Якты юл
  • Рус Тат
  • «Чаллы яшелчәсе»нең ындыр табагында тәҗрибәле игенчеләр белән бергә яшьләр дә эшли

    Ашлык белән тулган йөк машиналары ындыр табагына бер-бер артлы килеп тора. Гомере буе авылда яшәгән өлкәннәр бу олауларны күздән кичергәндә сөенеп: «Менә бит, Аллаһының рәхмәте, быел да икмәкле булабыз», - диләр.

    Район буенча урып-җыю эше әлегә әкрен бара дисәләр дә, басуларда комбайннар гөрелтесе тынып торганы юк. Ике арада йөк машиналары йөреп тора. Яңгырлар туктап торган арада һәр хуҗалыкта көзге культураларны суктырып бетереп, язгысына керешергә ашыгалар.
    Менә «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгы игенчеләре дә дүшәмбе яшенләп яуган яңгырдан соң уракның тагын бер көнен чигерергә мәҗбүр булды. Сишәмбе кыздырган кояш һәм җиләс көн исә үзенекен итте: теземнәргә салынган иген җилләде, кипте. Шуны гына көткән комбайнчылар кыр корабларын янәдән кырга алып чыкты. Хуҗалыкның ындыр табагына да җан керде.
    - Игенчеләребез егерме сигезенче июльдә уракка төшкәннәр иде. Шул вакыт эчендә безгә кырдан 19 тонна орлыкка дигән кындырак, 600 тоннага якын «радонь» сортлы көзге арыш кайтты. Ашлык продуктлары комбинатына әлегә 198 тонна бөртек җибәрдек. Ашлыкның бер өлешен күчмә фондка салып куйдык, - ди хуҗалыкның агрономы һәм ындыр табагы мөдире Нурзилә Хуҗиәхмәтова.
    Нурзилә ханым белән бергә ындыр табагы буйлап китәбез. Менә бер якта әле генә кайткан, эшкәртеләсе ашлык өемнәре, аларга каршы якта бер чүп әсәре булмаган алтын өемнәр тезелгән. Никтер, эшчеләр генә күзгә чалынмый.
    - Эшчеләребез ике сменада эшли безнең. Беренче сменадагылары китте инде, икенче сменаның эше башланмады әле. Тиздән килеп җитәрләр, - ди мөдир.
    Алар килеп җиткәнче биредә эшләүче Тәнзилә Мостафина, үлчәүче Елена Чернова белән сөйләшәм.
    - Без пенсионерлар инде. Гомер буе шушы хуҗалыкта эшләдек. Беребез бухгалтер, икенчебез шушы ындыр табагында лаеклы ялга чыкканчы эшләде. Менә хәзер дә хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Шунсыз булмый, - ди алар.
    Шул арада ындыр табагына көлешә-көлешә ике кыз килеп керә. «Менә икенче сменада эшләүче кызларыбыз инде бу», - дип ымлый аларга таба Нурзилә ханым Хуҗиәхмәтова.
    Мине күрү белән кызлар, ничектер, кыенсынып куялар. Ә миңа кызык. Карап торышка уналты яшь тә булмаган бу кызларны сөйләштерәсем килә.
    - Гүзәл булам, - ди араларында кыюрагы - Гүзәл Сәлимова. Ә дус кызым Диана Хуҗиәхмәтова. Ындыр табагына эшкә чакыралар дигән хәбәрне ишеткәч тә, эшләп карарга булдым. Үзем белән бергә Диананы чакырдым, ул кире какмады. Менә шулай бирегә килергә булдык та инде. Җәйне бушка уздырасы килми, файдалы үтсен дибез, - ди кыз. Шул арада ул иптәшенә терсәге белән төртеп алырга да өлгерә: «Син дә сөйлә инде!» - ди, көлеп.
    Кызларның икесе дә киләчәк тормышны нинди һөнәр белән бәйләргә икәнен төгәл белмиләр. Шулай да, Гүзәлдән аермалы буларак, Диана якынча чамалый - ул үзен медицинада күрә, ләкин әле бу хакта хыялланырга иртә дип саный. Аларның икенче елга дәүләт аттестациясе үтәселәре бар. Бөтен борчулары шуңарда. Сынауларны биргәч унны-унберне укыргамы, һөнәр ала башларгамы икәнен аннары хәл итәрбез, дип фикер йөртә кызлар.
    Гүзәл һәм Диана белән бергә бер сменада ике егет тә эшли. Динар Хуҗиәхмәтов белән Булат Вәлиев кызлардан бер яшькә олырак. Алар быел тугызынчы сыйныфны тәмамлап чыкканнар. Булат мәктәпне тәмамлагач инженер булырга ниятли, ә Динар бу көздән инде автомеханик белгечлеге буенча белем ала башлаячак.
    Динар Хуҗиәхмәтовны мин узган ел да ындыр табагында күргән идем. Быел ул тагын да үсеп, җитдиләнеп килгән.
    - Хезмәт хакы ничегрәк булыр дип уйлыйсыз? - дип сорау биргәч тә, дүртесеннән иң элек Динар җавап кайтарды.
    - Тиешен алмый калмабыз. Канәгатьләндерерлек булмаса, быел да ындыр табагында эшләмәс идем, - диде ул.
    Нурзилә ханым исә аның сүзләреннән соң шаяртып:
    - Ындыр табагында гел Хуҗиәхмәтовлар эшли дип әйтерләр инде! - аннары җитдиләнә. - Аларның биредә эшләүләренә сөенеп бетә алмыйм. Шушы ике сменада хезмәт куючы 10 бала булмаса, безгә авырга туры килер иде. Һәркайсы тырыш аның, кушканны эшли, карышып тормый. Башкарган эшләре дә төгәл, сыйфатлы. Бу егет-кызлар белән бергә Бәткегә кунакка кайткан Алабуга шәһәре кызы Алсу Имамиеваны да искә аласы килә. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган кызыбыз бу көннәрдә укырга керү мәшәкатьләре белән йөри. Шуңа күрә бүген ындыр табагында юк ул. Алсуның кайтуын бик теләп көтәбез. Бездә һәр кеше санаулы, кирәкле бит.
    Шулайдыр шул. Авылда туып-үскән балалар кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үсә, хезмәтнең ни икәнен яхшы белә. Кирәк чакта олылар белән беррәттән, ярышып та эшли ала әле алар. Тик яшьләргә юл күрсәтеп, эшнең нечкәлекләренә төшендерүчеләр дә кирәк бит әле. Яшьләр белән бергә ындыр табагында шундый кешеләр дә бар: машинист Андрей Слепнев, тракторда «КУН» төягече белән эшләүче Владимир Зайцев. Ындыр табагында «ГАЗ-53» машинасында ашлыкны хуҗалык саклагычларына ташып-кертеп торучы Кыям Якупов, ындыр табагы хезмәткәре Ландыш Таҗетдинова, бирегә кырдан бөртек алып кайтучы Владимир Емельянов белән Ришат Галимөхәммәтов та яшьләргә матур өлге. Тәҗрибәле хуҗалык эшчеләре белән яшьләрнең үзара аралашып эшләүләре - күңелле күренеш. Кайтыр юлга кузгалганда да, алар бергәләшеп эшкә тотынганнар иде. Бу тырыш авыл хезмәтчәннәренә һәм яшьләргә уңышлар, ару-талуны белми эшләүләрен телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: