Якты юл
  • Рус Тат
  • Быел печәнгә иртәрәк төштеләр

    Гадәттә районда терлек азыгы әзерләүгә ныклап Сабан туе узуга керешәләр иде. Быел бәйрәмнән соң дип көтеп торып булмый, үлән каерылып үсте. Сыйфатлы азык әзерлим дигән хәстәрле хуҗалар инде эшкә тотынды. - Әйткәнне көтеп тормыйлар, «Чаллы-яшелчәсе» хуҗалыгында терлеккә азык әзерләү тәртипкә салынган, - дип билгеләп үтте район башлыгы Васил Хаҗиев әлеге...

    Махсус утарларда хуш исле үлән пиннекләре эленгән. Шулай күләгәдә кипкәндә алар үзләренең витаминнарын, малларга кирәк булган файдалы матдәләрне саклый. Үләне дә яшь, сусыл, картаерга өлгермәгән - күренеп тора, моны терлек яратып ашаячак. Семинарга килгән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, хуҗалык берләшмәләре җитәкчеләре һәр бинада күпләп эленгән бу байлыкны сокланып карап йөри. «Чаллы-яшелчәсе» хуҗалыгында планлаштырылган 14 тонна урынына 15,5 тонна витаминлы азык әзерләнгән.

    - Иртәнге якта, кояш кыздыра башлаганчы эшләргә тырышабыз. Үзебезнең дә җиң сызганулы, ветераннар, балалар, авыл кешеләре ярдәм итә, - ди ферма мөдире Вера Пискунова.

    Әлбәттә, хәзер рәхмәткә эшләүче юк. Яфраказык әзерләүдә булышучыларга түлиләр. Шуңа күрә ярдәмчеләр хәбәр салуга килеп җитә. Алардан башка бу кадәрле эшне эшләп булмас иде.

    Бер үк вакытта терлекчелек биналарын кышлатуга әзерләүгә керешкәннәр. Семинарда катнашучылар 200 башка исәпләнгән бинада эш барышы белән танышты. Фермага капиталь ремонт программасы буенча реконструкция ясала. Әлеге максатка 2 млн. күләмендә акчалар республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бүлеп бирелгән. «Чаллы-яшелчәсе» хуҗалыгында бүгенге көндә 1381 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 600 савым сыерлар. Хуҗалыкта агымдагы елның биш аена 1332 тонна сөт җитештерелгән. Район буенча яхшы күрсәткеч. Продукция җитештерүне арттыра баралар. Нәсел хуҗалыгы буларак «Чаллы-яшелчәсе» хуҗалыгы алдына аерым таләпләр куела. Мондый хуҗалыкларда елына һәр сыерга 5000 кг сөт җитештерелергә тиеш. Сөт - малның телендә, сыйфатлы азык булганда гына җитештерүне сакларга һәм арттырырга мөмкин. Шуны яхшы аңлап эшлиләр коллективта. Районда беренчеләрдән булып печәнгә төштеләр. Бүгенге көнгә 120 гектарда люцерна үләнен чаптылар. Семинарда катнашучылар, калын яшел үлән теземнәре янында торып, терлек азыгы әзерләгәндә аның сыйфатын саклауга ирешү турында сөйләште, район ветеринария берләшмәсе аларны лаборатор тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды, киңәшләрен бирде.

    «Чаллы-яшелчәсе» хуҗалыгында узган эшлекле сөйләшүне йомгаклап, район башлыгы Васил Хаҗиев бүген төп игътибарны терлек азыгы әзерләүгә юнәлтергә кирәклеген әйтте. Семинардан соң бу эшкә һәр хуҗалыкта ныклап алынырлар дигән ышанычын белдерде. Әлегә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган сводкада терлек азыгы әзерләүгә берничә хуҗалык кына керешкән. Кышлату чорына һәр шартлы терлеккә 27 центнер азык берәмлеге әзерләнергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: