Якты юл
  • Рус Тат
  • Быел чәчүгә әзерлек узган еллардан авыр булды, әмма игенчеләр кырда сынатмас

    - Илгә икмәк кирәк, санкцияләр уңаеннан бу мәсьәлә бигрәк тә мөһим, - диде районда сишәмбе, 7 апрель көнне, узган техниканың әзерлеген тикшерү барышында муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев. Яңа уңыш язмышы бүген кырга чәчүгә төшәргә торган механизаторлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкчеләр кулында. Районда инде язгы кыр эшләре башланды: күпьеллык үләннәр,...

    Кырга чыгарга тулысынча әзер

    «Гигант» - районда үрнәк хуҗалык. Бу - язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышын тикшергәндә дә ачык күренде. Хуҗалыкның ындыр табагында машина, трактор, чәчкечләр рәт-рәт итеп тезеп куелган. Барысы да ремонтланган, яхшылап каралган. 17 трактор чәчүдә катнашачак, 6 агрегат - тырмада, 5есе - культивацияләүдә, 5 агрегат чәчүдә эшләячәк. Чәчү агрегатларында хуҗалыкның танылган механизаторлары Илгизәр Камалиев, Флорис Миннегалиев, Фәйзелхак Солтанов, Алексей Ширчиков эшләячәк. Тәҗрибәле, сыналган механизаторлар, аларның эшне сыйфатлы башкарасына шик юк. Культивация агрегатларында Ирек Динмөхәммәтов, Таһир Тангатаров, Рәшит Шәйдуллин, Илгиз Шәйдуллин, Александр Брусянин эшләячәк. Болары да шактый таныш исемнәр. Хуҗалыкта коллектив тотрыклы, кадрларга кытлык юк. Шәһәр янында гына урнашкан Яңа поселогыннан көн саен Чаллыга эшкә йөзләгән кеше чыгып китә. Әмма шушы җирлектә эшләүче «Гигант» эшче кулларсыз утырмый. Хезмәт хакларының вакытында һәм тиешенчә түләнүе аркасында белгечләр дә, механизаторлар, терлекчеләр дә җитәрлек.
    - Җитәрлек күләмдә - 440 тонна ашлама кайтардык. Бүгенге көндә хуҗалык югары класслы орлык белән тәэмин ителгән, - ди хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов.
    Быелдан «Гигант» республиканың югары класслы орлыклар җитештерүче хуҗалыклары рәтенә дә кергән. Бурычка алмый, кредитлар җыймый, үзләре тапкан белән эшли бу хуҗалык. Язгы кыр эшләренә әзерлектә дә җитәкче Риф Хәниф улының санап, төптән уйлап эш итүе, идарә дилбегәсен нык тотуы күренеп тора.
    Комиссия рәисе - район башлыгы Васил Хаҗиев рәткә тезелгән ДТ тракторларын кабызып караттырып, һәр агрегат янына аерым тукталып, әзерлекне тикшерде. Чәчкечләрне ачып карап:
    - Кая әле, монда бер былтыргы орлык та күренми? - дип шаяртты. Механизаторлар, белгечләр белән аралашканнан соң, хуҗалыкта язгы кыр эшләренә әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын мактап телгә алды, игенчеләргә зур сынауда уңышлар теләде.

    Фермер хуҗалыклары да сынатмый

    Тикшерүчеләр фермерларның да хәлләрен белде. Югары Байларда күрше генә урнашкан берничә хуҗалыкта булдылар. Марсель Дәүләтгәрәев, Илшат Закирҗанов хуҗалыкларында бернинди кризиска карамый үз тырышлыклары белән кош-корт, мал санын ишәйтеп, азлап-азлап булса да торакларны, биналарны ныгытып, яңартып эшлиләр. Илшат Закирҗанов быел каз санын 3 меңгә җиткерергә җыена. Мөгезле эре терлек тота. Тавыклары салган йомырканы да сатып алып бетереп торалар. Фермерларга җиңел түгел, әлбәттә, әмма алар үзеңнеке-үзеңә дип вакытлары, көчләре белән исәпләшми эшли. Марсель Дәүләтгәрәевның 32 баш сыеры бар, 64 гектарда арпа белән бодай чәчәргә җыена, күпьеллык үлән басуына да зур өмет тоталар. «Лизингка техника алган 1 миллион бурыч бар иде, 190 мең калып килә, әкренләп ябып киләм инде», - ди ул.
    Графикка кертелмәгән булса да, район башлыгы Васил Хаҗиев Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевның үтенече буенча тагын ике фермерда булды. Азат Адиев ат асрый икән, 40тан артык терлек бүген йорт янындагы бакчада йөри. Фермерга атларны асрау өчен иркен урын, җир кирәк. Васил Гариф улы фермерның җир белән бәйле үтенечен хәл итүдә булышачагын әйтте.

    Эшнең уңышын кадрлар хәл итә

    Тапталган сүзләр булса да, аның нигезендә тирән мәгънә ята. «Ярыш» хуҗалында да кыр эшләренә керешергә әзерләр. Булган техниканы комиссия килүгә тезеп куйганнар. Хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров елның-елында техника ремонлау, язгы кыр эшләрендә эшләүче механизаторларны исемләп телгә алды. Рафис Хаматов чәчүдә, кышын маллар ашатуда эшли. Берүзе өч техниканы иярли, һәрберсен карап, төзек йөртә. Елның 365 көнендә хуҗалык эшен калдырмый, үз эшен җиренә җиткереп эшләүче хуҗалык уңганнарының тагын берсе - Фәнил Әхмәтвәлиев. Ел саен чәчүдә, катоклауда эшли, техникасын карап, төзәтеп куйган. Фазыл Бәйрәмов та улы Фирдәвес белән бергә сошникларны җыйганнар, кырга чыгу өчен тракторын энә күзеннән кичергән. Лаеклы ялда булуларына карамастан, техника ремонтлауда Мансур Хәсәнов, Фидаил Фәрдиев зур эш башкарган. Кырга чыгасы һәр техника алар кулы аша узган. Әнвәр Ногманов чәчкечләрне, культиваторларны төзәтеп әзерлек сызыгына куйган. Ремонтта шулай ук Вәзир Шиһапов, абыйлы-энеле Расим һәм Нияз Кашаповлар эшләгән. Кырга орлык ташучы, ашлама кайтаручы Фәрит Фәрваев, Марат Мәрдәнов та «КамАЗ» машиналарын карап, төзек йөртәләр. Ремонтта, чәчүдә эшләүчеләр өчен кайнар ризык әзерләнә. Ашханә мөдире Рәмилә Әхмәтвәлиева, аш остасы Илгизә Нуруллина төрледән-төрле ашлар әзерли.
    - Чәчүдә эшне ике сменада оештырабыз. Барлыгы 1232 гектарда бөртекле культуралар чәчәргә планлаштырдык. Анда эшләү өчен 14 берәмлек техника кырга чыгарга әзер, - ди хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров.
    Ашлама кайтарталар. Бәяләр арткач, анысы белән бик җиңел түгел. Әмма булдыра алганча, сатып ала торалар. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан элиталы орлыклар алмаштырып алганнар. 40 тонна ягулык-майлау материалы кайтартылган.

    Җитештерү культурасы ишек алдыннан башлана

    Без агросәнәгать комплексы эшчеләренең район комитеты профсоюз җитәкчесе Гомәр Хәйруллин, район хакимиятенең төзелеш бүлеге башлыгы Илсөяр Абзаловадан торган комиссия төркемендә тагын өч хуҗалыкта булдык.
    Эшлекле сәяхәтебезнең чираттагы тукталышы - Теләнче Тамак авылы. Дөресрәге, әлеге авылда урнашкан «Кама» агрофирмасының ХПК-3 бүлекчәсе. Безне бүлекчә җитәкчесе Заһир Шәкүров каршы алды.
    - 9 мең гектардан артык җиребез бар. Бүлекчәдә булган барлык 1500 гектар уҗымның 500ен тукландырдык. Бодайдан кала быелгы язда арпа, рапс, чөгендер чәчәчәкбез. Агрофирма буенча быел шикәр чөгендере мәйданнары да киңәйтелә, - диде ул.
    Заһир Шәкүров һәм бүлекчәнең эксплуатация буенча механигы Марсель Сираев белән комиссия әгъзалары гараждагы техниканы карарга юнәлделәр. Биредә төрле маркалы 17 трактор, 2 йөк машинасы, 9 СЗ, СЗП универсаль чәчкеч агрегаты, 2 чәчү комплексы, 13 КПС-4 культиваторы һәм тагылма инвентарь тезеп куелган. Һәммәсе дә төзәтелгән, вак-төяк эшләр генә калган.
    - Орлык, ашлама, ягулык-майлау материаллары җитәрлекме, кадрлар белән тәэмин ителеш ничек? - дип кызыксынды Гомәр Гайнуллович техниканы тикшергән арада.
    - Аллага шөкер, орлыкка кытлык юк. Ашлама, ягулык-майлау материаллары да, эшче кадрлар да җитешле. Шулай да 150 тонна катнаш ашламаның кайтып җитәсе бар әле, - диде бүлекчә җитәкчесе.
    Комиссия әгъзалары ХПК-3тә хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча инструктаж үткәрелүе, хезмәткәрләрнең медицина тикшерүен узулары, эш киеме, кирәк-яраклар белән тәэмин ителүеннән дә канәгать калды.
    «Шилнә» җитештерү кооперативында эшнең кызган мәленә туры килдек. Хуҗалык эшчеләре саклагычтагы орлыкка дигән бәрәңгене черегеннән аралау, утыртуга әзерләү белән мәшгуль иде. «Шилнә» җитәкчесе Алмаз Йосыпов быел 150 гектар җирдә «ред фэнтэзи», «розара», «удача» сортлы бәрәңге, 30 гектарда арпа игәргә планлаштыра. Әлеге эшләрне башкару өчен аның йөк машиналарыннан кала бөтен техникасы да бар. Болар: ремонт узган 5 трактор, 1 чәчү агрегаты, тырма һәм башкасы. Язгы кыр эшләре вакытында орлык ташуга йөк машиналары булган шәхси затларны яллаячаклар.
    - Орлык мәсьәләсенә килгәндә, чәчү өчен тагын бераз сатып алырга туры килер әле дип уйлап торабыз. Орлыкны эшкәртү өчен махсус препаратларыбыз бар, җитәрлек. Иң мөһиме хәзер - орлыклык бәрәңгене әзерләп кую, - диде Алмаз Зөфәр улы.
    Сәмәкәй авыл җирлегенең Сәет авылында урнашкан «Ирек» хуҗалыгында да техниканы язга әзерләп бетергәннәр. Орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкта әлеге көннәрдә тулысы белән орлык эшкәртү, барлау белән мәшгульләр.
    - Бар техникабыз әзер. Язгы кыр эшләренә чыкканда кирәк җирен янә бер майлап, карап чыгарга туры киләчәк, анысы. Быел яңа чәчү агрегаты да сатып алдык, парк яңа пресс-төягеч, «Макдон» тракторы белән тулыландырылды, - дип сөйләде комиссия әгъзаларына хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев.
    Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгар өчен иреклеләрнең техник тәэмин ителеше начар түгел. Хуҗалык гаражында 17 трактор, 6 йөк машинасы, 13 универсаль чәчү агрегаты, 1 махсус кукуруз чәчкече, 8 культиватор һәм тырма, дискатор ише башка төр техникасы бар.
    Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның Мерәс авылындагы техника паркына килеп кергәч тә, комиссия әгъзалары тракторларның, тагылмалы техниканың кардан чистарган, коры җир өстендә торуын уңай яктан билгеләп үттеләр.
    - Моңарчы булган хуҗалыкларның техника паркында саз ерып йөргән идек. Биредә исә коп-коры, эшчеләр дә кара җиргә батып эшләми. Җитештерү культурасы менә шуннан башлана дип уйлыйм, - дип фикере белән уртаклашты Илсөяр Абзалова.
    Баксаң, сәйдәшлеләр карны, ныклап эретә башлаганчы ук, тракторлар белән эттереп, парк мәйданын чистартып куйганнар. Шуңа күрә дә җир тиз җилләгән. Язгы кыр эшләренә әзерлеккә килгәндә, Иске Абдул һәм Мерәс авылларындагы гаражларда эшләүче хуҗалык механизаторлары тракторларны, йөк машиналарын, тагылмалы техниканы, вак эшләрне санамаганда, шулай ук ремонтлап бетергәннәр. Ә сәйдәшлеләрнең техникасы аз түгел. Төрле маркалы үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән 52 трактор, 17 йөк машинасы, 12 универсал чәчү агрегаты, 2 махсус чәчкеч, 4 чәчү комплексы һәм башкасы бар. Орлык материалы, ашлама, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш тә, Марат Сафин әйтүенчә, яхшы.
    Техника әзерлеген тикшерү ахырында комиссиянең әлеге төркем җитәкчесе - гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән белгеч Гомәр Хәйруллин карап үткән хуҗалыкларда язгыр кыр эшләренә әзерлекне әйбәт дип бәяләде.
    Алдан әйткәнебезчә, сишәмбе көнне район хакимияте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре урыннарга чыгып, хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеген тикшерде. Сигез төркемгә бүленеп, төрле хуҗалык итү формаларында булган кырыктан артык авыл хуҗалыгы берләшмәсендә булдылар. Шунысы кызыклы: комиссияләр составында районның авыл хуҗалыгына турыдан-туры кагылышы булмаган оешма-бүлек җитәкчеләре дә бар иде. Бу - язгы кыр эшләренең уңышлы узарга тиешлегенә аерым ишарә, райондагы һәр җитәкче белеп торырга, бу мөһим чарага кагылышлы булырга тиеш. Комиссияләр урыннарда йөреп кайткач, район хакимиятендә узган киңәшмәдә нәтиҗәләр ясалды. Васил Гариф улы тулаем алганда, районда язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышын уңай бәяләде.
    - Районда иң зур байлыгыбыз - механизатор кадрлар. Алар техникаларын ремонтлап, әзерлек сызыгына куйган. Иң мөһиме - бүген кырга чыгарга торучы игенчеләрнең кәефләре күтәренке, җиңнәре сызганулы. Шуңа күрә язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгарбыз дип ышанып әйтеп була, - диде ул район газетасы журналистларына.
    Инзилә Әхмәтгәрәева.
    Алсу Тимерханова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: