“Чаллы яшелчәсе” арпа чәчүне төгәлләде
Районда кыр эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Хуҗалыклар уҗым культураларын, күпьеллык үлән җирләрен тукландыралар, туңга сөргән һәм пар җирләрендә дым каплыйлар. Күп кенә хуҗалыклар бөртеклеләр чәчүне оешкан төстә башлап җибәрделәр. 25 апрельгә районда 1520 гектар сабан культуралары чәчелде. "Камский", "Алмаз", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Биклән" хуҗалыклары арпа һәм солы чәчәләр. "Чаллы...
"Чаллы яшелчәсе" ҖЧҖнең тирә-як төбәктә танылган орлыкчылык һәм яшелчә игү хуҗалыгы икәнен яхшы беләләр. Монда җитештерелгән орлыкны теләп алалар һәм чәчү әйләнешенә кертәләр. "Без даими эзләнүдә, яңа сортларны сынау, игү агротехникасын камилләштереп торабыз", - ди хуҗалыкның баш агрономы, республиканың атказанган хезмәткәре Василий Лысенков. Тәҗрибәле белгеч быел кырда 45енче язын каршылый, ә быелгысы аеруча үзенчәлекле. "Иң элек дымны саклауны төп бурыч итеп куйдык. Тырмалар артыннан ук чәчү агрегатлары орлыкны дымлы туфракка сала бара", - диде агроном. Культивация кулланмаганнар, бу дымны саклау ниятеннән эшләнгән. Җирне үзе сөргән, тырмалаган, үзе үк чәчкән механизатор үзе үк үстергән уңышны көзен җыеп ала. Шулай итеп, ул мул уңыш алу өчен үзен тулы җаваплы итеп сизә. Шундыйлардан Василий Сергеевич ДТ-75 тракторчылары, танылган игенчеләр Илфир Хөрмәтуллин белән Фәнис Шәвәлиевләрне атады. Алар люцерна җирен тырмалаганнан соң, арпа чәчеләсе җирдә дым каплаганнар, арпаның "нур" элиталы сортын чәчкәннәр. Чәчкечләр артыннан ук басу футбол кырыдай тигез итеп катоклана. Аны тәҗрибәле механизатор Владимир Зайцев зур төгәллек белән башкара.
Эшне тиз тоту өчен без булган көнне тагын ике чәчү агрегатын кырга чыгарганнар иде. Алар "Тимерхан" сортлы арпа чәчәләр. Былтыр шул сортлы арпаның гектарыннан 40 центнер уңыш алганнар. Быел да шуны максат итеп куялар. 214 гектарлы басуда эшләүче ДТ-75 тракторчылары Анатолий Баринов белән Рәсим Нуретдинов агрегатларын күрдек, бик тырышып эшлиләр.
Бүгенге көндә басуларда - 11 агрегат. Алар чәчүлек җирләрен эшкәртәләр. Язын яңа МТЗ-1221 тракторына утырган, кышын сыерларны машина белән саву операторы Нәзир Хөснетдиновның, механизаторлар Альберт Шәрәфиев, Валерий Москвин, Рамис Хәкимов, Николай Черновларның дым каплауда тырышып эшләүләрен, көнгә 30-40 гектар җир эшкәртүләрен әйттеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 14:55«Заманга яраклашу кирәк» Илгизәр Абдрахимов – «Парадиз» ҖЧҖ директорының терлекчелек буенча урынбасары. Әлеге хуҗалыкка ул моннан алты ел элек терлек асрау комплексы башлыгы булып килгән, димәк, эш рәтен якыннан торып белә.3900
-
28 февраль 2021 - 12:05Баш агроном Басуларда мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшы белүче юк. Ул тәҗрибәле булса, хуҗалык өчен аерата әйбәт. «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ баш агрономы Газинур Нурхәмәтов районда тәҗрибәле белгечләрнең берсе.4300
-
27 февраль 2021 - 14:40Абруйлы мөгаллим Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе өченче ел рәттән районда гомуми рейтинг буенча тугызъеллык мәктәпләр арасында I урынны алып килә. Биредә 46 балага 12 педагог белем һәм тәрбия бирә. 1980 елдан бирле мәктәп директоры булып эшләүче тәҗрибәле педагог Миргасим Галимҗанов: «Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, тәрбияле укучыларыбыз һәм дус-тату коллектив. Без – бердәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бу – җитәкче өчен зур бәхет», – ди.9100
-
27 февраль 2021 - 11:30Юлсызлык проблемасы Әҗмәкәй авыл җирлегендә юлсызлык проблемасы көнүзәк мәсьәлә. Подсолнухи һәм Рябинка микрорайоннарында бу мәсьәлә аеруча кискен тора.9300
-
27 февраль 2021 - 11:20Әфган аш-суы нинди була? Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Теләнче Тамак авыл китапханәсендә үзенчәлекле чара узды. Бу көнне китапханә аш-су бүлмәсенә әверелде. Очрашуга килгән әфган сугышы ветераннары, китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре әфган аш-суын әзерләделәр.9500
-
27 февраль 2021 - 10:50Олимпиада призеры Тукай районының Мәләкәс мәктәбе укучысы Хаҗиев Равил геология буенча олимпиаданың төбәк этабы призеры булды.6000
-
27 февраль 2021 - 10:10«Иң мөһиме – халык ышанычын саклау» «Көнкүрештә иң кирәкле әйбер – су. Кышкы салкыннарда торбалар бозланып, кешеләр сусыз утырырга да мөмкин. Мондый очракларда аларга без ярдәм итәбез», – ди «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ директоры Риф Миңнекаев.7000
-
27 февраль 2021 - 09:40Проект якладылар Район башкарма комитетында район яшьләре үз эшләре буенча проектларын якладылар.6200
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.18500
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.21300
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.26700
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
26 февраль 2021 - 10:00
-
26 февраль 2021 - 11:20Спорт белән хезмәт янәшәЯңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.16101
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.19800
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.18500
-
26 февраль 2021 - 11:20Спорт белән хезмәт янәшә Яңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.16101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика