Якты юл
  • Рус Тат
  • Бурыч – сөт күләмен арттыру

    Районда сөт җитештерү күләме артуга таба бара. Бу уңайдан хуҗалыкларның нәтиҗәле эшләвен, нәселле терлекләр сатып алуын билгеләп үтәргә кирәк. Әйтик, 2020 елда районга барлыгы 458 баш башмак тана кайтарылды. «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ, «Тукай азык-төлек корпорациясе», «Ирек» җитештерү кооперативы, «Миңнехуҗина» КФХ терлекләрнең баш санын яңарттылар. «Гигант» ҖЧҖендә заманча терлек азыгы әзерләү үзәге, савым залы, бозаулар торагы төзелде. «Вятские Зори»ның да терлек азыгы әзерләү үзәге бар. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 400 баш сыер малы өчен яңа корпус файдалануга тапшырылды. «Миңнехуҗина» КФХда ике ферма төзелде. Быел «Ирек» һәм «Вилданов» хуҗалыклары заманча савым заллары төзүне планлаштыралар. Быел шулай ук терлекчелектә тулысынча ясалма орлыкландыруга күчү ниятләнә. Болар барысы да сөт җитештерүдә әйбәт нәтиҗәләргә ирешү өчен этәргеч булып тора. 

    Авыл хуҗалыгы идарә-сеннән алынган мәгълү-матларга караганда, районда бүген тәүлегенә 83,4 тонна сөт савыла, бер сыердан 15,8 кг сөт алына. 2020 ел белән чагыштырганда, тәүлеклек савым 5295 тоннага арткан. Ә бер сыердан уртача савым узган ел 14,7 кг тәшкил иткән. 
    – Быел бер сыердан 6280 кг сөт алу, тәүлеклек савымны район буенча 100 тоннага җиткерү бурыч итеп куелды, – дип белдерә идарә башлыгы Рәшит Хәбетдинов.  
    Бер сыердан уртача савым күләме буенча иң югары күрсәткеч «Ирек» җитештерү кооперативында – 34 кг тәшкил итә. Ә «Миңнехуҗина» КФХда ул 28 килограммга җитә. 
    Тулаем тәүлеклек савымны арттыру буенча «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ алда бара –  биредә 17300 тонна сөт савып алына, бу узган елгыдан 5000 килограммга артыграк. Һәр сыердан алынган сөт күләме 24,7 кг.

    – Мөгезле эре терлек асрауда цифрлы технологияләрне куллануга күчү уңай нәтиҗә бирә, – ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Руслан Вәгыйзов. – Безнең заманча азык туглау җайланмабыз бар, аның ярдәмендә сенаж, силос, фураж, тоз, акбур, концентратлар, премикслар кушылмасыннан торган, микро- һәм макроэлементлар белән баетылган терлек азыгы әзерлибез. 
    Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Руслан Рамилевич әлеге хуҗалыкта ярты ел гына эшли әле, әмма үзен югары квалификацияле белгеч итеп күрсәтергә өлгергән инде.  Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган зоотехник хуҗалыкта мөгезле эре терлек асрау технологиясе өчен җавап бирә.
    Сәйдәшев исемендәге хуҗа-лыкта 2300 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 700 башы савым сыерлар. «Елочка» һәм «Параллель» дип аталучы ике савым залы эшли, икесе дә DeLaval дигән Швеция компаниясенеке. Аларның берсе Иске Абдулда, икенчесе Мерәстә. Хуҗалыкта терлекчеләр кул хезмәтен файдаланмый диярлек, барысы да автоматлаштырылган. 
    – Сыер савучылар чиләк күтәреп йөрми, сөт торбалар буйлап суыткычка китә. Аппаратлар махсус эретмә белән чистартылып юылып тора, – дип аңлата зоотехник.  
    Терлекләр бәйләүдә түгел. Аларга җылы су эчертү автоматлары көйләнгән. Терлек азыгын көнгә ике мәртәбә техника ярдәмендә тараталар. 
    – Сөтнең сыйфаты һәм күләме күп нәрсәгә бәйле, – ди Руслан Вәгыйзов. – Терлекләрне ашату гына җитми, аларны карап, тәрбияләп торырга да кирәк. Монда безнең баш ветеринария табибы Илшат Гайсинның хезмәте бик зур. 
    Әйе, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның сөтлебикәләре ышанычлы кулларда. Илшат Зөлфәт улы – ике дистә еллык хезмәт тәҗрибәсенә ия мал табибы. Терлекләр сәламәт һәм көр булсын өчен бөтен тырышлыгын куя ул.  
    – Авырулар булмасын өчен профилактика чараларын вакытында күрәбез, – дип сөйли Илшат Гайсин. – Ай саен тоякларын махсус эретмә белән эшкәртәбез. Яшь бозауларга прививкалар ясыйбыз, аларны даими күзәтеп торабыз. Бозауларга вакытында җылы сөт эчерелүен тәэмин итәбез. 
    Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинның белдерүенчә, быел биредә тәүлеклек сөт күләмен 20 мең тоннага җиткерү бурычы куела. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: