия Феоктистова, Елена Косачева, Гөлзидә Таһирова башкара.

    - Хәзерге вакытта кәбестәнең 5 гектарда булган иртә сортлы «чамп», «шарман» дигәнен алабыз, - ди Тәлгать Хәлиуллин.

    Җыеп алынган кәбестәне шунда ук Чаллыга, якын-тирә шәһәрләргә сатуга да җибәрәләр.

    Эре хуҗалыклар белән бергә, крестьян-фермер хуҗалыкларында да яшелчә алу белән шөгыльләнәләр. Әйтик, Бордыбаш авылында эшләүче фермер Илдар Әшрафуллин яшь бәрәңге алу белән мәшгуль. Аның белән телефон аша аралаштым.

    - Бәрәңге бездә җәмгысы 25 гектарда үсә. Хәзерге вакытта «беллароза» дигән сортлы кызыл бәрәңгене алабыз. Гектарыннан уңыш 200 центнер чыга, - диде фермер.

    Аннары яңа гына казып алынган бәрәңгене Чаллыга ваклап сатучы сәүдә нокталарына илтеп тапшыралар. Бер уңайдан бәрәңгенең бәясе белән дә кызыксындым.

    - Беренче көннәрдә аның килограммы 20 сум иде. Хәзер 15 сумнан җибәрәбез, - диде Илдар Нәгыймулла улы.

    Фермерга әлеге эшендә Бордыбаш авылы хатын-кызлары, барлыгы ун кеше ярдәм итә икән. Пәнҗешәмбе көнгә 25 гектардагы бәрәңгенең 2 гектарга якын җирдәгесен җыеп, 300 центнерны Чаллыга сатуга җибәргәннәр.

    Бу атнаның чәршәмбесендә районның данлыклы фермеры Минталип Миңнеханов белән дә телефоннан сөйләшеп алдык.

    - Кырдан кайткан ашлыкны урнаштырабыз, орлык материалын, җирләрне көзге чәчүгә әзерлибез. 70 гектардагы өч сорттагы бәрәңгене дә җыясы бар.

    Язма газетада басылган көнгә «Чаллы яшелчәсе»ндә 480 гектардагы арпаны урып-җыюга керешкәннәр иде. Хуҗалыкта иртә сортлы кәбестә алу эше әле дә дәвам итә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: